Читайте также: |
|
Бүленү — күзәнәкләрнең иң әһәмиятле үзлеге, аннан башка күп күзәнәкле организмнарның үсүе һәм үсеш алуы, аерым күзәнәкләрнең, тукымаларның, хәтта бөтен органнарның алмаштырылуы яки яңаруы мөмкин булмас иде. Исегезгә төшерегез әле, кәлтәнең ерткычлардан котылу өчен ташлап калдырган койрыгы ничек үсә, яки сезнең кулыгыз киселгәннән соң яра (җәрәхәт) ничек төзәлә. Организмнарның үрчүенең нигезендә дә күзәнәкләрнең бүленүе ята.
Бүленүнең төп ике тибын аералар — митоз (грекча «митос» — җеп) һәм мейоз (грекча «мейозис» — кимү). Митоз вакытында бер ана күзәнәктән ике бала күзәнәк барлыкка килә. Монда ике бала күзәнәктә дә хромосомалар саны ана күзәнәктәге кебек, ягъни бала һәм ана күзәнәкләр бер төрле.
Мейоз нәтиҗәсендә, митоздан аермалы буларак, дүрт бала күзәнәк барлыкка килә. Бала күзәнәкләргә хромосомалар ана күзәнәкләрнекеннән ике тапкыр кимрәк санда күчә.
Күзәнәкләрнең бүленүе процессында хромосомалар зур роль уйный: нәкъ менә алар нәселдәнлек информациясенең буыннан буынга күчүен тәэмин итәләр.
Митоз
Бүленүләр арасында (ул үсемлекләр һәм хайваннар күзәнәкләрендә 20 сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин) күзәнәк үсә һәм яңа бүленүгә әзерләнә. Бу вакытта күзәнәктә күп күләмдә аксым ясала, иң мөһим органоидлар ике мәртәбә арта. Хромосомалар да икеләтә арта: хәзер аларның һәрберсе ике бала хромосомадан яки хроматидадан тора.
Митоз эзлекле рәвештә бер-берсен алыштыручы дүрт фазада уза. Аларның узу вакыты 1—2 сәгатькә сузыла.
Хайван күзәнәгендә митоз түбәндәгечә бара.
1. Центриольләр күзәнәкнең полюсларына китә; бүленү орчыклары барлыкка килә; хромосомалар яхшы күренә; алар икешәр хроматидадан тора; төш тышчасы кыска сегментларга таркала, төшчек югала.
2. Хромосомалар күзәнәкнең экваторына урнашалар, бүленү орчыкларына берегәләр.
3. Хроматидалар (бала хромосомалар) бүленү орчыклары буенча күзәнәкнең полюсларына юнәләләр.
4. Бүленү орчыклары юкка чыга; аерылган хромосомалар тирәсендә төш тышчасы ясала; цитоплазма бүленә, бала күзәнәкләр ясала.
Хайван организмы күзәнәгендә мейоз
Мейоз үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннарның җенси үрчүе, җенес күзәнәкләре формалашу белән бәйле. Ул бер-бер артлы бара торган ике бүленүдән тора, ләкин хромосомаларның икеләтә артуы бер мәртәбә генә, беренче бүленү алдыннан гына була. Шуңа күрә бала күзәнәкләрдә хромосомалар җыелмасы яртышар (п) була.
I БҮЛЕНҮ
Беренче бүленү алдыннан хромосомалар икеләтә арта.
1. Хромосомалар яхшы күренә. Гомологик хромосомалар бер-берсенә якын килеп һәм бөтен озынлыгы буенча бөтерелеп парлашалар. Һәрбер хромосома ике хроматидадан тора. Гомологик хромосомалар үзара өлешләре белән алмашыналар һәм аерылалар.
2. Гомологик хромосомалар экваторда урнашалар.
3. Ике хроматидадан торган гомологик хромосома парлары полюсларга аерылып китә. Һәрбер пар хромосоманың аерылуы башка пар хромосомаларга бәйсез рәвештә бара.
4. Һәрберсе ике хроматидадан торучы, хромосомалары икеләтә кимегән, бала күзәнәкләр барлыкка килә.
II БҮЛЕНҮ
1. Хромосомалар күренә, төш тышчасы таркала. Төшчек юкка чыга. Бүленү орчыгы ясала.
2. Хромосомалар экватор буенча тезеләләр, орчык җепләренә берегәләр.
3. Ике бала күзәнәкнең дә хромосомаларының хромотидалары аерылып полюсларга китә.
4. Хромосомалар җыелмасы сыңарлы дүрт күзәнәк барлыкка килә. Бу күзәнәкләрдән җенес күзәнәкләре ясала.
Җенес күзәнәкләре кушылганда барлыкка килгән яңа күзәнәктә хромосомалар саны кайтарыла.
Организмның индивидуаль үсешенең һәм үрчүенең нигезендә күзәнәкләрнең бүленүе ята. Мейоз җенси үрчү белән бәйле. Мейоз нәтиҗәсендә хромосомалар җыелмасы берәрле җенес күзәнәкләре ясала. Митоз организмның барлык күзәнәкләрендә хромосомалар санының даимилеген тәэмин итә. Митоз нәтиҗәсендә барлыкка килгән күзәнәкләрдә хромосомалар җыелмасы икеле була.
Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 206 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Семлек һәм хайван күзәнәкләренең төзелеше | | | Семлекләрнең һәм хайваннарның тукымалары |