Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Сайланма диктант.

Грамматик биремле диктант. | Сайланма диктантлар. | Контроль диктантлар. | Сайланма диктантлар. | Песи баласы. | Бакчада. | Кызлар. | Куянкай. | Татарстан. | Кар яуган. |


Читайте также:
  1. Грамматик биремле диктант.
  2. Грамматик биремле диктант.
  3. Ирекле диктант.
  4. Контроль диктант.
  5. Контроль диктант.
  6. Контроль диктант.
  7. Сайламна диктант.

1. Нишли? Нишләде? Нишләр? сорауларына җавап булган фигыльләрне генә сайлап язарга.

 

Кырда тиздән тракторлар гөрелдәр. Артларыннан бик җитди төс белән кара каргалар калмый йөрерләр. Анда май коңгызлары кортын чүпләрләр.

Нинди бердәм үзләре! Хәттә ояларын да бер тирәгәрәк ясыйлар. Оялары без яши торган җирләрдә була. Бакча һәм урам агачларында. Безнең дус күргәнлекне беләләр.

Бу шатлыкка тагын бер куаныч өстәлде. Кара каргалар белән бер үк тирәдә күңелле сабан тургайлары күренде. Алар туган якларын сагынып кайтканнар. Язның күген, киң кырын сагынганнар. (67 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсановтан.)

 

2.Фигыльләрне генә сайлап, аларны күплек санда куеп, парлап язярга.

 

Менә бер заман көртлекләр генә түгел, тукраннар да язны тойды: томшыклары белән барабан кагарга тотынды. Урман түреннән бүтән тукраннар җавап бирә торды.

Яз-матурны агачлар да сизде. Күләгә яктан шактый тар, кояшлы яктан шактый киң булып, урман тирәләре ачылды. Чөнки язгы кояш, яктыртып кына калмыйча, җылытып та куйды. Җылы нурлар, һәр агач кәүсәсеннән чагылып, төп тирәләрен эретте. Киң бүрәнкәләр ясалды. Былтыргы үләннәр күренде.

Кызыл таллар бөреләрен ачты. Зур соры бөреләр, үз өсләреннән кысан кабыкларын ташлап, иркенәеп, йонлачланып калды. (76 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсәновтан)

 

Үткән заман хикәя фигыль.

1. Шигырьне укы. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльләрне үткән заманга әйләндереп, шигырьне үзгәртеп, күчереп яз.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 225 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Контроль диктантлар.| Боерык фигыль.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)