|
1. Сәламәт булуның әһәмияте һәм сәламәтлекне саклау турында сөйлә.
Сәламәт булу - зур бәхет. Сәламәт кеше генә киләчәккә матур планнар кора ала. Сәламәтлеге начар булган кешенең иң зур теләге - сәламәтләнү.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, сәламәт булу 65 процент - яшәү рәвешеннән, 20 процент -әти-әниләрдән килгән геннардан, 15 процент - медицинадан тора Табиблар бүген дөньядагы 300 мең төр авыруның 5 мең төрен генә дәвалый алалар. Ләкин кыска гомернең сәбәбе авырулар гына түгел. Сәламәт булу-булмауда түбәндәге факторлар да зур роль уйный:
1) яшәү рәвеше (спорт, режим, начар гадәтләр);
2) дөрес туклану (файдалы яки зарарлы азык куллану).
Бүген мәктәп укучыларының 10-20 проценты гына сәламәт. Укучыларның күпчелеге начар күрә. 60 процент укучыларда - сулыш органнары авырулары, 10 процентта - нерв системасы, ашкайнату системасы, сөяк, мускул, кан тамырлары авырулары күзәтелә.
Электрон уенчыклар белән мавыгу (гаджетомания), телевизор күп карау, компьютер каршысында озак утыру, җитәрлек ял итмәү нерв авыруларын китереп чыгара. Саф һавада аз булу, көн режимын дөрес оештырмау баш мие авыруларын китереп чыгара. Дөрес тукланмау, начар сыйфатлы, майлы һәм баллы ризыклар ашау ашкайнату системасы авыруларын китереп чыгара. Тәмәке тарту, сыра эчү сәламәтлекне нык какшата.
Витамин җитмәү дә организмга зур зыян китерә. Берьюлы күп ашамаска, аз-азлап кына һәм ешрак ашарга гадәтләнергә кирәк. Майлы, баллы ризыклар сәламәтлек өчен файдалы түгел. Табиблар әйтүенчә, сагыз чәйнәү, кофе эчү, тәмәке тарту ияләнү китереп чыгара. Зарарлы ризыклар исемлеген дәвам итүче ашамлыклар, чипсы, пепси- һәм кока- кола, тиз әзерләнә торган токмач, хот-дог,, гамбургер һ.б.
Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен бик файдалы. Спорт кешедә үз-үзеңә ышану, ихтыяр көче, түземлек һәм тәвәккәллек кебек сыйфатлар тәрбияли. Организмны чыныктырыру кан әйләнешен яхшырта, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашын нормальләштерә.
Мин үзем сәламәт яшәү өчен кирәк булган кагыйдәләрне үтим. һәр көн иртән гимнастика ясыйм, салкын су белән юынам, спорт белән шөгыльләнәм, режим белән тукланам, тәмәке тартмыйм, сыра эчмим. Кыскасы, сәламәт яшәү рәвеше алып барам.
Тема буенча сораулар:
• Сәламәт булу-булмау кеше тормышында нинди роль уйный?
• Сәламәтлек булуга нинди факторлар тәэсир итә?
• Бүгенге укучыларның сәламәтлеге нинди?
• Яшүсмерләр арасында нинди авырулар бигрәк тә еш очрый?
• Укучыларның сәламәтлеге начарлануның нинди сәбәпләре бар?
• Нинди азык организм өчен зарарлы?
• Спорт белән шөгыльләнүнең организмга тәэсире нинди?
• Синең сәламәт яшәү рәвешенә мөнәсәбәтең нинди?
2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.
Әти бүреге
Сания апа белән биш яшьлек улы Вәрис күрше авылга кунакка киттеләр. Вәриснең башында олы, эче йонлы матур бүрек - әтисенең бүреге. Аны әнисе: "Көн суык, җәяүле буран да чыгарга тора, төпчек улым туңмасын", - дип, бик кадерләп, сандыктан алып кидерде. Вәриснең әтисе сугыштан кайтмады. Әнисе фермада бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр эшләде. Көндез тамак ялгарга кайтса да, "әтиегез кайтмый микән" дип, күзе һаман тәрәзәдә булды. Төнлә балалары йоклап киткәч тә, "кайтып ишек шакыр да, ишетмичә калырмын" дип, бик сак йоклады. Иренең кайтмаячагына күңеле һаман ышанмады. Вәрис йокысыннан уянгач күзләрен ачып:
- Әтием кайтмадымы? - дип һәркөн сорады. Ә әтисе никтер һаман кайтмады.
Ана һәм улы урман юлыннан нәрсәдер сөйләшеп баралар. Ярый әле чана юлын көрт басмаган. Юлның уң ягындагы зифа буйлы ак каеннар үзара пышылдашалар:
- Матур бүрек кигән бу үскән егет кая бара икән? Олы бүрек бик җылытты. Вәрис эченә сыймаган шатлыгын әнисе белән дә уртаклашасы итте:
- Әни, әни, бу бүрек бик җылы икән. Эх әтием кайтса, бөтенләй үземә бирер иде! - дип, алга таба йөгерде.
Әнисе нәрсә әйтергә дә белмәде, баскан урынында туктап калды. Аның күзләреннән кайнар күз яшьләре акты.
Бу минутта ана белән бергә урман да елый иде, ахрысы.
3. Исемнәрнең килешләрен һәм тәрҗемәләрен күрсәт.
а) мәктәбен Чыгыш килеш в твоей школе
б) мәктәбеңнең Юнәлеш килеше из твоей школы
в) мәктәбеңә Баш килеш твоя школа
г) мәктәбеңне Төшем килеш твоей школы
д) мәктәбеңнән Иялек килеше твою школу
е) мәктәбеңдә Урын-вакыт килеше в твою школу
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 52 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Билет №18 | | | Билет №20 |