Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Шигырь “Туган ягым” Хусаин Ягфар Иштеряково

9.“ Җиләк җыйганда” Иштеряковский СДК

На экране: логотип СП Фольклор “ Истоки”.

звуки птиц, природы (На сцену выходят девушки с корзинами и поют песню).

Бергэ: Җитәкләшеп, тезелешеп

Без җиләккә барабыз.

Арысак, яшел аланда

Җырлап – биеп алырбыз.

Диляра: Кызлар килеп җиттек бугай.

Бергэ: Җир җиләге күп булсын, кәрҗиннәребез тиз тулсын!

(Кәккүк тавышы).

Диляра: Кәккүк, кәккүк, монда җиләк күпме?

Айзиля: кук-ку! Кук-ку! Монда җиләк бик күп! Бик күп!

(Кызлар кәрҗиннәрен тәгәрәтеп җибәрәләр).

Бергэ: Әбәләмә, түбәләмә, җиләк белән тулып кил!

(Собирают ягоды).

Айзиля: Карагыз әле, үлән арасында җиләк баш бармак башы кадәрле!

Индира: Ә миңа әни әйтә: “Җиләк җиренә карап тәмле була,”-ди.

Диляра: Җиренә күрә еланы, тавына күрә җиләге.

Индира: Ул хуш исен әйт әле син аның! (Кәрҗиндәге җиләген исни).

Менә кайда ул хозурлык!

Диляра: Әни әйтә, кура җиләге дә, җир җиләге дә уңса, киләсе елга арыш уңышы мул булыр, ди.

Айзиля: Карагыз әле кызлар, сарык тавышы ишетелә түгел мы соң?

Индира: Әйе, әнә Авлаш малайлары күренә.

(Чыбыркы сыдырып малайлар керә).

Малайлар: Кайнар сәлам Иштирәк кызларына!!!

Кызлар: Абау, куркыттыгыз бит!!!

Риваль: Чибәр кызлар, жыйган жиләгегез белән сыйлагыз әле безне.

Диляра: Кеше ризыгына нәфсенңе сузма,

Үз ризыгың үзеңнән.

Айзиля: Э шләгән ашый,

Э шләмәгән башын кашый. (Смеются).

Индира: Тирләп э шләсәң, тәмләп ашарсың.

2-малай: Кызлар кулыннан ашауга ни җитә?

Диляра: Ярар, хәзер без сезгә табышмак әйтәбез, әгәр дөрес җавап бирсәгез авыз итәрсез.

3- малай: Яле әйтеп карагыз әле...

Айзиля: Озын курай үләндер,

Кызыл алка элгәндер.

Риваль: Әлбәттә - Иштирәк кызлары.

Үзләре озындыр, кызыл алка такканнар.

(Все смеются...).

Индира: Дөрес түгел!!! Тагын берне әйтеп карыйк әле, тыңлагыз.

Кечкенә генә капчык,

Капчык эчендә карчык,

Авызы бар, теше юк,

Аны сөймэс кеше юк.

Малайлар: Ә-ә-ә-ә, кура жиләге бит ул!!!

Кызлар: Дөрес.

Диляра: Мин әйтеп карыйм әле.

Яр буенда кара тәкә

Аягын салындырып утыра.

Алмаз: Мин беләм, Василий бит ул. Үзе кара, үзе гел аягын салындырып утыра.

Кызлар: Дөрес түгел – шуны да белмисез, карлыган бит ул... (Смеются...)

Сэет: Мин дә әйтеп карыйм әле сезгә табышмак, белерсез микән...

Түгәрәк, түгәрәк шар кебек,

Кызыл, кызыл кан кебек;

Башы жиргә салынган,

Аңа кызлар ялынган.

Кызлар: Җир Җиләге!!!

(Малайлар кыска жырлар жырлап жибәрәләр)

Малайлар:

“ Чибәр кызлар җиләк җыя

Э ресен сайлый – сайлый.

Күктән эссе кояш көлә,

Аланнарда э ш кайный”.

 

Кызлар: “ Әй, дускаем, нигә матур

Синең кара күзләрең;

Сөймәс җиремнән сөйдерә

Синең татлы сүзләрең”.

 

Малайлар: “ Сикереп төштем тирәккә,

Тал яфрагы кирәккә;

Тал яфрагы дәва диләр

Яна торган йөрәккә”.

 

Бергә: “Яшьлегеңнең бел кадерен,

Яшьлек бит ул бер генә;

Яшьлек кебек матур итеп

Чәчәк ата гөл генә.

 

Бергә: “Җырлыйк әле, җырлыйк әле

“Сызлып таңнар атса да;

Яшь гомерләр ике килми,

Сулар үргә акса да.

 

Риваль: Кызлар әйдәгез “ Яулык салыш”- уенын уйнап алабыз.

Мин көтүче булам. (Балалар фольклоры,стр.341)

Бергә: Әйдәгез!!!

(җырлый) Кулъяулыгым яшел, яшел,

Яшел чирәм астында;

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшнең артына.

(играют, потом остается кто-то...)

Кыз малай белән: Нинди җаза бирәбез___________.

Бергә: Тизәйткечләр әйтсен.

Диляра- кыз: Безнең бәрәңге бакчасы башындагы Бәдри бабайның Бәдернисасы былтыр бәйли башлаган бияләй бармакчысын быел бәйләп бетерде.

Бергә: Әфарин!!!

(игра продолжается).

-Айзилэ: “Әтәч сугышы” (мальчика)

-Алмаз: мәзәк сөйләсен.

-Риваль: Ярар,тыңлагыз...

-Дустым Мортаза, биш тәнкә гына акча биреп тора алмассыңмы? Бик кирәк идә.

- Биш тәнкә генә нәрсәгә җитә ул? Синең күбрәк сорарга да хакың бар!

- Алайса, син инде, дустым, ун тәңкә итеп бирә күр.

- Хәтта аннан да күбрәк сорарга хәлеңнән килә, чөнки минем бер тиен акчам да юк.

Бергә: Әфарин! Булдырдың.

Диляра: Кызлар, малайлар без күңел ачып йореп – эшне дә оныттык түгел ме соң?!

Айзиля: Әйе, уйнавын уйна, эшеңне дә уйла!

Индира: Карагыз әлә кызлар, сарык көтүе таралды тугелме соң?!

Алмаз: Ну, әләгәчәк безгә, сыздык әйдә.

Риваль: Киттек малайлар, сарыклар өйгә кайтып җиткәнче куып җитик үзләрен.

Сэет: Әй, бу кызларны! Узегәзнең чибәрлегегез белән башыбызны әйләндерделэр бит.

(девочки смеются...)

Диляра: Кызлар, безнең кәрҗиннәребез тулды хуш исле җиләк белән, кайтыр да вакыт җитә.

Айзиля: Тамак та кипте, кояш кыздыра да кыздыра.

Индира: Әйдәгез кызлар, чишмәгә төшеп сап-салкын су әчәбез...

(көлешә – көлешә уходят со сцены).

 

10.” Өй саклау” (Мелекес)

На экране: логотип СП, фото ансамбля, где они участвовали.

1) Исэнмесез, саумысез

Кэжэгезне саумыйсыз

Этэчегез бозаулаган

Нигэ чыгып алмыйсыз.

Коттегезме?

Без килдек.

2)Кулымдагы йөзегемнең

Исеме булыр Кыям.

Әйдәгез, түрдән узыгыз,

Хәзер самавыр куям.

3)Безнең песи бигрәк уңган

Чәйнеккә су тутыра.

Бозавыбыз мич башында

Оек бәйләп утыра.

Ал итэ, ал итэ, ал итэ, итэ, итэ

Гол итэ, гол итэ, гол итэ, итэ, итэ.

4)Көзгегә карыйм әле,

Чәчемне тарыйм әле.

Әбиләргә бер атнага

Кунакка барыйм әле.

5)Син матур, син чибәр

Сиңа карап туймыйлар.

Нигә сине зоопаркка

Маймыл итеп куймыйлар?

Сезнен мускул мускул мени мускул тугел ул мыскыл, менэ Анянын

мускулы мускул дисэн дэ мускул.

6)Әнә килә автомобиль

Төягәннәр быргылар.

Борыныңны бик күтәрмә

Чиләк элеп куярлар.

7) Безнен урам улица

Тавыклары курица

Этэчлэре петуха

Малайлары чепуха

Ал итэ, ал итэ, ал итэ, итэ, итэ

Гол итэ, гол итэ, гол итэ, итэ, итэ.

8)Әнә килә бер машина

Бүрек кигән башына.

Күкәйгә дип кергән идем

Тавык типте башыма.

9)Әнә килә автомобиль

Төягәннәр калайлар.

Бар икән әле дөньяда

Бит юмаган малайлар.

Ал итэ, ал итэ, ал итэ, итэ, итэ

Гол итэ, гол итэ, гол итэ, итэ, итэ

 

10)Кибәргә элгән керләрем

Җилгә очып китмәсен.

Авызыңны бик зур ачма

Карга кереп китмәсен.

11) Ике тавык җырлап йөри

Әтәч гармун уйната.

Шул тавышка чыдый алмый

Ата каз елап ята.

Ал итэ, ал итэ, ал итэ, итэ, итэ

Гол итэ, гол итэ, гол итэ, итэ, итэ

Мария. Эйдэгез чэй эчэбез. Кемгэ сот белэн, кэжэ соте.

Антонида. Вероника сот диген эле.

Вероника. Сот.

Антонида. Авызынны сорт.

Артур. Саша камбайн диген эле?

Саша. Камбайн.

Артур. Авыртамы мангаен.

Лиана. Николай пирэмэч диген.

Николай. Пирэмэч.

Лиана. Ике кузен тэгэрмэч.

Саша. Мария, тырмамы ачкычмы.

Мария. Ачкыч.

Саша. Ачабыз инде алайса.

Мария. Аня, маймы таракмы.

Аня. Тарак.

Мария. Тарыйбыз тырмап.

Аня. А-а, май, май.

Мария. Тарыйбыз майлап.

Вероника. Мария, Тырмамы, ачкычмы?

Мария. Тырма.

Вероника. Тырмыйм.

Мария. А-а,кузем, куземне чыгара язды. Елый.

Барысы. Жылак-жылак, жылтын колак. Карама таяк. Чуп аяк.

Юля. Туктагыз эле, уртэмэгез. Кая карыйм эле. Арпа чыккан бит монда. Имнэргэ кирэк.

Олеся. Каян килгэн имче карчык.

Юля. Минем эби гел шулай имни. 1, 2, 3, 4, 5 эу арпа чыккан арпа имним, 1,2,3,4, 5эу бетсен китсен, каладагы карт маржага булсын, минем кулымнын файдасы тисен. Тфу_тфу.

Олеся. А-А кузгэ генэ токерде.

Аделина. Кызлар, эйдэгез экият сойлим тынлыйсызмы.

Барысы. Тынлыйбыз.

Аделина. Борын-борын заманда торганнар, ди,

Агай-энеле ике туган. Берсенен исеме Сойлэ булган, ди,

Икенчесе Сойлэмэ булган ди Берконне Сойлэ базарга киткэн.

Киткэн бу, киткэн...Туктагыз эле, кайсы ойдэ калган?

Барысы Сойлэмэ.

Алай булгач сойлэмим.

Барысы. Эй.

Олеся. Эйдэгез мин сойлим, тынлагыз.

Булган, ди, бер байнын бакчасы, Бакчасында мунчасы.

Мунча остендэ каланча. Ул булган, ди, таштан.

Барысы. Сойлимме яна баштан.

Аня. Э минеке болайрак.

Бар иде, ди, бер тиле, Анын бар иде, ди, бер ое.

Ой эчендэ бар иде, ди, бик зур бер йозак, Аны сойлэве бик озак.

Артур. Эйдэгез сикерешле уйныйбыз.

Барысы. Эйдэгез.

Олеся. (атынасы була, егыла) мин сезгэ упкэлэдем.

Аделина. Упкэлэгэн кешегэ бездэ белэсенме нэрсэ ашаталар?

Олеся. Нэрсэ?

Аделина. Таракан упкэсе.

Олеся. Хэзер ди менэ, ашап торган ди сезнен таракан упкэсен.

Аняны атындыралар.

(Сикерэлэр)

“ 6 лы” уйныйлар

12) Покыраунын тэкэлэрен

Матур итеп боргэннэр

Ускэч искэ тошэр микэн

Бергэ уйнап жоргэннэр.

Ал итэ, ал итэ, ал итэ, итэ, итэ

Гол итэ, гол итэ, гол итэ, итэ, итэ.

11. хореографическая картинка “Милли моңнар ” (Ерыклы)


Дата добавления: 2015-12-08; просмотров: 272 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.022 сек.)