Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Билет №12

Билет № 4 | Нче билет. | Билет № 6 | Билет № 7 | Нче билет. | Билет № 9 | Батырлык | Билет №10 | Кызлар шатлыгы | Билет № 11 |


1. Ел фасыллары турында сөйлә.

Кешеләрнең тормышы, хезмәте табигать белән, табигатьтәге үзгәрешләр белән тыгыз бәйләнгән. Безнең якта ел фасылларында нинди үзгәрешләр була?

Яз җиткәч, көннәр озая, төннәр кыскара. Кояш көннән-көн ныграк җылыта, шуңа күрә кар эри, тамчы тама. Юлларда гөрләвекләр ага. Елгаларда боз кузгала, су арта, ташу башлана. Җылы яктан кошлар кайта. Иң элек каргалар, алардан соң тургайлар, сыерчыклар килә. Агачлар яфрак яра, беренче чәчәкләр шытып чыга. Бакчаларда эш башлана: җир казу, тырма белән тырмалау, орлыкларны әзерләү... Көннәр тагын да җылынгач, түтәлләр ясап, аларга орлык утырту вакыты җитә.

Татарстанда уртача климат. Җәйләр, гадәттә, кояшлы, җылы була. Ләкин соңгы елларда табигать үзгәрә: җәй я коры һәм эссе, я салкынча һәм яңгырлы була.

Бакчаларда эш җитәрлек: түтәлләргә су сибәргә, чүп утарга кирәк. Безнең якларда күбесенчә виктория, кара һәм кызыл карлыган, кура җиләге, чия үстерәләр. Яшелчәләрдән суган, сарымсак, кишер, бәрәңге, кыяр һәм помидор яхшы уңыш бирә. Кырларда икмәк - бодай, арыш, карабодай үсә. Коры, яңгырсыз елны уңыш начар була.

Җәйне көз алыштыра. Кошлар җылы якка китә. Көннәр кыскара, төннәр озая. Агач яфраклары төрле төсләргә керә. Җиләк-җимешләр, яшелчәләр өлгерә, аларны җыеп эшкәртергә кирәк. Кырларда, бак­чаларда уңышлар җыела.

Көз башында һава җәй көне кебек җылы була. Яңгырлар бик сирәк ява. Төннәрен суыта башлый. Иртән бөтен җир юеш була, чөнки чык төшә.

Көз уртасында яңгырлар ешрак ява башлый. Юлларда яңгыр сулары озак ята. Һава салкынча. Иртәләрен томан төшә.

Көз ахырында һава тагын да ныграк салкыная. Иртән җир өсте, бакча, болыннар ак төскә керә. Мондый күренешне кырау төште диләр.

Безнең якларда кыш, гадәттә, декабрьдә башлана. Ләкин соңгы елларда кыш соңарып килә: кыш башы карсыз һәм җылы була, яңгыр яву гадәти күренешкә әйләнә. Декабрьдә көн 7 сәгатькә кыскара.

Гыйнвар елның иң салкын ае булып санала. Бу аща көчле салкыннар да, бураннар да була. Елгалардакүлләрдә боз катламы да көннән-көн калыная. Салкыннан аяк астында кар шыгырдый. Төньяк җилләре һаваны көннән-көн суыта. Кайвакыт һава температурасы 30 градустан да түбәнрәк төшә. Мондый салкыннарны халык, гармунсыз биетә, ди.

Февраль һава торышы буенча гыйнвардан аз аерыла. Күз ачкысыз бураннар, гармунсыз биетүче көчле салкыннар - бу айда гадәти күренеш. Кайбер көннәрдә һава температурасы 35 градуска кадәр төшә. Февральдә кар көртләренең иң биек вакыты. Көндезләрен кояш бераз җылыта башлый. Ай буена көн озынлыгы ике сәгатькә арта.

Тема буенча сораулар:

• Татарстанда нинди климат?

. Язгы табигатьтә нинди үзгәрешләр була? Яз көне бакчаларда,

басуларда нишләргә кирәк?» Җәйге табигать нәрсәсе белән матур? Җәй көне нинди эшләр бар?

• Безнең якларда көз нинди? Нинди көзге эшләрне беләсең?

• Кышын табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

• Сиңа нинди ел фасылы күбрәк ошый һәм ни өчен?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 59 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Тату йорт| Матур ялган

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.01 сек.)