Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Кол Галинең “кыйссаи йосыф” әсәре һәм коръәндәге Йосыф сүрәсе

Читайте также:
  1. Бүлек. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсе
  2. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре

Борынгы әдәбиятның иң күренекле ядкаре итеп, Коръән китабын күрсәтергә мөмкин. Мәгълүм булганча, VII гасырның беренче яртысында Коръән төзелә. Анда, борынгы мифологик, фольклор материалла­ры белән берлектә, яhүдиләрнең hәм христианнарның изге китапларындагы аерым мәгълүматлар да чимал рәвешендә файдаланыла. Кешелек җәмгыятенең барлык сыйфатларын, үрнәкләрен үзендә туплаган әлеге изге Китап − матурлык үрнәге. Биредә адәмнәрне бары тик яхшылык рухында гына тәрбияләү күз алдында тотыла. Матурлык, беренче карашка, берьяклы тоелса да, үз эченә күп мәгънәләр туплаган.

Борынгы әдәбиятта дин фәлсәфәсе кешене матурлыкка өйрәткән, әхлаклы булырга чакырган. Күп кенә әдәби өсәрләр Коръәнгә нигезләнеп язылган. Шуңа мисал итеп, Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» әсәрен китерергә мөмкин. Ул Коръәннең 12 нче сүрәсе (Йосыф сүрәсе) итеп урнаштырылган.

Соңгы берничә дистә елда гына халыкка кире кайтарылган әсәр ул. Әлеге әсәрне үзәк өзгеч матур һәм эчтәлеккә туры килә торган көйләр белән укыганнар, яттан сөйләгәннәр. Халык җан азыгы булырдай җәүһәр белән генә шулай эш итә алгандыр.

Кол Гали поэмасының тарихта, гомумән, кешелек яшәешендә сәяси һәм әхлакый-эстетик әһәмияте гаять зур булган. Халкыбыз үзенең тарихи язмышындагы фаҗигале борылыш һәм сикәлтәләрдә әлеге әсәрдән рухи таяныч тапкан. Тарихның төрле борылышларында халыкның тынычлык һәм бәхет идеалына юлдаш булган.

Кол Гали үз әсәренең кыйммәтен яхшы аңлаган. «Кыйссалардан, хикмәтләрдән күреклесе, ялыкмыйча тыңлау өчен иң татлысы», − ди ул Йосыф сюжеты хакында керештә. Автор фикеренчә, бу кыйсса кешеләрнең күңелен йомшартыр, гөнаһларыннан арындырыр, матурлыкка өндәр. «Әмма, − ди Кол Гали, − бу әсәрне акыллы булган кешеләр генә бәяли алыр:

Гәүһәр − таш ул, ләкин һәр таш гәүһәр булмас,
Тикмә кеше гәүһәр кадерен аңлый алмас,
Бу нәзымның кадерен һич ахмак белмәс, −
Гакыллылар тыңлар, аңлар, белер имди».

Йосыф сюжеты фольклор hәм язма чыганаклар аша да, яhүди, христиан hәм мөселманнарның изге китаплары аркылы да бөтен дөньяга тарала, күп санлы әдәбият, сәнгать әсәрләре тууга этәргеч ясый.

Кол Гали, төрки әдипләрдән беренчеләрдән булып, Йосыф турындагы билгеле сюжетка мөрәҗәгать итә hәм оригиналь яңгырашлы, мөстәкыйль идея-эстетик кыйммәткә ия булган әсәр тудыра.

Һәр ике текст та Йосыфның төш күрүеннән башлана.

«Туар кояш, тулган ай һәм унбер йолдыз

Шул төшемдә сәҗдә кылды миңа төп-төз,

Бу төшемне шулай күрдем, һичбер шиксез,-

Йә, әткәем, шул төшемне юра имди.

Бу төшемнең мәгънәсен бир миңа ачып...

Йагъкуб шунда аның төшен юрап бирде,

Бу юравы бик бәхетле юрау иде:

«Өмет бардыр, хактан ярдәм иңәр,-диде,-

Сиңа хөрмәт һәм бөеклек күрнә имди.

Өмет бар ки, тәңре сиңа бирер мөлкәт,

Кодрәт белән насыйб итәр бик күп нигъмәт,

Барлык кардәшләрең кылыр сиңа хөрмәт,-

Унбере дә сиңа хезмәт итәр имди.

Пәйгамбәрлек-нәбилек син алачаксың,

Һәм мәмләкәт иясе син булачаксың,

Рәхәтләр һәм сөенечләр табачаксың,-

Бу төшеңдә бөек бәхет күрнә имди.

Төшне юрау, агаларының Йосыфны коега салуы, аннан са­тып җибәрүләре h. б. төп күренешләр hәм вакыйгалар әсәрдә Коръәндәге тәртиптә бара. Гомумән, изге китаптагы эчтәлек тулысы белән диярлек «Кыйссаи Йосыф»та гәүдәләнеш тап­кан. Кол Гали изге китапта атап кына кителгән урыннарны еш кына киңәйтә, җанландыра. Мәсәлән, Коръәндә туганнары Йосыфны юк кына бәягә сатып җибәрделәр диелә. «Кыйссаи Йосыф»та исә бу эчтәлек шактый тәфсилләп берничә биттә бирелә.

Әмма болгар-татар әдибенең әсәрендә Коръәндә булма­ган шактый гына эпизодлар да бар. Бүренең hәм дөянең; телгә килүе, «Йосыф коесының сыйфатлары», Малик Ибне Дәгыйр белән бәйләнешле вакыйгалар, 3өләйха тарихы, са­рай салдырулар, «Кәнган гарәбе кыйссасы», Йосыфның гаилә коруы, үзенә ничек вәзир сайлавы h. б. - әнә шун­дыйлардан. Коръәндәге сүрә Йосыфның атасы белән очрашу күренешен тасвирлау белән төгәлләнә. Кол Гали әсәрендә исә төп каhарманнарның ахыргы гомерләрен сурәтләү дә бар.

 

 


Дата добавления: 2015-10-13; просмотров: 3659 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре| Йомгаклау

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)