Читайте также: |
|
1. Йә син. Мәгънәсен Аллаһ белүче.
2. Хикмәт иясе булган Коръән белән ант итеп әйтәм.
3. Дөреслектә, әй син Мөхәммәд галәйһиссәләм, әлбәттә, дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчеләрдән.
4. Туры һәм хак юл үзерендә син.
5. Ул хикмәт иясе булган Коръәннән һәр эштә өстен булган рәхмәт иясе булган Аллаһының иңдерелмешен максат кылам.
6. Ул Коръәнне иңдерелде, шундый кавемне куркыту өчен, аталары куркытылмыш булмады ул кавемнең. Ул кавем иманнан гафилләрдер.
7. Һичшиксез җәһәннәмне адәмнәр һәм җеннәр белән тутырырбыз, дигән сүзебез ул кавемнең күбрәгенә хак булды.
8. Ул кавемнең күбрәге иман китермәсләр. Аллаһы Тәгалә бу кавемне охшатып әйтә, дөреслектә, Без куркыту файда бирмәгән кавемнең муеннарында богаулар кылдык. ул богаулар иякләренә кадәр. Ул кавем башларын күтәрүчеләр һәм күзләрен йомучылар.
9. Дәхи Без ул кавемнең алларыннан пәрдә кылдык, дәхи артларыннан пәрдә кылдык. Ул кавемнең күзләрен капладык, алар күрмәсләр, ягъни гүя ки, Мәккә кәферләре тәрәзәсез җир астында булган зинданга ябылган, алдын һәм артын күрми торган адәмнәр кебек, аятьләрдә һәм дәлилләрдә фикер кылудан тыелмышлар. Дәхи Мәккә кәферләренә бәрабәрдер.
10. Кирәк куркыт син аларны яки куркытма син аларны – иман китермәсләр.
11. Куркытырсың син Коръәнгә уйлау һәм гамәл кылу белән ияргән адәмне. Дәхи газаптан рәхмәт кылучы Аллаһыдан куркучы адәмне. Андый күркәм сыйфатлы адәмгә ярлыкау һәм олуг әҗер – җәннәт белән сөенеч бир.
12. Дөреслектә, Без үлгән адәмнәрне каберләреннән кубару белән, яки наданлык сәбәпле «үлгән» адәмнәрне һидәят һәм гыйлем белән тергезербез. Дәхи үзләренең элек кылган изге гамәлләрен, дәхи явыз гамәлләрен, һәм дә үзләреннән соң калган изге әсәрләрне (өйрәтеп калдырган гыйлем һәм тәрбияле бала, вакыф итеп калдырган мәктәп һәм мәдрәсә, һәм мәчетләр, һәм маллар кебек) һәм явыз әсәрләрен (батыл эшне фаш кылып калдыру һәм тәрбиясез балалар калдыру кебек) – һәммәсен язарбыз. Һәм Без һәрбер нәрсәне Ләүхелмәхфуздә сакладык.
13. әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, Мәккә мөшрикләренә әнтәкыя шәһәре ияләрен мисал кыл. Шул вакытта ул әнтәкыя карьясенең ияләренә Гайсә галәйһиссәләмнең илчеләре килүе, ягъни Яхъя һәм Юныс исемендәге илчеләре.
14. Шул вакытта Без әнтәкыя әһеленә ике илчене җибәрдек. әнтәкыя халкы бу ике илчене ялганга тоттылар. Без бу ике илчене өченчесе белән – Шәмгун белән куәтләдек. Бу өч илче әйттеләр: «Без сезгә, әнтәкыя халкына дин өйрәтер өчен җибәрелмеш илчеләрбез». әнтәкыя халкы сыннарга табынучы халык булган. Гайсә галәйһиссәләм башта әнтәкыя халкына ике илче җибәргән, бу илчеләр әнтәкыя шәһәренә якынлашкач, куй көтеп йөри торган Хәбиб ән-Нәҗҗар исемле адәмне күргәннәр. Хәбиб ән-Нәҗҗар бу илчеләрдән хәлләрен сорашкан, болар үзләренең нинди хезмәт белән йөрүләреннән хәбәр биргәннәр. Хәбиб ән-Нәҗҗар: «Сезнең илче булып килүегезгә дәлилегез бармы, халыкны ничек ышандырырсыз?» – дигән. Болар: «Без авыруларны сәламәтләндерәбез, анадан күзсез туганнарны һәм ала тәнлеләрне сәламәтләндерәбез», – дигәннәр. Хәбиб ән-Нәҗҗарның бер авыру баласы бар икән, шуны боларга күрсәткән. Болар куллары белән сыйпаганнар, бала шул хәлдә сәламәтләнгән. Хәбиб ән-Нәҗҗар иман китергән, һәм бу хәбәр халык арасында фаш булган, һәм күп авырулар болардан файдаланганнар һәм боларның хәбәре падишаһка да ишетелгән. Падишаһ боларны чакыртып сораган: «Безнең илаһларыбыздан башка икенче бер илаһ бармы?». Болар әйткәннәр: «Бел! Сине һәм синең «илаһ»ларыңны бар кылган бер Аллаһ бар», - дигәннәр. Падишаһ: «Сезнең хакыгызда фикер кылып карыйм әле», – дип, боларны зинданга япкан. Соңрак Гайсә галәйһиссәләм Шәмгунне җибәргән. Шәмгун үзен танытмыйча гына әнтәкыя шәһәрендә йөргән. әнтәкыя халкы белән күп аралашкан, тәмам дуслашканнар һәм шәһәргә мондый яхшы адәмнең килүен падишаһка да хәбәр биргәннәр. Падишаһ белән дә тәмам ияләшеп дуслык хасил иткән. Шәмгун тәмам өлфәтләнеп җиткәч, падишаһка әйткән: «Мин ишетәмен, син ике адәмне зинданга япкансың икән, аларны ни сәбәпле яптың, һәм әйткән сүзләрен ишеттеңме, һәм дәгъва кылган эшләрен белдеңме?» Падишаһ: «Юк!ә, – дигән һәм бу ике ирне зинданнан чыгарган. Шуннан соң, Шәмгун белмәгән булып, бу ике ирдән сораша башлаган: «Сезне монда дин өйрәтер өчен кем җибәрде?» Болар: «Һәрбер нәрсәне яратып та, тиңе булмаган Аллаһ җибәрде», – дигәннәр. Шәмгун: «Ул Аллаһыны безгә кыскалык белән генә сыйфатлап күрсәтегез», – дигән. Болар әйткәннәр: «Ул Аллаһының сыйфаты шул – теләгән нәрсәне кылыр, һәм теләгән нәрсәсе белән хөкем кылыр». Шәмгун әйткән: «Дин өйрәтер өчен Аллаһ тарафыннан илче булып җибәрелүегезгә дәлилегез бармы?» Болар әйткәннәр: «Бар, падишаһ нәрсә тели, шуны кылабыз», – дигәннәр. Падишаһ бөтенләй ике күзе дә булмаган бер ир баланы китерткән. Болар Аллаһыга дога кылганнар, Шәмгун эченнән «әмин» дип торган. Шуннан соң күз урыны ярылган, болар ике түгәрәк нәрсә алып күз кабакларының эченә куйганнар. Баланың күзе сәламәтләнгән. Шәмгун падишаһка әйткән: «Син илаһларыңнан сора, болар кылган эшне кылсалар үзеңә дә, илаһыңа да хөрмәт, дәрәҗә булыр», – дигән. Падишаһ әйткән: «әй Шәмгун, синнән яшерен сер юк, инде безнең илаһларыбыз ишетмиләр дә, күрмиләр дә, зарар да, файда да итә алмыйлар», – дип. Моның соңында Шәмгун әйткән: «әгәр илаһыгыз үлгән адәмне терелтсә, иман китерәбез!», – дип. Хәзер инде бер көн элек үлгән баланы китергәннәр. Болар Аллаһыга дога кылганнар, Шәмгун «әмин» дип торган. Бала терелгән һәм әйткән: «Мине үлгәч тәмугның җиде куышына керттеләр, мин сезне хәзерге игътикадыгыздан куркытамын, бу егетләргә иман китерегез», – дип. Бу баланың сүзе падишаһка әсәр иткәнен белгәч, Шәмгун падишаһка нәсыйхәт кылырга кереште. Падишаһ белән бергә иман китермәгән күп җәмәгатьне Аллаһы Тәгалә Җәбраил галәйһиссәләм тавышы белән һәлак итте.
15. Бу илчеләргә әнтәкыя халкы әйтте: «Сез түгел, мәгәр безнең кебек адәмсез, дәхи рәхмәт кылучы Аллаһ сезгә вәхидән һәм илчелектән һичнәрсә әйтмәде, сез түгел, мәгәр илчелек дәгъвасында ялганчылар», – дип.
16. Гайсә галәйһиссәләмнең илчеләре әйттеләр: «Раббым белә, дөреслектә, без сезгә дин өйрәтер өчен җибәрелгән илчеләр.
17. Һәм безгә вәҗеп түгел, мәгәр илчелегебезне ачык ирештерү генә вәҗеп».
18. әнтәкый халкы әйтте: «Без сездән шомланабыз, әгәр сез бу дингә өндәүдән тыелмасагыз, әлбәттә, без сезне таш белән атарбыз, дәхи безнең тарафтан сезне рәнҗетүче газап тотар».
19. Гайсә галәйһиссәләмнең илчеләре әйттеләр: «Шомлануыгызның сәбәбе – бозык игътикадларыгыз һәм явыз гамәлләрегез үзегез белән бергә. әгәр безнең сүзләребез белән вәгазьләнгән булсагыз шомланыр идегезме? Сез исраф кылучы, гөнаһта чиктән узучы кавемсез».
20. Дәхи әнтәкыя шәһәренең ерак җиреннән ашыкканы хәлдә бер ир килде, ягъни Хәбиб ән-Нәҗҗар. Бу ир әйтте: «әй кавемем, дин өйрәтер өчен килгән илчеләргә иярегез.
21. Дин өйрәтү бәрабәренә әҗер сорамый торган адәмнәргә иярегез, дәхи ул илчеләр хаклыкка күнелмешләрдер».
22. Дәхи Хәбиб ән-Нәҗҗар әйтте: «Миңа ни булды, үземне яраткан Аллаһыга гыйбадәт кылмаска, дәхи Ул Аллаһыга сез дә кайтарылмыш булырсыз. әллә мин Аллаһыдан башка илаһлар тотармынмы? әлбәттә, тотмыйм.
23. әгәр Аллаһ миңа зарар китерүне теләсә, ул илаһларның шәфәгатьләре файда бирмәс. Дәхи ул илаһлар ярдәм бирү белән мине Аллаһының теләгән зарарыннан коткармаслар.
24. Дөреслектә, мин бу вакытта (Аллаһыдан башканы илаһ тоткан вакытта), әлбәттә, ачык булган азгынлыктамын.
25. Дөреслектә, мин сезне яраткан Раббыгызга иман китердем, минем иманымны ишетегез», яки бу сүзне илчеләргә әйткән булыр.
26. Хәбиб ән-Нәҗҗарны кавеме үтергәннән соң Хәбиб ән-Нәҗҗарга сөенеч биреп «Оҗмахка керсен!», дип әйтелде. Хәбиб ән-Нәҗҗар әйтте: «әгәр дә минем кавемем белсәләр иде, Раббымның ни нәрсә сәбәпле мине яратканын,
27. дәхи ни нәрсә сәбәпле мине хөрмәтләнмеш адәмнәрдән кылуын».
28. Һәм Хәбиб ән-Нәҗҗарны һәлак кылганнары соңында Без кавеменә күктән гаскәр иңдермәдек, дәхи Без иңдерүче дә булмадык, ягъни күктән гаскәр иңдерү хикмәтебезгә караганда дөрес тә булмады.
29. Хәбиб ән-Нәҗҗар кавеменең җәзасы булмады, мәгәр бер кычкыру булды, Җәбраилнең кычкыруы вакытында ук, Хәбиб ән-Нәҗҗар кавеме сүнгән ут кебек үлүчеләр булдылар.
30. әй коллар үзәренә булган хәсрәт, яки Аллаһыдан бәндәләргә хәсрәт мәгънәсендә. Коллар үзәренә дин өйрәтүче илчеләр (пәйгамбәр) килмәс, мәгәр килде исә ул илчене (пәйгамбәрне) хурлар булдылар. әлбәттә, дөнья һәм Ахирәтнең сәгадәтләренә ирешүгә сәбәп булган нәсыйхәтләр белән нәсыйхәт кылучы пәйгамбәрләрне хурлаучылар, әлбәттә, хәсрәттә булырга лаеклылар.
31. әллә Мәккә кәферләре белмәделәрме, Без алардан элек заман әһелләреннән күпмесен һәлак иттек? Дөреслектә, һәлак булучылар ялганга тотучыларга кайтмаслар, ягъни кайтмауларын белмәделәрме?
32. Дөреслектә, халыкларның һәрберсе җыелмыш булырлар һәм Безнең хозурыбызда җәза өчен Кыямәт көнендә хәзер кылынмыш булырлар.
33. Дәхи адәмнәр өчен каберләрдән кубарылуның барлыгына үлгән җир дәлилдер. Без үлгән җирне тергездек. Дәхи үлгән җирдән орлыклар чыгардык, ул орлыктан ашарлар.
34. Дәхи Без җирдә хөрмә агачларыннан бакчалар яраттык. Дәхи Без җирдә чишмәләр ярып чыгардык.
35. Бу зекер кылынган агачларның җимешеннән ашасыннар өчен. Дәхи куллары ясаган нәрсәләрдән ашасыннар өчен, яки ул җимешне куллары ясамады мәгънәсендә, ягъни ул җимешләр бер Аллаһының яратуы белән, бәндәләрнең фигыле белән түгел мәгънәсендә. әллә бу нигъмәтләргә шөкер кылмаслармы?
36. Төрле сыйныфларның һәммәсен яраткан Аллаһ кимчелекле сыйфатлардан ерак булды. Җир үстергән нәрсәләрдән, ягъни үсүенә җир сәбәп булган нәрсәләрдән, дәхи бәндәләрнең үзләреннән төрле сыйныфлар (ирләр һәм хатыннар) яратты. Дәхи бәндәләрнең белми торган нәрсәләреннән төрле сыйныфлар яратты. Дәхи бәндәләр өчен Безнең олуг кодрәтебезгә галәмәттер.
37. Ул кичтән көндезне суырырбыз, шул вакытта адәмнәр караңгылыкка керер.
38. Дәхи кояш күкнең уртасында гомеренең ахырына ирешә торган тәгаен кылган чиккә кадәр йөрер, үзенең карарлана торган урынына ирешкәнгә кадәр, гамәленнән бушанган адәм гамәленнән бушанган соңында карарланган кебек, кояш та хәрәкәт гомере тәмам булганның соңында карарланыр. Бу кояшның йөрүе һәрнәрсәне белүче һәм һәр эштә җиңүче булган Аллаһының тәкдиредер.
39. Дәхи ай, аның гизүен иске хөрмә сабагы, яки йөзем сабагының кәкре ботагы кебек булганга кадәр йөкләдек.
40. Кояшка айга ирешеп, айга тыгызлык бирүе дөрес булмас. Дәхи кичнең көндездән элек булуы дөрес булмас, бәлки кич көндезнең урынына килер. Һәм боларның һәммәсе күктә гизеп йөрер мәгънәсендә булыр. Бу урында шуннан артык сөйләргә куәттән килмәде. Мөфәссирләр бәянынча төрле сүзләр бар, теләгән адәм мөрәҗәгать кылыр.
41. Дәхи адәмнәр өчен Безнең кодрәтебезгә галәмәтләр бар. Дөреслектә, Без адәмнәрнең сәүдә кылырга җибәргән балаларын эче тулы булган көймәдә йөкләдек.
42. Дәхи адәмнәр өчен көймәнең охшашыннан атлана торган нәрсәләрне яраттык, чөнки дөя коры җирнең көймәсе кебек, яки пароходларга һәм башка машиналарга ишарә булыр.
43. Һәм әгәр теләсәң Без адәмнәрне диңгездә батырырбыз. Суга батканның соңында адәмнәр өчен батудан коткара торган ярдәмче дә булмас һәм суга батып үлүдән котылмыш та булмаслар.
44. Мәгәр котылулар Бездән рәхмәт өчен һәм бер вакытка кадәр дөнья тереклеге белән файдаландыруыбыз өчен.
45. Һәм һәркайчан кәферләргә куркыгыз дип әйтелсә алдыгызда булган нәрсәдән, үткән вакыйгалардан, дәхи артыгызда булган нәрсәдән, Ахирәт газабыннан, рәхмәт кылынмыш булуыгызны өмет итүегез өчен, ягъни шул рәвешчә әйтелсә, йөз чөерерләр.
46. Кәферләргә Раббыларының аятьләреннән бер аять килмәс, мәгәр килде исә ул аятьтән йөз чөерерләр.
47. Һәм һәркайчан Мәккә кәферләренә мөелманнар тарафыннан әйтелсә, Аллаһ үзегезгә ризыкландырган нәрсәдән сарыф кылыгыз дип. Кәфер булган адәмнәр иман китергән адәмнәргә әйттеләр: «әллә Без шул адәмне тәгамләндерәбезме?» әгәр Аллаһ теләсә ул адәмне тәгамләндерер иде. Мөселманнар түгелсез, мәгәр ачык азгынлыктасыз, ягъни безгә Аллаһының теләвенә хилаф эш белән боерасыз.
48. Дәхи кәферләр мөэминнәргә әйтерләр: «Бу каберләрдән кубарылу вәгъдәсен кайчан?
49. әгәр сез рас сүзлеләрдән булсагыз». Кәферләр көтмәсләр, мәгәр бер тавышны көтәрләр. Ул бер тавыш кәферләрне тотар, ул кәферләр кычкырыша торган булырлар, ягъни сатып алуларында һәм башка мөгамәләләрендә кычкырыша торган булырлар. Кыямәт булуы күңелләренә килмәгән дә булыр. Эшләреннән бер эшкә кушарга да көчләре җитмәс.
50. Дәхи өй җәмәгатьләре янына да кайта алмасалар, бәлки шул урында үләрләр.
51. Дәхи икенче мәртәбә сурга өрелмеш булыр, сурга өрү җаннарны кабердән кубарып мәйданга туплау өчен чакыру була. Шул вакытта кабердәге адәмнәр каберләреннән Раббыларына ашыгырлар.
52. Адәмнәрдән кәфер булганнары әйтерләр: «Ни хәсрәт безгә, безне йоклаган урыннарыбыздан, каберләребездән кем кубарды? Фәрештәләр яки мөэминнәр, кәферләргә җавап биреп, әйтерләр яки кәферләр үзләре карар кылып әйтерләр: «Бу кабердән кубарылу Аллаһының вәгъдә кылган нәрсәсе, дәхи пәйгамбәрләрнең рас сөйләгән нәрсәсе», – дип.
53. Бу икенче сур булмады, мәгәр бер тавыш булды. Һәркайчан икенче сур булса, бөтен адәмнәр җыелырлар һәм Безнең хозурыбызга хәзер кылынырлар.
54. Бөтен адәм Аллаһ хозурына хәзер кылынган көндә һичбер нәфескә һичнәрсә золым кылынмас. Дәхи һичбер нәфескә җәза бирелмәс, мәгәр гамәл кылган нәрсәсенең җәзасы бирелер, ягъни изге гамәл кылган булса, изге җәза; явыз гамәл кылган булса, явыз җәза бирелер.
55. Дөреслектә, бу көндә оҗмах ияләре мәшәкатьсез эшләрдәдер һәм нигъмәтләр белән ләззәтләнүчеләр.
56. Оҗмах ияләре һәм хатыннары күләгәләрдәдер. Зиннәтле сәкеләрдә таянып торучылардыр.
57. Оҗмах ияләре өчен оҗмахта ләззәтле җимешләр бар.
58. Дәхи алар өчен дәгъва кылган һәм өмет кылган нәрсәләре бар. Рәхмәт кылучы Раббыларыннан әйтелү йөзеннән аларга сәлам бар, ягъни Аллаһы Тәгалә оҗмах ияләренә ләззәт яки фәрештәләр аркылы сәлам әйтер.
59. әй кәферләр, бу көндә (Кыямәт көнендә) мөэминнәрдән аерылыгыз.
60. әй Адәм балалары, сезгә вәгъдә кылмадыммы, ягъни сезгә Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылмау өчен дәлил тәгаен кылмадыммы? әлбәттә, кылдым. Шайтанга гыйбадәт кылмагыз (шайтан сүзе буенча йөрмәгез), дөреслектә, ул шайтан сезнең өчен дошманлыгы ачык булган дошмандыр.
61. Һәм миңа гыйбадәт кылыгыз дип вәгъдә кылмадыммы. Миңа гыйбадәт кылу – туры һәм хак юлдыр.
62. Һәм һичшиксез шайтан сездән күп халыкны аздырды. Акылыгызны йөртеп карап шайтанның дошманлыгын белер булмадыгызмыни?
63. Бу күзегезгә күренгән нәрсә сезгә вәгъдә кылынган җәһәннәм.
64. Бу көндә дөньяда инкарь кылуыгыз сәбәпле җәһәннәмгә керегез һәм эсселекне татыгыз.
65. Бу Кыямәт көнендә адәмнәрнең авызларын мөһерләрбез, ягъни авызларын сөйләшүдән тыярбыз, һәм Безгә адәмнәрнең куллары сөйләр, дәхи аяклары шаһитлек бирер, ягъни кулларында һәм аякларында гөнаһ әсәрләре ачык булыр, яки куллары һәм аяклары кылган гөнаһлары хакында дәлил кылыр, кәсеп кылган нәрсәләре белән.
66. Һәм әгәр теләсәк, Без күзләрен бөтенләй бетереп, сукыр кылырбыз. Гадәт иткән юлларына ашыгырлар, юлны күзсез ничек күрерләр икән?
67. Һәм әгәр теләсәң, баскан урыннарында сурәтләрен алмаштырырбыз. Алга барырга да, дәхи кайтырга да көчләре җитмәс.
68. Һәм кемгә озын гомер бирсәк, ул кешене яратылуда эшен әйләндерербез, ягъни ул кешегә куәт урынына зәгыйфьлек, яшьлек урынына картлык килер, өзлексез зәгыйфьлеге артыр, һәм куәте кими барыр. Кәферләр уйлап карамыйлармы? Ягъни бу эшләргә кадир булган Аллаһ ничек каберләрдән кубарырга кадир булмасын?
69. Кәферләр Мөхәммәд галәйһиссәләмне җырчы диделәр. Аллаһы Тәгалә шуны кире кагып, зекер кылыначак аятьне иңдерде. Һәм Без Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Коръән өйрәтүебез белән шигырь өйрәтмәдек, чөнки Коръән белән шигырьнең сүзләре дә, мәгънәләре дә башка, дәхи Мөхәммәд галәйһиссәләмгә шигырь сөйләү килешми дә. Безнең Мөхәммәд галәйһиссәләмгә өйрәткән нәрсәбез түгел, мәгәр вәгазьдер, дәхи ачык булган Коръән. Һәм гыйбадәтханәләрдә укыла торган сәмәви бер Китап.
70. Ул Коръәне терек, акыллы булган адәмне куркытсын өчен иңдерелде, гафил адәм мәет хөкемендә булганлыгы өчен Аллаһы Тәгалә терек адәмне, диде. Дәхи көферләрендә дәвам иткән адәмнәргә газап сүзе вәҗеп булсын өчен.
71. әллә кәферләр белмәделәрме, дөреслектә, Без алар өчен үзебезнең кодрәт кулларыбыз бар кылган нәрсәләрдән дүрт аяклы хайваннар яраттык? Ул кәферләр ул дүрт аяклы хайваннарга хуҗалардыр.
72. Дәхи Без ул дүрт аяклы хайваннарны ул кәферләргә буйсынучы кылдык. Ул дүрт аяклы хайваннарга атланып йөриләр, дәхи ул хайваннарның итләреннән ашарлар.
73. Дәхи ул кәферләр өчен ул дүрт аяклы хайваннарда файдалар бар, йон һәм тиреләре кебек. Дәхи эчемлекләр бар (сөтләре һәм катыклары кебек). әллә бу кадәр нигъмәтләргә шөкер кылмаслармы?
74. Кәферләр Аллаһының шулкадәр камил кодрәтен һәм ачык нигъмәтләрен күрә торып та Аллаһыдан башка илаһлар тоттылар.
75. Илаһлары тарафыннан ярдәм бирелүләрен өмет иткәннәре хәлдә, илаһлары кәферләргә ярдәм бирүгә кадир булмаслар.
76. Ул кәферләр илаһларның ярдәме өчен хәзер кылынмыш гаскәрләрдер, ягъни илаһларыбыз саклар һәм ярдәм итәр дип хәзерләнеп торалар.
77. әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, кәферләрнең Аллаһының тиңдәше бар дигән сүзләре сине кайгыртмасын, дөреслектә, Без кәферләрнең яшерен кылган нәрсәләрен дә, ачыктан-ачык кылган нәрсәләрен дә беләбез. Һәркайсысы бәрабәрендә тиешле җәза бирербез.
Каберләрдән кубарылуның хаклыгын исбат итеп Аллаһы Тәгалә зекер кылыначак аятьне иңдерде һәм ул аятьнең иңү сәбәбе шул: Бервакыт Хәләф улы өбәй кулына коры гына сөяк тотып Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә килде һәм ул сөякне кулы белән таратып күрссәтте.
78. Һәм әйтте: «әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, Аллаһ, бу корып һәм таралып беткән сөякне дә тергезә, дип игътикад кыласыңмы?», – дип.
79. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм әйтте: «Бел, шулай игътикад кылам, Аллаһ бу сөякне дә тергезер һәм сине дә тергезер», – диде. әллә адәм (Хәләф улы өбәй) белмәдеме, дөреслектә, Без адәмне мәни суыннан яраттык? Шулай була торып ул Безгә ачык һәм каты дәгъва кыла, үзен мәни суыннан яраткан Аллаһының кайтадан яратуын инкарь итә, һәм корыган сөяк белән Безгә мисал китерә. Дәхи үзенең нәҗес мәни суыннан яратылуын онытты. Ул адәм әйтте: «Бу сөякне кем тергезер?» бу сөяк корыган һәм таралган дип, ягъни бу сөякне череп һәм таралып беткәннең соң әүвәлге халәтенә кем кайтарыр? дип. әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, бу кешегә әйт син: «Бу сөякне беренче мәртәбә юктан бар кылган тергезер», һәм Ул Аллаһ бөтен халыкны аерып-аерып белүче һәм ничек яратачагын да белә.
80. Шундый Аллаһ ул Аллаһ – сезнең өчен яшел сулы агачтан (мәрех белән гафар агачы) ут чыгар. Сез ул яшел агачтан сугып ут чыгарырсыз, ягъни бу агачтан чыккан нәрсәнең ут булуында шик кылмыйсыз. Яшел агачтан ут чыгарырга кадир булган Аллаһ ничек үлекләрне тергезергә кадир булмасын. Шуңа да карамастан, яшел агачта утның дошманы булган су да бар.
81. әллә күкләрне һәм җирне яраткан Аллаһының адәмнәрнең затта, сыйфатта мисалы булган башка адәмнәрне яратуга көче җитүче түгелмени? Бел, Аллаһ кадир. Һәм Ул Аллаһ күп мәхлуклар яратучы һәм күп белүче, ягъни Аллаһының мәхлугы һәм белеме күп.
82. Аллаһының әмере бернәрсәнең бар булуына теләгән вакытта, ул нәрсәгә «Бар бул син!» димәктер, һәм ул нәрсә бар булыр.
83. Кодрәтендә һәрнәрсәнең падишаһлыгы булган Аллаһ мөшрикләрнең сыйфатлаган нәрсәләреннән ерак. Дәхи Ул Аллаһыга һәммәгез кайтарылмыш булырсыз.
Дата добавления: 2015-07-26; просмотров: 121 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Фатиха» сүрәсе | | | Бисмилләһир-рахмәнир-рахим |