Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Билет №18

Билет №10 | Кызлар шатлыгы | Билет № 11 | Тату йорт | Билет №12 | Матур ялган | Билет №13 | Билет № 14 | Билет № 15 | Билет №16 |


1. Табигатьне саклау турында сөйлә.

Үсемлекләр дә, хайваннар да, кешеләр дә табигатьтә яшиләр. Табигатьнең иң зур байлыклары - һава, су һәм урманнар. Тереклек яшәсен өчен суларга - һава, ашарга - азык, үсәргә - кояш җылысы кирәк. Болар барысы да табигатьтә бар.

Чиста һава - табигатьнең иң зур байлыкларының берсе. Кызганычка каршы, завод һәм фабрика торбаларыннан һавага зарарлы матдәләр, корым, төтен чыга. Алар һаваны пычрата. Мондый һаваны сулау кешеләрнең сәламәтлеге өчен зарарлы. Пычрак һава җәнлекләр һәм хайваннар өчен дә куркыныч. Завод һәм фабрикаларда зарарлы матдәләрне һавага чыгармый торган махсус фильтрлар куярга кирәк.

Чиста су да - иң зур байлыкларның берсе. Сусыз тормыш юк. Су үсемлекләргә дә, кошларга да, бөҗәкләргә дә, хайваннарга да, кешеләргә дә кирәк. Кызганычка каршы, завод һәм фабрика торбаларыннан елгаларга һәм күлләргә пычрак су агып төшә. Ул табигатькә зур зыян китерә. Завод һәм фабрикаларда су чистарта торган фильтрлар булырга тиеш.

Урманнар - планетабызның "үпкә"се. Алар моннан 30 миллион еллар элек барлыкка килгән. Безнең планетада агач һәм куакларның 30 меңнән артык төре бар. 1 гектар урман бер елга 18 миллион куб метр һаваны углекислый газдан чистарта, 64 тонна газ һәм тузанны йота, 1 миллион куб метр кислород бүлеп чыгара.

Ләкин хәзер Җирдә урманнарның мәйданы кими: дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга. Табигатьнең юкка чыгуына кешеләрнең дә «ярдәме» бик зур: урманнарда, паркларда, елга буенда, ял иткән урыннарда пыяла савыт-саба, полиэтилен пакетлар, консерва банкалары өелеп кала.

Урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерва банкасы- 90 ел, полиэтилин-200, пыяла кисәге 1000 ел таркалмый ята. Кеше үз кулы белән үзе яшәгән "яшел йор г"ын пычрата. Тәрбияле, әдәпле кеше урманда үзен ничек тотарга тиеш?

• Тәрбияле кеше, суын эчеп карар өчен, язын каеннарның кәүсәсен кисеп «елатмас».

• Агач ботакларын, куакларны сындырмас, урмандагы чәчәкләрне кочак-кочак өзмәс.

• Агулы яки таныш булмаган гөмбәләрне тибеп-таптап китәргә ярамый. Аларның бик күбесе - урманда яшәүче җәнлекләр өчен дару. •Ялгыш та, юри дә кырмыска ояларын туздыра күрмәгез!

• Урмандагы җәнлек һәм кошларны тотып өйгә алып кайтырга ярамый.

• Кирәкле-кирәксез учак ягарга ярамый. Корыган агачлар янында учак ягу куркыныч

• Урманда чүп-чар калдырырга ярамый.

Планетабыз табигатенә куркыныч янавын бөтен дөнья халыклары аңлыйлар. 1971 елда Канадада «Гринпис» («Яшел дөнья») исемле халыкара экологик оешма барлыкка килде. Шундый ук оешма Россиядә 1992 елда эшли башлый. Оешманың максаты - табигатьне саклау һәм яклау. «Гринпис», төрле акцияләр һәм митинглар үткәреп, экологик проблемаларга дәүләтләрнең һәм кешеләрнең игътибарын «тарта.

1995 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы чыгарылды. Бөтен җир шарында кебек, бездә дә тыюлыклар булдырыла һәм аның табигате күзәтү астына алына. Киселгән урманнар урынына яңалары утыртыла. Сирәк очрый торган үсемлекләрне җыю, хайваннарны аулау тыела.

 

Тема буенча сораулар:

• Табигатьнең иң зур байлыклары - нәрсәләр?

• Тереклек дөньясында су һәм һава нинди роль уйныйлар?

• Ни өчен урманнарны Җир планетасаның "үпкәсе" дип йөртәләр?

■ Бүгенге көндә су, һава, урманнар нинди хәлдә? Бу ситуациядә кешеләрнең роле нинди?

• Син табигатьтә үз-үзеңне тота беләсеңме? Нинди кагыйдәләр беләсең? -Дөньяда табигатьне саклау буенча нинди эшләр башкарыла?

2. Текстны сәнгатьле итеп укы һәм биремне үтә.

Бурыч

Фатирымнан ашыга-ашыга чыкканда, күрше ишеккә звонок биреп торучы бер карчыкны күрдем. Звонок төймәсе шактый биектә, ә әбинең буе тәбәнәк. Шуңа күрә ул, аяк очларына басып, өскә үрелә. Язгы пальто өстеннән бөркәнгән ак шәле җилкәсенә җыерылып төшкән. Йөзе борчулы, күз карашында ниндидер өметсезлек, аптырау сизелә иде.

Мин әбигә күршеләремнең бер атна элек ялга китүләрен әйттем. «Бик кирәк идемени соң алар?» - дим. Карчык баскан җирендә таптанып алды, авыр сулады. «Кирәк иде шул, бәбкәм, бик кирәк иде. Өченче тапкыр киләм инде. Мунчага барганда, акчам җитмәгәч, Хәбирәдән 2 сум акча алып торган идем. Шуны бирәсем бар иде»,— ди. «И, әби, шул 2 сумны бирәм дип кат-кат йөрмәсәң инде,— дим,— әллә ни зур акча түгел ич!»

Карчык миңа гаҗәпләнеп карап алды. Сүзләремне ошатмавы йөзенә чыкты. «Бирәчәкнең зурысы-кечесе юк аның, бала. Олы кешегә андый бирәчәк белән яшәү дөрес түгел. Карт кешенең хәлен бепеп булмый, үлеп китсәм, өстемдә кала ич! - диде. «Алайса, калдыр соң миңа 2 сумыңны. Күршеләр кайткач, кертеп бирермен»,— дим.

Әбинең йөзе балкып китте, ул, ашыгып, 2 сум акчаны миңа сузды. «И балам, игелекле кеше икәнсең, тагын ничек килермен дип борчылган идем. Рәхмәт, балам».

Әбинең өстеннән тау төштемени! Ул ашыга-ашыга ишектән чыгып китте...

(Роза Хафизова)

3. Тиешле сорауларны һәм сүзләрне күрсәт.

а) шарт фигыль Нишләгәч7 ___ аңлау

б) хәл фигыль ____ Нишләсә дә7 ___ аңлаучы

в)исем фигыль ______ Нишләүче? ____ аңлагач

г)кире шарт фигыль _____ Нишләсә? ____ аңласа да

д)сыйфат фигыль _____ Нишләү? ____ аңласа

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 77 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Билет № 17| Билет №19

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)