Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Фәрит Яруллин

Национальная татарская одежда | КАК ПРИНИМАТЬ ГОСТЕЙ | САБАН ТУЕ | Сабантуй бизәкләре | Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме | ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ | Су кадере | Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге | Транспортная сеть | БАКЫЙ УРМАНЧЕ |


Танылган композитор Фәрит Яруллин – татар милли балетына нигез салучы. Ул 1914 нче елда Казанда туган. Аның әтисе – күренекле халык музыканты Заһидулла Яруллин. Кечкенә чакта ук Фәрит Яруллин әтисе кебек оста музыкант булырга теләгән. Башта аны әтисе фортепианода уйнарга өйрәткән. Соңыннан Фәрит Яруллин Казан музыка техникумында укыган. Яшь музыкант Казанның мәдәни тормышында актив катнашкан: концертларда аккомпаниатор булган, үзешчән хор белән җитәкчелек иткән...

Техникумны бетергәч, Фәрит Яруллин Мәскәү консерваториясендә укуын дәвам итә. Биредә ул татар опера студиясендә белем ала. Фәрит Яруллин опера студиясенә кергәндә, инде берничә җыр һәм фортепиано өчен пьеса язган була. Студиядә укыганда, ул фортепиано белән виолончель өчен соната, кыллы квартетын һәм симфониясенең беренче кисәген, романслар яза.

1939 нчы Фәрит Яруллин бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасы буенча музыкаль әсәр яза башлый. Тиз арада сценарий төзелә, һәм композитор балетның күренешләрен бер-бер артлы иҗат итәргә керешә. “Шүрәле” балеты 1941 нче елның августында Мәскәүдә татар әдәбияты һәм сәнгате көннәрендә куелырга тиеш була. Ләкин 1941 нче елның июнендә Бөек Ватан сугышы башлана, һәм Фәрит Яруллин фронтка китә. 1943 нче елда лейтенант Фәрит Яруллин батырларча һәлак була.

Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балеты беренче тапкыр бары тик 1945 нче елда куела. Озак еллар инде бу әсәр Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсеннән төшми. Балетны Татарстан тамашачылары да, чит ил кунаклары да яратып карыйлар.

Фәрит Яруллинның иҗат гомере кыска булса да, аның исемен халык онытмый.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 117 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
КАЮМ НАСЫЙРИ| Лфия Авзалова

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)