Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бүлек. Кол Галинең “кыйссаи йосыф” әсәре һәм коръәндәге Йосыф сүрәсе

Читайте также:
  1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре
  2. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсе

ЭЧТӘЛЕК

Кереш...........................................................................................................................3

1 бүлек. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсе............................................................................................................................5

1.1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре..............................................5

1.2. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсе..........................................................................................................................11

Йомгаклау..................................................................................................................14 Библиография...........................................................................................................16


Кереш

1983 нче елда Идел буендагы төрки телле халыкларның урта гасырларда яшәгән шагыйре, болгар-татар язма поэзиясенә нигез салучы Кол Галинең тууына 800 ел тулу билгеләп үтелде. Шагыйрь - мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасының авторы. Бу поэманың кулъязмалары нөсхәләре Ленинградта, Казанда, Берлинда, Дрезденда һәм Закавказьеның гыйльми үзәкләрендә саклана.

Шагыйрьнең тормышы хакында өзек-өзек кенә мәгълүматлар сакланып калган.

Аның исеме Кол Гали була. Ул Болгарда, Хәрәземдә белем ала, мөселман Көн­чыгышының мәдәни үзәкләренә сәяхәтләр кыла.

Шагыйрьнең бер әсәре - Урта гасырлар Идел буеның иң күренекле иҗат җи­меше булган «Кыйссаи Йосыф» поэмасы - тулысынча сакланып калган һәм ул татар халкының күңелендә, йөрәгендә иң мактаулы урын алган. Археография тикшеренүләр күрсәткәнчә, Идел буеның һәм Урал алдының татарлар яшәгән һәм хәзер дә яши торган җирләрендә «Кыйссаи Йосыф» поэмасының басма яисә кулъязма нөсхәләре сакланмаган бер генә йорт та булмаган диярлек. Соңгы 25 ел дәвамында, Идел буен­да һәм Урал ягы төбәкләрендә үткәрелгән гыйльми экспедицияләр нәтиҗәсендә, поэманың 100 га якын яңа күчермәләре табылган; алар ХҮIII-ХIХ гасырларда элеккерәк язылган үрнәкләрдән күчереп алынганнар.

Татарлар арасында бу әсәр басма рәвештә дә киң таралган: 1839 нчы елдан башлап ул тулы килеш 70 мәртәбәдән күбрәк басылган.

Гомәр ага Бәшировның «Әдәбиятыбызның бабасы» исемле мәкаләсендә мондый юллар бар: «Мин китабның әһәмиятен аңларлык яшькә җиткәндә, халык арасында төрле исемдә байтак кына әсәрләр укыла иде. Ләкин шулардан мин халыкның рухи хәзинәсен «Йосыф китабы» кадәр баеткан, күңеленә шулкадәр көчле тәэсир иткән башка бер китапны белмим. Мин малай чакта безнең авылда «Кыйссаи Йосыф» әсәре иң затлы, иң кыйммәтле китаплардан санала, иң кадерле истәлек сыйфатында бүләк итеп бирәләр, - иде дип яза.

Кол Галинең иҗаты бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Төрки – татар әдәбиятының иң күләмле әсәрләренең берсе “Кыйссаи Йосыф” поэмасы үзенең эчтәлеге, проблематикасы, образлар бирелеше белән халык күңеленә якын булып тора.

Реферат эшен башкаруда үз алдыбызга Кол Галинең иң күренекле иҗат җимеше булган “Кыйссаи Йосыф” әсәрен өйрәнүне, “Кыйссаи Йосыф” әсәре белән Коръәндәге Йосыф сүрәсен тикшерүне максат итеп алдык.

Шуннан чыгып, түбәндәге бурычларны куйдык:

1. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәрен анализлау.

2. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсен чагыштыру.

Тикшерү объекты итеп Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” поэмасын, “Коръән” китабын, автор иҗатына багышланган материалларны алдык.

Төп чыганаклар итеп поэманы, Коръәнне, Н.Каштанның “Кыйссаи Йосыфка сәяхәт” китабын алдык.

Реферат эшебез кереш өлешеннән, бер бүлек, йомгак һәм библиографиядән тора.

 

бүлек. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсе


Дата добавления: 2015-10-13; просмотров: 329 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Пояснение и рекомендации по составлению титульного листа| Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)