Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Билет № 11. 1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

Ипи кадере | Билет № 3 | Билет № 4 | Нче билет. | Билет № 6 | Билет № 7 | Нче билет. | Билет № 9 | Батырлык | Билет №10 |


1. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай турында сөйлә.

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында мулла гаиләсендә туа. Габдуллага 4 ай булганда - әтисе, озакламый әнисе дә үлә. Малай ятим кала. Габдулланы бабасы (әнисенең әтисе) үзенә тәрбиягә ала. Ләкин бабасының гаиләсендә малай озак яшәми. Үги әбисе Габдулланы яратмый, аны җәберли, еш тавыш чыгара. Габдулланы чит гаиләгә уллыкка бирәләр. Тугыз яшенә кадәр Габдулла башта Өчиледә бер гаиләдә, аннан соң Кырлай авылында икенче гаиләдә яши. Тугыз яшендә аны бертуган апасы Уральск шәһәренә алып китә. Уральскида ул мәдрәсәдә һәм өчьеллык рус мәктәбендә укый. Мәдрәсәдә төрек, гарәп, фарсы телләрен, ә мәктәптә рус телен өйрәнә. Уральскида Тукай шигырьләр яза башлый, әдәби журналларда эшли. <

1907 елда Тукай Казанга килә. Монда ул биш елдан артык яши. Балалар һәм өлкәннәр өчен шигырьләр яза. Балалар Тукайның «Су анасы», «Шүрәле», «Кәҗә белән сарык» әкиятләрен, «Туган тел», «Бала белән күбәләк», «Кызыклы шәкерт», «Туган авып» шигырьләрен бик яратып укыйлар.

Авыр ятим балачак шагыйрьнең сәламәтлеген нык какшата: ул үпкә чире белән авырый. Шагыйрьнең хәле көннән-көн начарлана. Ул 1913 елның 2 (15) апрелендә Казанда үлә.

Г.Тукайның иҗатын татарлар гына түгел, ә бөтен дөньяда укыйлар, беләләр. Аның шигырьләре бик күп телләргә тәрҗемә ителгән. Татар халкы үзенең бөек улы белән горурлана. Казанда шагыйрьгә һәйкәл куелган. Туган авылы Кушлавычта, үскән авылы Кырлайда аның музейлары бар. Г.Тукай турында поэмалар, романнар, драмалар, симфонияләр язылган.

Тема буенча сораулар:

• Г.Тукай кайчан һәм кайда туган7

• Аның гаиләсе турында нәрсә беләсең?

• Ни өчен аны уллыкка бирәләр?

• Уральски шәһәренә ул ничә яшендә һәм ни өчен килә7

• Уральскида ул кайда укый? Нинди телләр өйрәнә?

• Г.Тукай кайчан шигырьләр яза башлый?

• Ул Казанга кайчан килә? Монда күпме яши?

• Г Тукай кайчан һәм нинди авырудан үлә?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 77 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кызлар шатлыгы| Тату йорт

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)