Читайте также: |
|
Безнең планетабызның тереклек дөньясы бик күп төрле. Моңа ышану өчен, Африка яки Көньяк Америка тропик урманнарына сәяхәт итүнең кирәге дә юк, бары тик тәрәзәдән генә карарга кирәк, паркка, урманга яисә болынга барсаң тагын да яхшырак. Игътибар белән колак салып күзәтсәгез, сезнең каршыгызда искиткеч тереклек дөньясы ачылыр. Әлбәттә, болар, беренче чиратта, төрле-төрле үсемлекләр, бөҗәкләр, кошлар, имезүчеләр. Ләкин сез инде беләсез, җыелган су тамчысында да, һәрбер туфрак төерчегендә дә тереклек ияләре яши. Алар бер-берсеннән үзләренең зурлыклары, төсләре, үз-үзләрен тотышлары һәм башка бик күп билгеләре белән аерылалар. Ләкин аларның барысын да уртак билге — тере организм булулары берләштерә. Организм ул — мөстәкыйль яшәргә сәләтле тереклек иясе. Әйдәгез әле уйлап карыйк, ни өчен соң без гөмбәне, энҗе чәчәк, куян, кысла, күбәләкне — тере организмнарга, ә кварц кристалын, кометаны (койрыклы йолдызны), боз сөңгеләрен терек булмаган табигатькә кертәбез?
Барлык тере организмнар, күп төрле формаларда булуларына карамастан, күзәнәкчел төзелешле һәм охшаш химик элементлар һәм матдәләр җыелмасыннан торалар. Шулай итеп, фил дә, бәйләнчек чебен дә күзәнәкләрдән тора.
Күзәнәк ул — тереклеккә хас үзлекләргә ия булган терек матдәнең иң кечкенә кисәкчеге.
Организм белән әйләнә-тирәлек арасында матдәләр һәм энергия алмашы бара. Организм бер төрле матдәләрне үзләштерә (йота, файдалана), ә икенчеләрен, киресенчә, тышкы тирәлеккә чыгара. Организмда катлаулы процесслар бара, нәтиҗәдә гади матдәләрдән катлаулы матдәләр ясала, алар организмның тәнен төзергә тотыла. Шул ук вакытта, катлаулы матдәләр гадирәк матдәләргә таркала, бу вакытта тереклек эшчәнлеге өчен кирәкле энергия бүленеп чыга. Матдәләр алмашы организмдагы күзәнәкләрнең яңаруын, үсешен һәм эшчәнлеген тәэмин итә.
Барлык тереклек ияләре тукланалар. Туклану ул — әйләнә-тирәлектән туклыклы матдәләр алу процессы. Азык барлык тере организмнар өчен дә кирәк, чөнки ул организмның күзәнәкләрен яңарту, аларның үсүе һәм башка бик күп процесслар өчен кирәк булган матдәләр һәм энергия чыганагы булып тора.
Үсемлекләр һәм хайваннар — тере организмнар. Алар арасында охшашлыклар күп, ләкин аермалар да бар. Бу бигрәк тә туклану ысулларында күренә. Яшел үсемлекләр, яктылык энергиясен файдаланып, үзләре туклыклы матдәләр барлыкка китерергә сәләтле, ә хайваннар әзер туклыклы матдәләр белән генә тукланалар.
Үсемлекләрнең үсүе чикләнмәгән, ягъни алар гомер буе үсәләр. Күпчелек хайваннар билгеле бер яшькә кадәр генә үсәләр.
Хайваннар хәрәкәтчән. Үсемлекләр бары тик яфракларның, сабакларның чикләнгән хәрәкәтенә генә сәләтле.
Тере организмнар охшаш төзелешкә ия. Алар тукланалар, сулыйлар, хәрәкәтләнәләр, үрчиләр, үсәләр, ярсыналар. Тере организмнар белән әйләнә-тирәлек арасында бертуктаусыз матдәләр алмашы бара.
Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 354 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Билет № 12 | | | Күзәнәкнең химик составы |