Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

БЕРКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ

Биология 7 нчы сыйныф Н. И. Сонин | Күзәнәктән башлап биосферага кадәр | Ч. Дарвин һәм төрләрнең килеп чыгуы | Систематика нәрсә ул? | ОКСИФОТОБАКТЕРИЯЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | ТҮБӘН ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Суүсемнәр бүлекләре төркеме | ЮГАРЫ ТӨЗЕЛЕШЛЕ ҮСЕМЛЕКЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ | Инфузорияләр яки Керфеклеләр тибы | КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 1 страница |


Читайте также:
  1. КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 1 страница
  2. КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 2 страница
  3. КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 3 страница
  4. КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 4 страница
  5. КҮПКҮЗӘНӘКЛЕЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ 5 страница
  6. ОКСИФОТОБАКТЕРИЯЛӘР АСПАТШАЛЫГЫ

Беркүзәнәклеләргә, яки иң түбән төзелешлеләргә тәне бер генә күзәнәктән торган хайваннар керә, ләкин бу күзәнәк — мөстәкыйль тереклек итәргә сәләтле бербөтен организм. Иң түбән төзелешлеләрнең 40 меңнән артык төре исәпләнә.

Иң түбән төзелешлеләр фаунасы җитәрлек өйрәнелмәгән. Аларның күпчелеге микроскопик кечкенә, әмма күп төшле эреләре дә һәм колониаль формалары да бар. Беркүзәнәклеләрнең зурлыклары 3—4 мк нан алып 50—150 мк га һәм аннан да артыгракка җитә.

Иң түбән төзелешле организмнар төзелешләре ягыннан, гомумән, төше тышча белән әйләндереп алынган эукариотик күзәнәк төзелешенә туры килә.

Беркүзәнәклеләрнең күзәнәгендә төп компонентлар — төш һәм цитоплазма. Күп күзәнәкле организмнар күзәнәгеннән аермалы буларак, беркүзәнәклеләрнең билгеле бер функцияне үти торган органоидлары бар. Болар — хәрәкәт органоидлары, алар вакытлы һәм даими дә булырга мөмкин. Саркодлыларда, хәрәкәтләнү һәм азыкны эләктерү өчен, кирәк вакытта ялган аяклар — псевдоподияләр ясала. Алар цитоплазма үсентеләре булып тора. Камчылыларның — бер яки берничә камчысы, ә инфузорияләрнең күп санлы керфекчекләре була. Төче сулыкларда ирекле йөзеп йөрүче иң түбән төзелешлеләр еш кына тоз микъдары аз булган тирәлектә тереклек итәләр, шуңа күрә аларның организмына осмос аркасында һәрвакыт су керә. Су һәм шулай ук матдәләр алмашы продуктларын организмнан чыгару өчен, аларда кыскару вакуольләре була.

Тынычсызлануны тәэмин итүче махсус органоидлар бар. Мәсәлән, цитоплазмадагы пластидлар исәбенә фотосинтезга сәләтле камчылылар уңай фототаксиска ия, ягъни яктылык тәэсирендә юнәлешле күчә алалар. Бу сәләт яктылыкны сизүче күзчек эшчәнлеге белән аңлатыла. Эвгленалар һәрвакыт сулыкның фотосинтез өчен уңайлырак булган яктырак өлешенә йөзәләр.

Даими тән формасы булмаган иң түбән төзелешлеләр (саркодлылар) азыкны бөтен өслеге белән эләктерергә сәләтле, һәм аларда фаго- яки пиноцитоз процесслары псевдоподияләр ясалу белән башкарыла. Тән формасы даими булган иң түбән төзелешлеләрнең даими ашкайнату органоидлары бар: болар — күзәнәк бүрәнкәсе, күзәнәк авызы, йоткылык, шулай ук кайнатылмаган калдыкларны чыгару органоиды — порошица. Беркүзәнәклеләр башка иң түбән төзелешлеләр, бактерияләр, суүсемнәр белән тукланырга мөмкин. Башка хайваннар яки үсемлекләр тәнендә яшәп, алар исәбенә тукланучы күпләгән паразит формалары билгеле.

Күп кенә иң түбән төзелешлеләрнең мөһим биологик үзенчәлеге — цисталашу. Уңайсыз шартларда иң түбән төзелешлеләр циста барлыкка китерә: кирәкле органоидларын саклаган хәлдә аз гына күләмдә цитоплазма белән төш күп катлы калын капсула белән каплана һәм актив халәттән тынлык халәтенә күчә. Цисталарда матдәләр алмашы процесслары бөтенләй туктала; алар шул хәлдә тереклек сәләтен дистәләгән еллар һәм хәтта йөз еллар саклый ала. Уңайлы шартларга эләгү белән, цисталар «ачыла» һәм алардан актив, хәрәкәтчән затлар рәвешендәге иң түбән төзелешлеләр чыга.

Түбән төзелешлеләрнең төп үрчү формасы — күзәнәкләр бүленү ярдәмендә җенси булмаган юл белән үрчү. Шулай да җенси процесс та еш очрый. Кагыйдә буларак, уңайлы шартларда бер күзәнәкле хайваннар — җенси булмаган юл белән, ә яшәү шартлары уңайсыз булганда, җенси юл белән үрчиләр.

Иң түбән төзелешлеләрнең яшәү тирәлеге гадәттән тыш күптөрле. Аларның күбесе диңгезләрдә яши. Камчылылар һәм инфузорияләрнең күп санлы төрләре — диңгез планктоны, (грекча «планктос» — гизүче) компонентлары: болар — су тирәнлекләрендә яшәүче вак организмнар. Күп кенә иң түбән төзелешлеләр сулык төбендә тереклек итә. Туфракта таралган кайбер беркүзәнәклеләр туфрак ясалуда катнаша. Ниһаять, иң түбән төзелешлеләрнең барлык класслары арасында паразитлык итү киң таралган. Төрле төрләре (мәсәлән, дизентерия амебасы) кешедә һәм хайваннарда җитди авырулар китереп чыгара; кайберләре — үсемлек паразитлары.

Хәзерге систематикада төрле вәкилләре арасындагы ырудашлыкка, аларның эчке төзелешендәге үзенчәлекләргә һәм тереклек итү рәвешенә нигезләнеп, иң түбән төзелешлеләрне мөстәкыйль типларга: саркодлы-камчылыларга, споровикларга, керфеклеләр, яки инфузорияләргә бүләләр.


Дата добавления: 2015-07-12; просмотров: 153 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Прокариотлар, гөмбәләр һәм үсемлекләр турында без нәрсәләр белдек| Саркодлы-камчылылар тибы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)