Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Билет №13. 1. Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.

Билет № 6 | Билет № 7 | Нче билет. | Билет № 9 | Батырлык | Билет №10 | Кызлар шатлыгы | Билет № 11 | Тату йорт | Билет №12 |


1. Юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлә.

Бүген безнең тормышыбызны транспорт чараларыннан башка күз алдына да китереп булмый. Юлдагы машиналар саны көннән-көн арта. Машиналар арту белән, юлдагы һәлакәт очраклары да ешая. Ә бит юл фаҗигаләрен булдырмау кешеләрнең үзләреннән тора. Машиналарны да кешеләр йөртә, пассажирлар да. җәяүлеләр дә - без үзебез. Юл йөрү кагыйдәләрен белү-белмәү, аларны үтәү-үтәмәү дә үзебездән тора.

Безнең илдә 1994 нче елдан халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кертелгән. Юлда йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә түгел,

җәяүлеләр дә яхшы белергә тиеш. Куркыныч хәлләргә күбрәк юл йөрү кагыйдәләрен белмәгән, аларны үтәмәгән кешеләр очрыйлар. Зур тизлек белән килгән машина алдыннан юл аркылы чыгу, светофор сигналларына игътибар итмәү, күп очракта күңелсез тәмамлана.

Ел саен республикада, юл һәлакәтенә очрап, уртача 800 кеше һәлак була, 6 меңнән артык кеше төрле тән җәрәхәтләре ала. Шуларның күбесе - балалар. Җәяүлеләр, машина килүен күрсәләр дә, юлны аркылы чыгарга ашыгалар, " өлгерәм," - дип уйлыйлар. Кайвакыт шоферлар машиналарын туктатып өлгерә алмый.

Шуңа күрә һәркем юл йөрү кагыйдәләрен белергә һәм үтәргә тиеш.

- Юл аша чыкканда, светофорга карарга кирәк.

- Кызыл ут янганда, юл аша чыгарга ярамый.

- Тротуарның уң ягыннан барырга кирәк.

- Урам аша зебрадан гына чыгарга кирәк.

- Тротуар булмаган урыннарда, сул яктан, каршы килүче транспортка карап барырга кирәк.

- Велосипедта йөргәндә тротуар кырыеннан барырга кирәк.

- Машина юлыннан йөрү, машина артына асылынып бару, транспорт юлында уеннар оештыру закон нигезеңдә тыела.

Бу гади кагыйдәләрне үтәү безнең сәламәтлегебезне генә түгел, тормышы-бызны да саклый.

Тема буенча сораулар;

• Транспорт чаралары кеше тормышында нинди урын алып тора?

Безнең илдә халыкара юл хәрәкәте кагыйдәләре кайчан кертелгән?

• Кагыйдәләр үтәлмәгән очракта, юлларда нинди хәлләр булырга мөмкин?

• Юлда йөрү кагыйдәләрен машина йөртүчеләр генә белергә тиешме?

• Ел саен республикада юл халәкәтенә очрап, күпме кеше һәлак була һәм тән җәрәхәтләре ала?

• Юлларда күбесенчә кемнәр зыян күрә?

• Син юл кагыйдәләрен үтисеңме?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Актәпи ник моңая?

Актәпине әнисеннән елатып аердылар. Ул, әнием янына кире кайтарыгыз, дип, шыңшый-шыңшый ялынды. Яңа хуҗалары салып биргән сөткә әйләнеп тә карамады. Аның сөтне савыттан эчәсе килми, әнисен имәсе килә иде. Юк шул, тыңламадылар аны. Алай гына да түгел, икенче көнне иртән бүлмәдә берүзен калдырып киттеләр. Бу инде Актәпигә бөтенләй ошамады. Көчек сузып-сузып елады. Елый торгач, тәмам хәле бетте, тавышы карлыкты Инде нишләргә? Шулвакыт стена буендагы идән ярыгыннан «чи-чи» дигән нечкә генә тавыш ишетелде Актәпи тынып калды, шул якка карап тора башлады «Чи-чи», —диде ярыкта кемдер. Аннары: «Син кем? Кайдан килдең?»— дип сорады. Актәпи тагын елап җибәрде. Ярыкта нәни генә тычкан баласы күренде. «Син монда үзең генәме? Мыеклы ерткыч юкмы яныңда?»— дип сорады ул. Юк, Актәпи янында берәү дә юк иде. Моның шулай икәненә ышангач, тычкан баласы, ялт кына идән өстенә чыгып, арткы тәпиләренә утырды.

«И, син бик бәләкәй икәнсең шул әле. Бәләкәйләр генә елак була. Менә мин, зур булгач, еламыйм. Исемем дә матур — Чи-чи», — диде.

Актәпи моңа бик гаҗәпләнде. «Син үзең бәләкәй, әнә ич нинди бәләкәй!»—диде ул аңа.

Чи-чи бәхәсләшеп тормады (зурлар һәрчак юл куя белә), тавышсыз- тынсыз гына бүлмәне әйләнеп чыкты. Актәпигә дип салган сөт савыты янына килде. Иреннәрен ялады. Ул тәртипле тычкан иде, бик ашыйсы килсә дә, сөткә тимәде. «Нигә сөтеңне эчмисең? Бик тәмледер ул?» — диде.

Актәпи, савыт янына килеп, сөткә телен тидерде. Әйе шул, сөт чынлап та тәмле иде. Ул Чи-чине дә бергәләп сөт эчәргә чакырды.

(Р.Хафизовадан)

3. Фигыльләрне һәм сорауларны кирәкле кушымчалар белән язып бетер.

после того, как отдохнул ял ит __________ Нишлә ______

в то время, когда отдыхает ял ит ___________ Нишлә_______

если отдыхает ял ит__ __________ Нишлә_______

если даже отдыхает ял ит __________ Нишлә________

пусть отдыхает ял ит_ __________ Нишлә _______

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 102 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Матур ялган| Билет № 14

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)