Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Грамматик биремле диктант. Бу кем? соравына җавап бирә торган сүзләр астына бер

Сайланма диктантлар. | Контроль диктантлар. | Сайламна диктант. | Сайланма диктант. | Контроль диктант. | Контроль диктант. | Грамматик биремле диктант. | Сайланма диктант | Урман тургае. | Контроль диктантлар. |


Читайте также:
  1. I. Задания по грамматике
  2. III Грамматика
  3. ВСЕОБЩАЯ ГРАММАТИКА
  4. Грамматик биремле диктант.
  5. Грамматик минимум
  6. Грамматика

Бу кем? соравына җавап бирә торган сүзләр астына бер, бу нәрсә? соравына җавап бирә торган сүзләр астына ике сызык сызарга.

Эз.

Зөфәр белән Мөнир чаңгы шуарга чыктылар. Алар урман эченә керделәр. Кар өстенә алар куян эзе күрделәр. Эз бара-бара да куаклар арасына кереп югала. Аннан өрәңге агачы янына килеп чыга. (29 сүз.)

 

(Гариф Ахунов буенча.)

Сайланма диктант.

Кем? Нәрсә? Кемнәр? Нәрсәләр? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.

Песнәк.

Песнәкнең бик тә ашыйсы килде. Аның кунмаган ботагы калмады. Әммә бер генә ботактан да бөҗәк тапмады.

Әнә чыршыда тукран утыра. Ул чыршы күркәсенең орлыгын ашый. Орлыклар читкә чәчри. Чәчрәгән орлыкны чүпләргә песнәк килә. Ач песнәк орлыкны кабып кына йота. (38 сүз.)

 

(Гарәфи Хәсанов буенча)

Кышкы уеннар.

Туган якка кыш киде. Җирне йомшак кар каплады. Балалар мәктәптән кайты. Алар урамга чыктылар. Балалар кар тәгәрәтеләр. Алар бергәләп кар бабай ясарга хәзерләнәләр. (22 сүз.)

 

Иҗади биремле диктант.

Сорауларга җавап булып килә торган сүзләрне өстәп язарга.

1. Мин әнигә (нәрсә?) (бәрәңге, кәбестә кишер, алма, суган, ит) турарга булыштым. 2. Апа кибеттән (нәрсә?) (май, шикәр, он, тоз, казылык, конфет) алып кайтты. 3. Абый (нәрсәгә?) (мәчегә, сыерга, эткә, сарыкка, атка) ашарга бирде. 4. Миңа әти (нәрсә?) (курчак, барабан, туп, китап, дәфтәр) сатып алды.

 

Күрмә диктант.

Сорауларга җавап язарга.

 

Куян.

(Нәрсәнең?) туны бик җылы һәм ап-ак. Тун (нәрсәне?) салкыннан һәм аучыдан саклый. Кар да, (нәрсә?) ак. (Нәрсә?) агач ботакларын, ачы кайрыларны кимерә. (Нәрсә?) җыл җәйне ярата. Җәй көне рәхәт, азык күп була.

 

(куянның, куянны, куян)

Кеше исемнәрендә һәм фамилияләрендә, хайван кушаматларында, шәһәр, авыл, елга, исемнәрендә, баш хәреф.

Иҗади диктантлар.

1. Текста бирелгән исем-фамилияләрне укучылар үзләре белгән исем-фамилияләр белән алмаштырып язалар.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 230 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Сайланма диктант.| Сайланма диктантлар.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)