Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Күзәнәктән башлап биосферага кадәр

Систематика нәрсә ул? | ОКСИФОТОБАКТЕРИЯЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | ТҮБӘН ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Суүсемнәр бүлекләре төркеме | ЮГАРЫ ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек | БЕРКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Саркодлы-камчылылар тибы | Инфузорияләр яки Керфеклеләр тибы | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 1 страница |


Җир йөзендә терек табигатьтәге күп­төрлелектән гаҗәпкә каласың! Без яши торган планетада үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр һәм микроорганизмнарның нинди генә төрләре юк! Аларның микроскопик кечкенәләреннән алып иң зурларына хәтле — барысы да бер-берсе белән якын яки ерак ырудашлыкта тора.

Белгәнегезчә, барлык тере организм­нар күзәнәкләрдән төзелгән. Күзәнәк үзе аерым бер организм да, күп күзәнәкле үсемлекләрнең яки хайваннарның бер өлеше генә дә булырга мөмкин. Аларның, бактериаль күзәнәк кебек, гади төзелешлеләре һәм иң түбән төзелешле хайваннар, ягъни беркүзәнәклеләр кебек, шактый катлаулылары да була. Әмма бактериаль күзәнәк тә, иң түбән төзелешлеләр күзәнәге дә тереклек эшчәнлеген тәэмин итү өчен кирәкле барлык функцияләрне үтәргә сәләтле бербөтен организмны тәшкил итә. Ә инде күп күзәнәкле организмнарны тәшкил итүче күзәнәкләр специальләшкән була, һәм алар организмнан читтә, мөстәкыйль яши алмый. Бу күзәнәкләр билгеле бер функцияне генә үтәүче тукыма һәм органнарны барлыкка китерә. Кү­зәнәкләр, тукыма һәм органнар җыел­масы гына бербөтен организмны тәш­кил итә алмый әле. Алар үзара килеше­неп эшләгәндә генә билгеле бер үзлекләргә ия бербөтен организм барлыкка килә.

6 нчы сыйныфта «Тере организм» курсын өйрәнгәндә, сез аерым бер зат­ның төзелеше һәм үзенчәлекләре белән таныштыгыз. Төзелеше һәм физиологик үзенчәлекләре белән охшаш затлар төр барлыкка китерә.

Еш кына киң территорияләрне биләгән теләсә кайсы төр вәкилләре, төрле географик, климатик һәм башка кир­тәләр белән, аерым төркемнәргә — популяцияләргә бүленгән. Популяция дип биологлар бер территориядә яшәүче һәм шундый ук башка төркем затларыннан өлешчә яки тулысыңча аерымланган бер төрнең тере организмнары җыелмасын атыйлар.

Бер генә җан иясе дә, башка орга­низмнардан аерымланып, ялгыз яшәми. Бер тирәлектә яшәүче, ягъни «бергәләшеп тереклек итүче» һәм үзара тыгыз бәйләнештә торучы үсемлекләр, хайваннар, гөмбәләр һәм микроорганизмнар бергәлеге биоценоз (грекча «биос» — тереклек һәм «ценоз» — уртак) барлыкка китерә. Урман, болын, сазлык, күл, ә кайчак хәтта түмгәк яки агач төбе биоценозы турында да әйтергә мөмкин.

Хәзерге вакытта Җирдә яшәүче бар­лык тере организмнар җыелмасы биосфераның терек матдәсен хасил итә. Биосфера дип Җирнең тере организмнар таралган катлавын атыйлар. Биосфераның терек матдәсен барлыкка китерүче хайваннар, үсемлекләр, гөмбәләр һәм микроорганизмнардан тыш, анда атмосфера (грекча «атмос» — пар һәм «сфера» — шар), гидросфера (грекча «гидро» — су), литосфера (грекча «литос» — таш) һәм туфрак та бар.

Суда һәм коры җирдә, туфракта һәм һавада, хәтта үсемлек, хайван һәм кеше органнарында да, гомумән, Җирдә — һәркайда төрле тере организмнар яши. Алар арасында 1 млн төрдән артык бөҗәк, 130 мең чамасы төр моллюск, суалчаннар, балыклар, кошлар һәм җән­лекләрнең күпләгән төрләре; 500 меңнән артык төр үсемлек, гөмбә һәм микроорганизмнар. Хәзерге вакытта яши торган төрләр, безнең «чордашларыбыз» — 2,5 млн чамасы, һәм кимендә 10 тапкырдан артыграк санда үлеп беткән үсемлек һәм хайван төрләре исәпләнә.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 146 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Биология 7 нчы сыйныф Н. И. Сонин| Ч. Дарвин һәм төрләрнең килеп чыгуы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)