Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Организмнарның тереклек эшчәнлеге турында без нәрсә белдек

Тере организмнарның төзелеше турында без нәрсә белдек | Организмда матдәләрнең хәрәкәте | Бүлеп чыгару | Матдәләр һәм энергия алмашы | Скелет — организмның терәге | Хәрәкәт | Координация һәм регуляция | Хайваннарның җенси үрчүе | Семлекләрнең җенси үрчүе | Семлекләрнең үсүе һәм үсеше |


Читайте также:
  1. Акыл ияләре үз-үзеңне тоту турында
  2. Нәрсә ул сәламәтлек?
  3. Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек
  4. Систематика нәрсә ул?
  5. Тере организмнарның төзелеше турында без нәрсә белдек
  6. Терек табигать терек булмаганнан нәрсә белән аерыла

Барлык тере организмнар тукланалар. Туклану ул — организмның матдәләр һәм энергия алу процессы. Фотосинтез — үсемлекләрнең һавадан туклануы. Бу — хлоропластларда су һәм углекислый газдан яктыда органик матдәләр ясалу процессы.

Ашкайнату ул — азыктагы катлаулы органик матдәләрнең организм җиңел үзләштерә ала торган гадирәк матдәләргә әверелү процессы.

Организмнар сулый. Сулаганда газлар алмашы бара: организмга кислород керә, аннан углекислый газ бүленеп чыга. Күзәнәк, тире, трахеялар, саңаклар һәм үпкәләр аша сулыш була.

Күпчелек хайваннарда туклыклы матдәләрнең һәм газларның күчүе кан белән бара. Кан әйләнеше системасы күп хайваннарда йөрәктән һәм кан тамырларыннан тора.

Үсемлекләрдә матдәләр үткәргеч тукымалар буйлап күчә. Су һәм минераль тозлар — үзагачның үткәрүче каналлары буйлап, ә органик матдәләр юкәрнең иләксыман көпшәләре буйлап хәрәкәтләнә.

Хайваннар организмыннан таркалу продуктлары бүлеп чыгару системасының эшчәнлеге нәтиҗәсендә чыгарыла. Умырткалыларның төп бүлеп чыгару органы булып бөерләр тора.

Матдәләр һәм энергия алмашы — тереклекнең төп билгесе. Матдәләр алмашы барышында бер матдәләр икенчесенә әверелә.

Организмнарда терәк функциясен төрле типтагы скелетлар үти. Эчке һәм тышкы скелетлар була.

Хәрәкәт ул — тереклек билгесе. Хайваннар актив хәрәкәтләнүгә сәләтле, урыннан-урынга күчәләр. Үсемлекләрнең органнары яки аларның өлешләре генә күчә ала.

Тере организмнар эшчәнлегенең координациясе һәм регуляциясе нерв һәм эндокрин системаларының эшчәнлеге нәтиҗәсендә башкарыла.

Үрчү — тере организмнарның характерлы үзлеге. Җенессез һәм җенси үрчүләр була. Җенессез үрчүдә бер генә зат катнаша һәм үзенә охшаш бала затлар барлыкка китерә. Җенси үрчүдә ата һәм ана затлар катнаша. Яңа организм ике төрле җенес күзәнәге кушылу нәтиҗәсендә ярала.

Чәчәкле үсемлекләргә икеләтә аталану характерлы. Бу процесс нәтиҗәсендә аталанган күкәй күзәнәктән — яралгы, ә үзәк күзәнәктән эндосперм ясала.

Орлык ул — үзенең үсешендә тукталган үсемлек яралгысы. Аның шытуы өчен су, һава һәм билгеле бер температура кирәк.

Организмның индивидуаль үсеше аталанудан һәм зигота ясалудан башлана. Хайваннар яралгысының үсешендә бүлгәләнү, бластула, гаструла һәм нейрула стадияләре була. Үсеш туры һәм туры булмаганга бүленә.

Организм һәм тирәлек


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 195 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Хайваннарның үсүе һәм үсеше| Яшәү тирәлеге. Экологик факторлар

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)