Читайте также: |
|
Урта гасыр авторлары турында белешмәләр сакланмаган, булганнары бик аз. “Кыйссаи Йосыф” авторы хакында да поэмасында китерелгән аерым фактларга һәм халык телендә сакланган риваятьләргә таянып, билгеле бер картинаны күз алдына китерергә мөмкин.
Кол Галинең атасы Мирхаҗи Галибәкнең улы булып, Кышан шәһәрендә 30 ел тора һәм аннан Зәй тамагына күчеп бара һәм Бараҗ хан “каршында” имамлык вазифасын үти һәм шунда үлә.
Бу аның чыннан да үз чорының укымышлы, белемле кеше булганлыгын раслау өчен тагын бер дәлил булып тора.
Кол Гали Ибне Хаҗибнең остазы булгач, ул аңардан олы булырга тиеш, ягъни 1174 еллардан алда Кышанда яки Бараҗ ханның резеденциясе булган башка бер шәһәрендә туган һәм башлангыч белемен шул тирәләрдә алган була. Соңыннан ул Харизм шәһәренең берсенә барып, анда укып, 1176 елларда үзенең белемен тәмамлап, шундагы мәдәрәсәгә укытырга калган. Кол Гали Харизмда 45 ел мөдәррис була (1176-1220). Харизмны яулап алган вакытларда ул Өргәнечкә качкан. Ә 1221 елларда яулап алучылар Өргәнеч шәһәренә килгән вакытында Кол Гали, кыргыз далалары аша үтеп, Зәй тамагына, әтисенең йортына кайта һәм үлә.
Шагыйрьнең бер әсәре – Урта гасырлар Идел буеның иң күренекле иҗат җимеше булган “Кыйссаи Йосыф” поэмасы – тулысынча сакланып калган һәм ул татар халкының күңелендә, йөрәгендә иң мактаулы урын алган.
Әсәрнең сюжетына Коръәннең 12 нче сурәсендә китерелгән хикәя – Йагкуб пәйгамбәр хәлләре һәм аның угылы Йосыфның үз туганнарының көнчелеге аркасында җәфалар чигүе – нигез итеп алынган.
“Кыйссаи Йосыф” поэмасының халыкта гаҗәп киң таралуын аның төрки телләрдә төрле вариантлары барлыкка килүе раслый. Кол Гали поэмасы, үзенең чагыштырмача архаиклыгына карамастан, татарлар арасында иң популяр һәм теле, поэтик агышы ягыннан аңлаешлы, халыкның милли рухына якын әсәр булып кала бирә.
Поэманың үзәгендә ил белән идарә итүче хөкемдар һәм халык иминлеге проблемасы тора. Автор әсәрнең төп герое Йосыф образы аша хөкемдар кешенең нинди сыйфатларга ия булырга тиешлеген күрсәтергә тырыша. Ул чор җәмгыятьтәге гаделлек барыннан да элек хөкемдарга бәйле булганлыктан, ул, шагырь фикеренчә, иң башта рухи яктан күркәм сыйфатка, шулай ук зур акылга, алдан күрә алу сәләтенә, баһадирларча көчкә һәм үз халкына карата тугърылык хисенә ия булырга тиеш. Кол Галинең телендә Йосыфка карата тугърылыклы, хыянәтсез дигән мәгънәдәге “сыйтдыйк” сүзе юкка гына бик еш кулланылмый. Әсәрдә Йосыф чыннан да бик тугърылыклы итеп тасвирлана: ул тәңре алдында да, карт атасына мөнәсәбәттә дә, үзенең җәмгыять каршындагы бурычына, ниһаять, Зөләйхага карата да ахырынача тугъры булып кала.
Аның җәмгыять каршындагы тугърылыгы Мисырда зур кытлык хөкем сөргән вакытта ил халык турында кайгыртучанлыгы аша гәүдәләнә. Атасына тугъры калуы исә Йосыфны озак еллар буе михнәт чигәргә рәхәтлекләрдән баш тартырга мәҗбүр итә. Чөнки, аның инануынча, бары тик Йосыфның чыдам һәм түземлелеге генә әтисенең газапларын җиңеләйтә ала икән. Әтисен һаман истә тотып яшәү аны түбәнлекләрдән, гөнаһлардан саклап кала.
Үзен кол итеп сатып алган Мисыр патшасына да ул тугърылык саклый, шуңа күрә дә Йосыф гүзәл Зөләйханың аздыргыч тәкъдимнәрен кире кага. Инде Зөләйханың никяхлы ире булгач, Йосыф гомеренең ахырынача аңа тугъры кала, Шәрекъ хөкемдарларына хас булганча җарияләр тотмый, Зөләйха үлгәннән соң да яңадан өйләнми, бәлки, тол килеш кала биреп, балаларын тәрбияләү белән шөгыльләнә.
Кол Гали, шулай итеп, кешенең дөньяви мәхәббәткә хаклы булуын раслый. Әмма, ди ул, чын бәхеткә кеше бары пакъ вөҗдан, намус белән генә ирешә ала. Тик, Зөләйханың бер кат ялгышканы шикелле, хыянәт юлына басарга яратмый. Аталар белән балалар мөнәсәбәте – поэманың үзәгендә торган төп мәсьәләләрнең берсе. Әмма Кол Гали поэмасында ата – аналар белән балалар арасындагы мәхәббәт һәм ата кешенең бәхеткә хокукы мәсьәләсе социаль яктан калкытып куела, чын – чыннан кешелекле рәвештә хәл кылына. Сюҗет агышы буенча Йагъкупның иң сөекле улы урлана һәм коллыкка сатыла. Ләкин Йагъкупка мондый кайгы очраклы гына килми: бу җәза аңа Йосыфны имезүче хатынның нарасый улын коллыкка сатып җибәргәнлеге өчен илаһи каргыш сыйфатында бирелә.
Ата газабын автор бик кешелекле рәвештә ача. Кайчакларын хәтта Йагъкуп берүзе генә газапланмый, бәлки, аның белән бергә әйләнә - тирәсендәгеләр дә газап чигә. Бу юнәлештә поэмадагы көчеген югалткан ана бүренең кайгысын тасвирлау да гаять гыйбрәтле. Мөгаен, менә шушы дулкынландыргыч хәлләр һәм аларның бик кешелекле төстә яктыртылуы “Кыйссаи Йосыф” ны татар укучыларының иң яраткан әсәрләренең берсенә әверелдергәндер. Шуңа күрә халык еш кына очракларда әсәргә автор тарафыннан куелган “Кыйссаи Йосыф” исемен үзгәртеп, аны “Йосыф китабы“ яки “Йакуп һәм Йосыф китабы” дип атаган. Шулай ук әсәрнең аерым бүлекләрен яттан сөйләгәннәр, аның өзекләрен кич утырган вакытларда көйләгәннәр; мәдрәсәләрдә исә бу китапны уку әсбабы итеп тә файдаланганнар.
Дәртле Зөләйха белән тугърылыклы Йосыф образлары Казан татарларының җыр репертуарларында киң урын алган – алар хакында аерым дүртъюллыклар да, сюжетлы җырлар да иҗат ителгән.
Кол Гали әсәрендәге Зөләйха үз сөйгәне Йосыфның чәчен унике толымга бүлеп үрә. Ә мондый күренеш – ирләрнең толым йөртүләре – төркиләрдә ислам дине кабул ителгәнче таралган сыйфат иде. Борынгы төркиләр кеше үлгәннән соң аның җаны кош булып очып китә дип ышанганнар. Аларның мондый инанулары борынгы чор төрки таш сыннарында да чагылыш тапкан: мәрхүмнең кыяфәте күкрәгенә кош утырган килеш сүрәтләнгән.
Фәндә халык китабы дигән төшенчә яши. “Йосыф китабы” гасырлар дәвамында халкыбызга әнә шундый игелекле хезмәт күрсәткән.
Үзенең күп яклары: каһарманнар яктыртылышы; сюжет корылыш, композициясе һәм халыкта яшәеше белән дастан фольклор эпосына якын торган. Мәсәлән, сюжетның нигез сызыкларыннан берсен тәшкил иткән Йосыф – Зөләйха мөнәсәбәтенең бирелешен алыйк. Патша кызы Зөләйха гүзәл Йосыфка, төштә күреп, гашыйк була. Халык дастаннарына хас сюжет төенләнеше бу. Яки Йосыфның Мисыр патшасы төшен юрауга ук патша булып күтәрелүен алыйк. Монысы тылсымлы әкиятләрдә читен мәсьәлә чишеп, патша булу мотивына корылган. Кол Гали Көнчыгышта киң эшкәртелгән сюжетка бу элементны үзе керткән. Йосыфның зинданнан чыкканда үзенең язмыштан бүтән иптәшләрен дә азат кылуны таләп итүе фольклор эпосындагы каһарманның асыл егетләрчә гамәлен хәтерләтә.
Шагыйрь, дөньяның иң зур байлыгы – ул кеше, дигән фикерне алга сөрә. Моны ул үзенең тышкы матурлыгы белән дә, әхлакый сафлыгы һәм рухани бөтенлеге белән дә камил шәхес булган Йосыф мисалында раслый. Мәсәлән, каһарманны коллыкка сату вакытында үлчәмнең бер ягына Мисыр патшасы хәзинәсендә булган барлык алтын – көмеш һәм асыл ташлар куела, икенче якка исә Йосыфны утырталар. Әмма хөкемдарның маллары аның авырлыгы кадәр тартмый. Шуннан шагыйрь гомумкешелек һәм шигърият өчен әһәмиятле нәтиҗә ясый.
Һич берәү дә аны сатып алалмады,
Бәһасенә кем дә якын килалмады,
Мисыр малы аңа бәһа булалмады
Галәм малы аңа бәһа булмас инде.
Әйбергә, милеккә табыну гавам арасында куркыныч төстә көчәеп киткән һәм җәмгыять тарафыннан кешегә игътибар янә үзәк урынга куелган. Безнең дәвердә бу аеруча мөһим яңгырый.
Әсәрдәге гаять бәрәкәтле һәм сәнгатьчә ышандыру көченә ия гуманистик идеяләрдән кеше бәхетенең төп шарты - әхлакый сафлык, тугрылык, дигән фикер дә безнең җәмгыять алга сөргән идеалларга бик якын. Йосыф һәм Зөләйха мисалында шагыйрь мәхәббәткә һәм гаилә бәхетенә юлның кеше хакын таптау аша түгел, бары намус һәм сафлык аша үтүен раслый. Егет һәм хатын – кыз каһарманның газаплы аңлашулары вакытында Йосыфның ныклыгы моңа ярдәм итә.
Дастандагы тынычлык пафосы, сугышсыз, тыныч тормышны данлау дәүләтебезнең бүгенге эчке һәм тышкы сәясәтенә гаять аваздаш яңгырый.
Поэмада ата белән угылның кайнар мәхәббәте, туганнар ызгышын гаепләү, каһарманның саф, бөтен холкы, Зөләйханың гомер буена бер мәхәббәткә тугры булып калуы, көчле характеры, сабырлыгы һәм шулар нәтиҗәсендә һәр өч каһарманның бәхеткә ирешүе халыкны гасырлар дәвамында әхлакый тәрбияләп аның якты өметенә юлдаш булып килгән. Язмышның барлык олы сынауларында, азатлык өчен һәм ватанны саклап көрәшкән яуларда татар халкының батыр улларына Йосыф – Йагъкуб тугрылыгы таяныч булган.
Кол Гали халык авыз иҗатын һәм дин фәлсәфәләрен әсәрнең төп эчтәлеге итә. Әсәр башында һәм азагында шагыйрь үзенең карашларын, кичереш һәм теләкләрен бәян итә. Язарга керешү алдыннан ул, гадәт буенча, илаһияткә мөрәҗәгать итә, үзенә илһам ялкыны һәм көч – куәт бирүне үтенә. Кыйссаның кереш өлеше ике өлештән тора: беренчесендә Аллага һәм пәйгамбәрләргә мактау, олылау сүзләре әйтелә. Икенчесендә автор үзен “зәгыйфь кол” дип, ягъни Алла колы дип атый һәм Алладан көч һәм илһам сорый.
Мин зәгыйфьне хикмәт таба син юнәлдер,
Киңәш – хикмәт сөйләмәгә илһамландыр.
Күкрәгемдә ярдәм итү шәмен яндыр,-
Куәт бир син хикмәт юлыннан барырга
Гакыллы колларның күңелен баетырга.
Шагыйрь дөньяны яманнарга һәм яхшыларга бүлә. Халык иҗаты әсәрләрендәге кебек яхшыларга яхшылык белән, яманнарга яманлык белән шунда ук җавап та бирә. Бу эшләрне ул Алла ярдәме белән башкара. Ләкин җәза да, бүләк тә максатка ирешү чарасы гына. Максат исә - яман кешеләрне яхшыга әйләндерү. Хаталары турында уйланырга вакыт биреп, яман гадәтләрен аңларга мәҗбүр итү. Кол Гали яман кешеләрнең аңлы рәвештә төзәлүенә зур әһәмият бирә: вакыйга саен гафу үтендерә, ә Йосыфка үзенең кемлеген агалары тәүбә итү дәрәҗәсенә җиткәнче әйттерми.
Кол Гали хакыйкатьне, Коръәндәгечә Алланың үзендә күрә, сабырлыкны кешенең күркәм сыйфаты итеп бәяли. Йосыф мәсәлән уңышка башлыча үзенең сабырлыгы белән ирешә, Зөләйханың яманлыгына сабырсызлыгы сәбәп була. Шулай итеп, дин фәлсәфәсе кагыйдәләрен хакыйкать дәрәҗәсенә менгерүе белән Кол Гали татар әдәбияты эчтәлегенә әхлак кануннарын кертә, шуның белән татар әдәбияты үсешенең үзәк юлын билгели.
Дата добавления: 2015-10-13; просмотров: 2809 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Бүлек. Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсе | | | Кол Галинең “Кыйссаи Йосыф” әсәре һәм Коръәндәге Йосыф сүрәсе |