Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Кар яуган.

Урман тургае. | Сайланма диктант. | Грамматик биремле диктант. | Сайланма диктантлар. | Контроль диктантлар. | Сайланма диктантлар. | Песи баласы. | Бакчада. | Кызлар. | Куянкай. |


Иртән уянып тәрәзәгә карадым. Урамда ябалак кар ява. Безгә ак сакаллы кыш бабай килгән. Бөтен җиргә карлар яудырган. Елгаларда калын боздан күперләр салган. Үзе ишек төбендә качып көтеп тора.

Мин урамга чыктым. Бер тузан юк, саф һава. Шул арада кыш бабай битне чеметеп алды. Ләкин мин аңа үпкәләмәдем, аның бөтен эше шул бит. (53 сүз.)

 

(Мәгариф.2000 ел, 11 номер.)

Биремнәр. 1. Сүзләрне килешләр белән төрләндереп язарга.

1 вариант 2 вариант

тәрәзә урман

2. Икенче җөмләдә баш кисәкләрне табып астына сызарга.

Кычытканның файдасы.

Кычытканда витамин бик күп. Кешеләр кычытканнан шулпа пешерәләр. Кычытканны, кар эремәсен өчен, кар өстенә җәяләр. Кычытканны тавыкларга турап ашатсаң, алар йомырканы күбрәк сала.

Кычытканны чапкач, без анны учмаларга бәйләдек. Ул учмаларны ферманың чормасына киптерергә элдек. Алар анда җилләп киптеләр. Кипкән кычытканны кыш көне хайваннарга ашаттык.

Кычыткан ул шундый файдалы үсемлек. (50 сүз.)

 

(Атилла Расих буенча.)

Бирем. Кычыткан сүзенең килешләрен билгеләргә.

Сыйфат.

Сүзлек диктант.

Иксез-чиксез, ирекле-ирексез, аклы-каралы, аксыл-сары, саргылт-көрән, үзсүзле, күзачкысыз, мәгънәле, мәхәббәтле, намуслы, тиңдәшсез, ак, кара, яшел, сары, зур, кечкенә, түгәрәк, серле, моңсу, ямьле, көчле, яңгырлы, тозлы, татлы.

 

Күрмә диктант.

Бирем. Исемнәрне үзләре бәйләнгән сыйфатлар белән күчереп язырга.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 224 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Татарстан.| Контроль диктантлар.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)