Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бакый урманче

ТАТАРСКАЯ КУХНЯ | Татар милли киемендәге асылташлар | Национальная татарская одежда | КАК ПРИНИМАТЬ ГОСТЕЙ | САБАН ТУЕ | Сабантуй бизәкләре | Нәүрүз – яңа елны каршылау бәйрәме | ТАТАРСТАННЫҢ ТАБИГАТЕ | Су кадере | Экология, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләсенең актуальлеге |


Татарстанның һәм РСФСРның халык рәссамы, Татар­станның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреа­ты Бакый Урманче — татар рәсем һәм сынлы сәнгатен про­фессиональ дәрәҗәгә күтәргән зур осталардан берсе. Ул элекке Казан губернасы Тәтеш өязе хәзерге Буа районында дөньяга килә. 1907-1914 нче елларда Казандагы Мөхәммәдия мәдрәсә­сендә белем ала, аннары авылда укытучы булып эшли. Бе­ренче бөтендөнья сугышы чорында армиягә мобилизацияләнә. Казахстанга эләгеп, андагы Австрия хәрби әсирләреннән рә­сем сәнгатенә өйрәнә.

Башта Б.Урманче Казан художество училищесында укый. Аннары Югары художество-техник остаханәгә укырга кереп, аны тәмамлый. Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортстанда эшләп, тормыш тәҗрибәсе туплый, актив иҗат эше белән шөгыльләнә. Бу чорда Б.Урманче көнкүреш һәм портрет жанрында күбрәк эшли һәм «Сепарат янында», «Самавыр янында», «Җилкәнле көймәдә йөзү» кебек картиналарын иҗат итә.

Аннары Алма-Ата, Сәмәрканд, Ташкент шәһәрләрендә яши. Ул рәсем сәнгате, графика, китап иллюстрациясе, театр декорациясе, сынлы сәнгать, архитектура өлкәсендә зур иҗади казанышларга ирешә. Шулай ук Казакъстан һәм Үзбәкстан сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертә.

1958 нче елда рәссам Казанга кайта. Аның бу елларда иҗат иткән әсәрләреннән «Кышкы кояш», «Казан чите», «Юкәләр чәчәк ата», «Генерал-майор Ф.Булатов», «Ибн Фадланның Болгарга килүе» һәм башкаларны күрсәтергә мөмкин.

Б.Урманче бу чорда тарихи шәхесләр, мәгърифәтчеләр, әдәбият һәм сәнгать вәкилләре, ялкынлы революционерлар­ның скульптур портретларын иҗат итә, аларны мәңгеләш­терә. К.Насыйри, Г.Тукай, Ш.Мәрҗани, Г.Кариев, Ф.Әмирхан, Дәрдемәнд, Г.Ибраһимов, Н.Исәнбәт, М.Җәлил, Н.Җиһанов портретлары аша бу олуг шәхесләрнең рухи байлыгын һәм матурлыгын күрсәтүгә ирешә.

Б.Урманче милләтебез һәм республикабыз тормышы белән тыгыз бәйләнештә яшәде. Хәзерге вакытта аның әсәрләре Халыкара күргәзмәләрдә күрсәтелә, шәхси күргәзмәләре дә оештырыла. (Вакытлы матбугаттан).

ХАРИС ЯКУПОВ

Россиянең һәм Татарстанның халык рәссамы, СССРның
Дәүләт премиясе лауреаты Харис Якуповның исеме күпләргә
таныш, чөнки үзенең озын иҗат юлында рәссам 300 дән
артык хезмәт башкарган. Алар арасында үз масштаблары
белән күпләрне таң калдырырлык 20 полотно һәм 200 дән
артык рәсем бар.

Харис Якупов Казанда туа һәм анда сәнгать училищесын тәмамлый. Күренекле рәссамга фронт кырларында да булырга туры килә. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм Кызыл Йолдыз орденына лаек була.

Рәссамга Почет Билгесе орденын "Татарстан АССР оешу турында декретка кул кую" исемле картинасы өчен бирәләр. Ул шулай ук ТАССРның һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, РСФСРның һәм СССРның халык рәссамы кебек мактаулы исемнәргә ия була; Халыклар Дуслыгы ордены һәм Ватан алдындагы хезмәтләре өчен IV дәрәҗәдәге орден белән бүләкләнә.

Харис Якуповның иң яхшы хезмәтләре Дәүләт Третьяков галереясендә, Россиянең Шәрык мәдәнияте музеенда, Татар­стан Республикасының Сынлы сәнгать музеенда саклана. Бу рәсемнәр Финляндия, АКШ, Кытай, Корея, Франция, Монго­лия, Венгрия, Болгария, Югославия һәм башка бик күп ил­ләрдәге күргәзмәләрдә булдылар.

X.Якупов үзенең картиналарында Татарстан кешеләрен, туган як табигатен һәм байлыгын тасвирлый. Аның фронтта ясаган рәсемнәре аеруча кызыклы, чөнки рәссам Сталинград, Курск дугасы, Львов, Польша, Германия, Чехословакияне азат итүдә үзе катнаша һәм фронт окопларында рәсемнәрен ясый.

 

Текстны укып, тыныш билгеләрен куегыз.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 193 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Транспортная сеть| КАЮМ НАСЫЙРИ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)