Читайте также: |
|
Хәзер инде сез беләсез, яңа үсемлек спорадан, ана организмның күзәнәгеннән яки күзәнәкләр төркеменнән яки аталанган күкәйдән үсеш алырга мөмкин. Организмның яралудан башлап соңгы көненә кадәр үзгәрешен индивидуаль үсеш дип атыйлар.
Чәчәкле үсемлекләрнең үсеше — күкәй күзәнәкнең аталануыннан һәм зигота барлыкка килүдән башлана. Зигота күп тапкыр бүленгәннән соң, яралгы формалаша. Ул орлык эчендә урнашкан. Орлык ул — үзенең үсешендә тукталган, туклыклы матдәләр белән тәэмин ителгән һәм саклагыч кабык белән капланган яралгы.
Чәчәклеләрнең орлыклар ярдәмендә үрчүе, үсемлекләрнең бу группасына күп өстенлекләр бирә. Чыннан да, орлык яралгыны тирәлекнең уңайсыз тәэсиреннән саклый, үсешнең баштагы чорында аны туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Орлыклар шыту өчен кирәкле шартлар булганчы тынлык халәтендә була алалар.
Орлыклар өлгергәч, гадәттә, җимеш яки аның эчендәге өлгергән орлыклар гына ана үсемлектән аерыла. Үсемлекләр тормышында мөһим период — орлыклар таралу башлана. Алар төрле юллар белән: җил, су, бөҗәкләр, кошлар, җәнлекләр һәм башка бик күп ысуллар белән таралырга мөмкин. Күп кенә орлыкларның таралу өчен җайланмалары була.
Орлык туфракка төшкәннән соң кайбер үсемлекләрнең генә орлыклары шунда ук шыта (тополь, тал). Күпчелек орлыкларга тынлык периоды кирәк: бу халәттә матдәләр алмашы бик әкрен бара.
Орлыкта яралгының үсеше өчен тирәлектә билгеле бер уңайлы шартлар булырга тиеш: дым, кислород, оптималь температура. Әлбәттә, һәр төр орлыкның үз «таләпләре», мәсәлән, арыш +2 °С та, ә кыяр һәм кабак +12, + 14 °С та шыта.
Орлыкларның шытуы аларның суны сеңдерүеннән башлана: алар бүртәләр. Су крахмалны (запас матдәне) глюкозага әверелдерүче матдәләрне активлаштыра. Глюкоза эремәсе үсү өлешенә күчә. Яралгы күзәнәкләре бүленә һәм үсә башлый. Үсүнең күзгә күренгән беренче билгесе — тамырчык күренү: ул, орлык кабыгын ертып чыгып, орлыкны туфракка беректереп, аска таба үсә башлый. Аннан соң бөре — яралгы бәбәк күренә.
Орлык шытканда, орлык өлешләренең туфракта калып яки җир өстенә чыгып үсүләренә карап, шытуның ике тибын аералар: орлык өлешләре туфракта калып үсү һәм җир өстенә чыгып үсү. Мәсәлән, әче торманың, томатның орлыклары шытканда, орлык өлешләре җир өстенә чыга, ә борчакның, бодайның — туфракта кала.
Орлыктан үсеп чыккан кечкенә үсемлекне шытым дип атыйлар. Тышкы күренеше белән ул зур үсемлеккә бөтенләй охшамаган була, томат яки юкәнең шытымы тулысынча үсеп китүе өчен хәтсез вакыт кирәк.
Яралгының үсүе, шытымның үсеше күзәнәкләрнең бүленүе һәм аларның үсүе исәбенә бара. Яралгы туклыклы матдәләрне орлык өлешләренең яки эндоспермның туплагыч тукымасыннан ала. Моны тәҗрибә ясап исбат итәргә була: әгәр орлыкның эндоспермын яки орлык өлешләренең бер өлешен кисеп алсаң, шытымнар зәгыйфь һәм көчсез була яки орлык бөтенләй шытмый.
Шытым үскәндә, үсешенең бигрәк тә баштагы чорында, орлыкта тупланган матдәләрне файдалана. Соңыннан үзләре мөстәкыйль тереклек итә башлыйлар һәм зур үсемлеккә әвереләләр.
Үсемлекләр гомер буе үсәләр. Бу аларның билгеле бер урыннарында, мәсәлән, тамыр, бәбәк очларында актив, бүленергә сәләтле күзәнәкләрдән торучы ясалгы тукыма булуга бәйле.
Орлык ул — орлыклы үсемлекләрнең җенси юл белән үрчү һәм таралу органы. Орлыклар шыту өчен су, һава һәм билгеле бер температура кирәк. Шытканда яралгы һәм шытым запас туклыклы матдәләр белән тукланалар. Орлык шытканда орлык өлешләре җир өстенә чыгып үсәргә яки туфракта калып үсәргә мөмкин.
Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 187 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Семлекләрнең җенси үрчүе | | | Хайваннарның үсүе һәм үсеше |