Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Яңа Бүләк - туган нигезем! - композиция.

Читайте также:
  1. Житие Александра Невского. Композиция. Сюжет.
  2. Житие Сергия Радонежского. Композиция. Сюжеты наиболее ярких эпизодов.
  3. ИЛ, ТУГАН ҖИР, ВАТАН
  4. Моление Даниила Заточника. Редакции. Композиция. Основные идеи.
  5. Моление Даниила Заточника. Редакции. Композиция. Основные идеи.
  6. Репортаж, его виды и композиция. Стилистические особенности.
  7. Шигырь “Туган ягым” Хусаин Ягфар Иштеряково

(Ведущая в записи. В это время Бабай с детьми выходит на сцену.)

(Харрас Әюпов)

Елгаларның башы - чишмәләрдә,

Сукмакларда була юл башы.

Гомерләрнең башы - туган туфрак,

Туган нигез - күңел юлдашы!

Бабай: Менә, балалар, килеп тә җиттек! (подходят к роднику) Бу безнең авылыбызның иң изге урыннарының берсе “Илһам чишмәсе”! Бигрәк матур, бигрәк ямьле безнең туган ягыбыз, ул иксез – чиксез урман, болын- кырлар, дисезме, чишмәләре, күл буйлары дисезме – сокланып туймаслык бит! Моңлы як та безнең авылыбыз - бөек җырчы Илһам туып- үскән җир!

Әйдәгез әле, балалар, бу изге җирдә бер дога кылып алыйк булмаса! (Все садятся на землю и слушают мунажат дедушки)

Бабай: (читает) Хәер – дога кылып сезгә,

Татар иле нурга тулсын,

Татар моңы бәрәкәтен

Тоеп яшәү вәҗиб булсын!

Салаватулла хавәләй,

Хим вәгаләйхим әҗмәгыйн,

Җөмләбезгә рәхмәт әйлә,

Лә иләһә аль галәмин!

(Прочитав, все встают и бабай всем предлагает пить родниковую воду) Ягез әле, балалар, чишмәбезнең саф суыннан авыз итегез, чишмә суы эчкән кеше таза – сәламәт була, җаны – күңеле дә саф, ак була! (дети пьют воду)

Бабай: Балалар, бер игелекле эш эшлик әле булмаса сезнең белән - чишмәбез янына агачлар утыртыйк, үссеннәр, тамыр җәйсеннәр, киләчәк буыннарга бездән бүләк булсын бу изге эшебез! (сажают деревья. Во время посадки дети поют песню “ Яңа Бүләк – минем туган авылым”(Сл. Рифкать Калимуллина, муз. Назира Гимазетдинова)

Яңа Бүләк синең нигез ташың,

Мәңгегә дип салган бабайлар!

«Синең өчен киләчәгең!» - диеп,

Безне үстергән газиз әнкәйләр!

Яңа Бүләк минем туган авылым,

Синдә тудым, синдә яшимен.

Синнән гүзәл, синнән матур җирне,

Эзләсәм дә мәңге тапмамын!

Яңа Бүләк сиңа изге теләк:

Яшә, яшә!... Яшәр мәңгегә!

Бөркетләрнең күтәрелер кыясы, һәрбер кошның кайтып кунар оясы булган кебек, һәрбер кешенең үз өе, үз нигезе бар, чөнки һәрбер кеше шушы нигезнең бер тамчысы, бер бөртеге, менә шул нигезебезгә, туган йортыбызга юлларыбыз өзелмәсен! Сез бит безнең киләчәк буын - туган ягыбызның кадерен белеп, авылыбызның табигатен, чишмә буйларын чистартып - саклап яшәгез! Авылларыбызның йөзе нурлы, сулышы киң, юллары иркен булсын!

Затемнение.

 

18. “Шушы яктан, шушы туфрактан” Калмаш Автор стиха Карамова Лейсан.


 

Карлыгачлы язлар ягы

Син,Калмашым,минем!

Чишмә суларың шундый саф

Эчеп туймаслык тәмле!

 

Язларың умырзаялы

Син,Калмашым,минем!

Әйтерсең синдә генә

Табигатьнең бар яме!

 

Җыр-моңга гашыйк халыклы

Син,Калмашым,минем!

Мөнәҗәтләрнең булдың син

Фестивальләр үзәге!

 

Тукайлылар данын яклыйсың

Син,Калмашым,минем!

Өч йөз елдан артык тарихың бар

Мең елларың алда әле!


Шушы яктан, шушы туфрактан без,

Китә калсак үзебез бер якка.

Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,

Иянкеләр елап озата.

 

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Читкә йөрсәк шуңа күрәдер.

Чишмә чыңлап, иянкеләр елап,

Таңнар җырлап төшкә керәдер.

 

Шушы якта безнең эзләр калсын,

Мираз булып килер яшьләргә.

Шушы яктан, шушы туфрактан без

Шул туфракта язсын яшәргә.

19. Песня о Шильне фольклорный ансамбль “Сударушка” Малошильнинское СП

1.Я пою о деревне, о нашей Шильне

О милой сердцу родной стороне.

Какой ни была б ты, мне с детства мила,

Моя деревня, моя, Шильна.

 

Припев: У моей Шильны зима снежная,

У моей Шильны весна дружная,

У моей Шильны лето красное,

У моей Шильны осень щедрая..

 

2.Знаю, все вы ходили по росистой траве

Шелковой и зеленой траве - мураве.

Знаю, все вы встречали рассвет над рекой

И пурпурный закат над речкой Шильной.

 

Припев: Ой, Шильнинцы мои, люди мирные

Ой, Шильнинцы мои, люди смелые

Ой, Шильнинцы мои, люди верные

Ой, Шильнинцы мои, терпеливые

 

3.Год за годом идет, хорошеет земля

Молодеет и крепнет наша Шильна

От любви к тебе не излечишься

Ой, Шильна, ты моя, мое Отечество.

 

Припев: Ой, Шильна ты моя, сердце доброе

Ой, Шильна ты моя, слеза горькая

Ой, Шильна ты моя, песня звонкая

Ой, Шильна ты моя, величавая.

20. шигырь «Минем канда» Лилия Гибадулова Кузкеевское СП

 

“Минем канда” стихотворение Лилии Гибадуллиной, исполняет автор.

Минем канда −

дарга асып, данга күмдерелгән,

төрбәләрдән төрмәләргә иңдерелгән

тарих бәргәләнә.

Минем канда −

Ураллардан мең кайтаваз уба.

 

Чал Агыйдел ярларына бәрә.

Минем канда −

Һуннар тарих даулый,

Идел-судан ташлар калка, колмак бата.

Минем канда −

җирсү хисен бармаклары белән буып,

чандыр бер карт киез итек баса.

Минем канда −

тешсез сукбай этләр, канга сусап,

Казан эзләп йөри.

Минем канда −

дәрвиш Хозыр Ильяс

тын сукмакта “Карурман”ны көйли.

 

Минем канда −

тырнакларын төн күзенә батырып,

ау бөркете яңа корбан күзли.

Минем канда −

хәнҗәр хакыйкате,

тулпарларның тояк эзе сызлый.

Минем канда −

биләүләргә биләп богауланган

Адәм углы үксеп-үксеп елый.

 

Минем канда −

карт күзләрен тулган айга текәп,

ана бүре улый.

Минем канда −

күкрәгенә кысып үксез Үтәмешен,

Сөембикә сатлык илен каргый.

Минем канда −

бәддогалар бәргәләнә,

тамырлардан ташып тарих кайный.

Минем канда −

уклар оча мәңгелекнең үзәгенә,

дала җиле исә...

Минем канда әле хәтер исән...

 

21. «Агымсу буенда» «Эллуки» халык фольклор коллективы Кузкэй мэдэният йорты

Сэхнэ бизэлеше: кер чайкау очен басма,камышлар,читэн,агачлар,агымсу (зэнгэр материал)

Сэхнэ артында гармун тавышы («Фазыл чишмэсе»кое,Рафис абый уйный).Балалар колгэн тавыш ишетелэ хэм узлэре дэ йогереп чыгалар,уйныйлар.

Сэхнэнен икенче ягыннан ике кыз(Нэзирэ,Илгизэ) кер чайкарга килэлэр(Узара сойлэшэлэр кер агарту турында (печэнчелэр кайтканчы керлэрне чайкап бетерергэ кирэк….,нэрсэ белэн агартасын бу керлэренне? (селте белэн…..)

Сэхнэнен икенче ягыннан ике кыз(Кэусэрия,Рэсимэ) самавар тотып чыгалар(Иии сабантуйлар житкэнче,кунаклар килгэнче сам-рларны агартырга кирэк…)Дурт кыз узара сойлэшэлэр(Сам-рларыгызны нэрсэ белэн ялтыратасыз...)Рэсимэ апа сам-р турында шигырь сойли. Печэнчелэр жыры ишетелэ,Жырлап кайталар(Их,су агулары жыры)Исэнлэшэлэр,чишмэ суыннан чэй кярга кушалар(авыл чишмэлэре атала)Чэй кую очен «Чыра телу ярышы» уткэрелэ,егетлэргэ жэзага кумэк жыр оештырырга кушыла(каз канаты жыры)Балалар да,кызлар да бии. Нэзирэ апа:Эйдэгез эле шаян жырлар да жырлап алыйк.»Дудэк-дудэк»жыры жырлана.

Голфия йогереп чыга: Кульяулык уены хэм кызлардан кул-клар жыеп ала хэм тубэтэйгэ салып бии.Кэсэрия апага баса хэм сорый(кемнеке),К-я апага жэза «Парлы бию»,Рэсимэ апага жыр «Гармунчыга».

Гали: “Тугэрэк уен”

Тугэрэккэбасып жырлыйлар: “Их матур кыз икэн” (беренче куплетта егетлэр бии,икенчесендэ кумэк бию кара-каршы)(балалар да баса)

Данил йогереп керэ:Апалар-абылар,ашыйсы килэ башлады,кайтыйк инде.

Хатип абый:Син бит бик матур биисен,эгэр дэ биеп курсэтсэ,мин сина иртэгэ обетка ике кукэй алып килэм.

Данил: Ике кукэй булса биим.(татар биюе)

Кэусэрия апа:Егетлэр –кызлар,эйдэгез узебезнен Кузкэй жырын жырлыйк та таралышыйк.

«Кузкэем» жыры (кумэк)Рафис Хасанов сузлэре хэм кое.


Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 397 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.014 сек.)