Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Сайланма диктантлар. Нишли? Нишләде?

Сайланма диктантлар. | Контроль диктантлар. | Сайламна диктант. | Сайланма диктант. | Контроль диктант. | Контроль диктант. | Грамматик биремле диктант. | Сайланма диктант | Урман тургае. | Сайланма диктант. |


Читайте также:
  1. Контроль диктантлар.
  2. Контроль диктантлар.
  3. Контроль диктантлар.
  4. Контроль диктантлар.
  5. Контроль диктантлар.
  6. Сайланма диктант
  7. Сайланма диктант.

Нишли? Нишләде? сорауларына җавап булып килгән сүзләрне сайлап язарга.

1) Ипи булса …

Ипи басуда үсә.

Аннан амбарга күчә.

 

Аннары мичтә пешә,

Кызарып мичтән төшә.

 

Шуннан килә өстәлгә,

Безгә куәт өстәргә!

 

Ипи булса табында,

Булдырам мин барын да!

 

(Роберт Миңнуллин)

2) Кыш килде. Урамнарга ак юрган җәйде. Бакчаларга кар тулды, агачлар ак «чәчәк» аттылар.

Рәшитнең әнисенә эш артты. Ул тротуарлар чистартырга урамга чыкты. Рәшит тә тик торырга яратмый. Үзе кебек бәләкәй көрәк күтәрде дә кар көри башлады. Көрәге аның фанерадан эшләнгән – җиңел.

 

(Абдулла Әхмәт буенча.)

3) Эшне белдергән сүзләрне сайлап язарга.

Яшенле яңгыр.

Җәйге кояшлы көн. Наил дуслары белән урманга китте. Алар урманга килеп җиттетеләр. Шул арада кайдандыр кара болыт килеп чыкты. Күк йөзе караңгыланды. Коеп яңгыр ява башлады.

Яшен яшьнәде. Күк күкрәде. Җәйге яңгыр тиз үтеп китте. Тагын ялт итеп кояш чыкты.(40 сүз.)

 

Иҗади диктантлар.

1.Бу әйберләр белән нишлиләр? Сорау урынына мәгънә ягыннан туры килерлек сүзләр куеп язарга.

Кайчы белән (нишлиләр?) ….

Пычак белән (нишлиләр?) ….

Көрәк белән (нишлиләр?) ….

Иләк белән (нишлиләр?) ….

Клей белән (нишлиләр?) ….

Чиләк белән (нишлиләр?) ….

Сабын белән (нишлиләр?) ….

 

2. Җөмләләрне тутырып язарга.

 

Кызлар гөлләргә су …. Малайлар кошларга оя …. Алия тактага язганны …. Укучылар дәрес …. Укытучы дәфтәр …. Бакчада җимешләр ….

 

Белешмә өчен сүзләр: өлгергән, ясый, сибә, сөртә, тикшерә,

зерли.

Аңлатмалы диктант.

Кыш.

Кыш җитте. Салкын декабрь ае килде. Җир ак юрган ябынды. Елга өстен калын боз каплады. Шома боз балаларга бик ошады. Алар анда тимераякта шуалар.

Кар ява. Бөтен нәрсә ак карга төренде. Тәрәзәләрдә бизәкләр ясалды. (34 сүз.)

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 103 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Грамматик биремле диктант.| Контроль диктантлар.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)