Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Матур ялган

Нче билет. | Билет № 6 | Билет № 7 | Нче билет. | Билет № 9 | Батырлык | Билет №10 | Кызлар шатлыгы | Билет № 11 | Тату йорт |


Читайте также:
  1. Арматура қосылыстарындағы фланецтерге түсетін күштерді есептеу
  2. Арматура для ленточного фундамента
  3. Арматуру классифицируют по четырем признакам.
  4. Аспекты конструирования изделий при литье на металлическую арматуру
  5. Ашариты и матуридиты
  6. БИЛЕТ. ДРАМАТУРГИЯ ЛОПЕ ДЕ ВЕГИ.
  7. Гематурия выраженная

Фәридәнең әбисе авырды. Берничә көн элек кенә тәмле-тәмле өчпочмаклар, пәрәмәчләр пешергән Зарифә әби бүген авырып ята. Күзләре шундый боек, тавышы да көчкә ишетелә. Фәридә әбисен шундый кызгана. Маңгаен тотып карый - бик кайнар әбисенең маңгае. Бүген әби янына табиб чакырдылар. Ак халатлы апа әбине бик озак карады, кан басымын үлчәде, йөрәген тыңлады. Аннан соң, кечкенә кәгазьләргә нәрсәдер язып, Фәридәнең әнисенә бирде

- Дару алырсыз, - диде.

Табибны озатырга әнисе белән Фәридә дә чыкты.

- Мин сезгә дөресен әйтәм инде, - диде табиб, - әбинең хәле начар. Фәридә бу сүзләрне бик куркып тыңлады һәм әбисенең бүлмәсенә йөгереп керде.

- Әбием, - диде ул тиз генә, - табиб синең турында...

Кыз шунда туктап калды. Ул әбисенең күзләрендә яшьләр күрде. Аның әбисе елый! Һәрвакыт көлеп, елмаеп йөргән, башкаларны да көлдергән әбисе елый...

- Я, кызым, нәрсә диде врач апаң минем турыда7

- Әбиең тиздән терелер, борчылмагыз. Берничә көннән тагын тәмле өчпочмаклар пешерер,- диде.

Бүлмәгә кергән әнисен күргәч, уңайсызланып китте кыз: ялганлый бит!

- Дөрес, кызым, - диде әнисе дә, - нәкъ шулай дип әйтте. Зарифа әби елмайды, йөзләре дә алсуланды.

- Алайса, озак авырмам инде, -диде ул, тынычланып.

Әби, чыннан да, тиз терелде, чөнки балалары аны яхшы дарулар белән генә түгел, тәмле сүзләре һәм ягымлы йөзләре белән дә дәваладылар. Фәридә уйланып йөрде-йөрде дә әнисенә:

- Әнием, теге вакытта мин әбиемә ялганладым бит. Син моны ишеттең, ялганым өчен ачуланмадың, - диде.

- Ялганың матур иде синең, кызым. Әгәр шунда дөресен әйтсәң, әбиеңнең хәле тагын да начарланыр иде. Ә синең яхшы сүзләреңне, матур теләгеңне ишетү аңа яхшы дару булды. Шуңа күрә тиз терелгәндер дә синең әбиең,- диде әнисе.

(Нәсимә Садыйктан)

3. Җөмләләрне язып бетер.

Уку елы тәмамланса,______________________________

Уку елы тәмамлангач,_____________________________

Уку елы тәмамланмыйча,__________________________

Уку елы тәмамланганчы,___________________________

Уку елы тәмамланса да,___________________________


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 74 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Билет №12| Билет №13

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)