Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Хәрәкәт

Күзәнәкнең химик составы | Семлек һәм хайван күзәнәкләренең төзелеше | Күзәнәкнең бүленүе | Семлекләрнең һәм хайваннарның тукымалары | Чәчәкле үсемлекләрнең органнары | Хайваннарның органнары һәм органнар системасы | Тере организмнарның төзелеше турында без нәрсә белдек | Организмда матдәләрнең хәрәкәте | Бүлеп чыгару | Матдәләр һәм энергия алмашы |


Читайте также:
  1. Организмда матдәләрнең хәрәкәте

Тере организмнар һәрвакыт хәрәкәттә. Газельләрнең гәүдәләрен төз тотып, нәзакәтле атлауларын, ау этләре, бурзайларның омтылып чабуларын, бөркетләрнең мәһабәт очышларын күз алдыгызга китерегез. Микроскопик организмнар — бактерияләр, бер күзәнәкле суүсемнәр, иң гади төзелешлеләр дә хәрәкәтләнә, ләкин аларның хәрәкәтләрен көчле микроскоп аша гына күрергә мөмкин. Үсемлекләр үзләренең яфракларын һәм чәчәкләрен кояшка боралар.

Хәрәкәт — тере организмнарның иң төп үзлекләре­нең берсе.

Әйдәгез карыйк әле, хайваннар ничек хәрәкәтләнә соң? Аларның хәрәкәтләре бик күп төрле. Сезгә таныш амеба тән үсентеләре — ялганаяклар ярдәмендә бер урыннан икенче урынга «агып» киткән сыман хәрәкәтләнә. Керфекләре һәм камчылары булган иң гади төзелешлеләр башкача хәрәкәтләнәләр. Инфузория-башмакчык үзенең тәнен каплаган керфекчекләр ярдәмендә бик җитез хәрәкәтләнә. Ул аларны микроишкәкләр урынына кулланып алга, артка хәрәкәтләнә, я бер урында туктап тора ала. Бүлмә температурасында керфекчекләр секундына 30 җилпенү хәрәкәте ясый алалар, бу вакытта башмакчык 25 мм, ягъни үзенең тәне размерыннан 10—15 тапкыр артыграк булган ара үтә.

Күпчелек иң гади төзелешле хайваннар, шулай ук кайбер бактерияләр, бер күзәнәкле суүсемнәр икенче төрле «хәрәкәтләндерүче» — камчы ярдәмендә хәрәкәтләнәләр. Аларның саны бер яки берничә булырга мөмкин. Камчының — җепсыман нечкә үсентенең хәрәкәтләре шактый катлаулы. Ул ишү винты кебек эшли. Камчының бөтерелүе нәтиҗәсендә хайванның тәне суга борылып кергән кебек була. Эвглена секундка 0,5 мм га алга таба китә.

Барлык күп күзәнәкле хайваннарның хәрәкәтләре никадәр күп төрле булсалар да, алар мускул эшчәнлеге белән бәйләнгән.

Исегезгә төшерегез әле, яңгыр суалчаны ничек хәрәкәтләнә. Аның хәрәкәтләре боҗра һәм буй мускулларның чиратлашып кыскарулары белән бәйләнгән. Бу вакытта суалчан тәненең буыннары я кыскаралар, я озынаялар. Суалчанның хәрәкәте тәненең алгы өлешендәге боҗра мускулларның кыскаруыннан башлана. Бу кыскарулар, дулкын булып, бер буыннан икенчесенә күчеп, бөтен тән аша узалар. Суалчанның корсак ягында тыгыз үсентеләре — төкләре була. Бу төкләр ярдәмендә суалчан, туфрак төерчекләренә ябышып, җир өстендә алга таба хәрәкәт итә. Тән юаная һәм суалчан, арткы өлешендәге төкләре белән туфракка ябышып, тәненең алгы очын алга этәрә. Аннан буй мускуллар кыскара һәм кыскарулар дулкыны яңадан бөтен тән буйлап уза. Алгы өлештәге төкләргә таянып, суалчан тәненең арткы өлешен тартып китерә.

Мускулатура кыскару исәбенә күп хайваннар дулкынсыман хәрәкәтләр ясыйлар. Кайбер суалчаннар, камалар, еланбалыклар, диңгез еланнары шулай йөзә; шуучы еланның тәне дулкынсыман бөтерелә.

Суда яшәргә җайлашкан күпчелек хайваннар бик яхшы йөзәләр. Аларны уңай агышлы гәүдә формалары һәм судан көч белән этеп җибәреп, хайванның гәүдәсен алга этәрүче махсус хәрәкәт органнары буенча белергә була.

Балыкларның шундый органнары булып койрык йөзгече тора: аны төрле якка борып, балык алга йөзә.

Китлар һәм дельфиннар үзләренең хәрәкәтендә шулай ук койрыкларын файдаланалар, бу — аларның төп хәрәкәтләнү органы. Ләкин балыклардан аермалы буларак, ул аларда горизонталь яссылыкта урнашкан. Бу китларга бик тиз суга чумарга һәм калкып чыгарга мөмкинлек бирә.

Кайбер су хайваннары башкаларныкына охшамаган, реактив хәрәкәт кебек хәрәкәтләнү ысуллары кулланалар. Мәсәлән, тараксыман кабырчыклы моллюск, кабырчык капкачларын кинәт якынайтып, су агымын артка этеп чыгара, шуның исәбенә «сикереп» алга таба хәрәкәтләнә. Кальмарлар — башаяклы диңгез моллюсклары да шуңа охшаш ысул белән хәрәкәтләнәләр, ләкин алар су агымын тән куышлыгыннан этеп чыгаралар. Су кошларының йөзү өчен аяк бармаклары арасында йөзү ярылары була. Кыр үрдәгендә алар алгы өч бармагы арасында урнашкан. Йөзгәндә ярылар сузылалар һәм көймә ишкәкләре кебек эшлиләр.

Башка кошлар, мәсәлән, пингвин, канатлары ярдә­мендә йөзә.

Оча торган хайваннар күпкә кимрәк. Болар, беренче чиратта, бөҗәкләр һәм кошлар.

Очу канатлардан барлыкка килгән күтәрү көче ярдәмендә башкарыла. Бу канат астындагы һава басымының канат өстеннән үтүче һава басымына караганда артыграк булуы белән аңлатыла. Басымнар арасындагы аерма канатның күтәрү көчен тудыра, ә ул хайванны очканда һавада тота.

Иң яхшы очучылар — кошлар. Аларның алгы очлыкларының эре канатлары — иң камилләшкән очу аппараты. Канаттан тыш очу өчен кошларның башка җайланмалары да бар. Бу — уңай агымлы тән формасы, җиңел скелеты (күпчелек сөякләр куыш!), яхшы үсеш алган очу мускуллары, тән авырлыгын киметүче һәм очканда үпкәләргә кислород керүне җиңеләйтүче һава капчыклары.

Күпчелек умырткалылар һәм буынтыгаяклылар — «йөрүче» хайваннар, ягъни йөргәндә алар очлыкларга — аякларга таяналар. Бөҗәкләрдә аяклар өч пар, һәм бөҗәкләр алдында тотрыклылык проблемасы юк. Сөйрәлүчеләрнең, мәсәлән, крокодилның ике пар аяклары гәүдәнең ян-ягында, боты җир өслегенә параллель һәм балтырга перпендикуляр булып урнашкан, бу рәсемдә яхшы күренә. Кәлтәләр, вараннар гәүдәләренең тотрыклылыгына шулай ирешәләр, ләкин бу вакытта аларның гәүдәләре җир өстеннән аз гына күтәрелә, һәм алар корсакларын җирдән өстерәргә мәҗбүр булалар. Аларның сөйрәлүчеләр дигән исемнәре дә шуннан.

Имезүчеләрнең боты һәм балтыры җир өслегенә перпендикуляр бер сызыкта. Аякларның болай урнашуы аларга тиз хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә.

Имезүчеләрнең хәрәкәтләре күп төрле: алар йөри, йөгерә, сикерә, йөзә, ә кайберләре, мәсәлән, ярканатлар оча да алалар. Йөрүче имезүчеләр, аяк табанына ничек таянуларына карап, табан белән йөрүчеләргә (1), йөргәндә бөтен табанга таянучыларга (кеше һәм аю шулай йөри), бармак белән йөрүчеләргә (2), йөргәндә һәм йөгергәндә бармакларына таянучыларга бүленәләр. Бармакларга таянып йөгергәндә йөгерү тизлеге арта (мәчеләр, этләр шулай хәрәкәтләнә). Тагын тояклылар (3) була, алар бер яки ике бармак очындагы мөгезчелтоякларга таянып чабалар. Тояклылар иң тиз чабучылар (атлар, боланнар, кәҗәболаннар).

Үсемлекләр шулай ук хәрәкәтләнергә сәләтле, ләкин хайваннардан аермалы буларак, аларның барлык организмы хәрәкәтләнми, бары тик аерым органнары яки аларның өлешләре генә хәрәкәтләнә. Сезнең, бәлки күргәнегез бардыр, әгәр кызалак (тюльпан) чәчәген салкыннан җылы урынга кертсәң, беркадәр вакыттан соң ул ачыла, һәм киресенчә.

Күп үсемлекләрнең чәчәкләре төнгә яки яңгыр ал­дыннан ябыла. Кайберләренең чәчәкләре бер үк вакытта ачыла һәм ябыла — алар буенча хәтта сәгатьне тикшерергә була! Борчакның, фасольнең яфраклары караңгыда җыелалар, ә яктыда ачылалар.

Үсемлекләрнең шактый тиз хәрәкәтләре дә билгеле. Тропик мимозаларның, бездә үсүче кымызлыкның, кагылганда, мәсәлән яңгыр тамчылары бәрелүдән катлаулы яфракларының яфракчыклары бик тиз бер-берсенә якынаялар, һәм яфраклары салына.

Хәрәкәт ул — тереклек билгесе. Хайваннар актив хәрәкәтләнүгә сәләтле. Үсемлекләрнең органнары яки аларның өлешләре генә хәрәкәтләнә ала.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 211 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Скелет — организмның терәге| Координация һәм регуляция

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)