|
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
Кереш
Заты күзаллауларның ишарәсеннән пакь, сыйфатлары акылларның һәм аңнарның ирешүеннән мөкатдәс булып, илаһият белән һәр бар булынган нәрсәдән әүвәл, мәңге булган сыйфат белән һәр яратылган мәхлуклардан соң мәңгелек калучы Аллаһы Тәгаләгә мактаулар булсын! Мәхлукларның иң хәерлесе һәм бөтен галәмнәрнең нуры мөхтәрәм пәйгамбәр Рәсүл әкрамга, сәхабәләргә, тәбигыйннәргә салават һәм сәламнәр булсын!
Моның соңында, пәйгамбәрлек һиҗрәтеннән 1324 нче елда, рабигунил-әхирның ахырларында Коръән Кәрим мәгънәләрен тәрҗемә итәргә максат иттем. Аллаһы Тәгалә тәмамлауны җиңел итсә иде. Тәрҗемә вакытында үземнән чыккан кимчелекләремне гафу итсә иде. Бу гамәлемне ахирәт гамәлләре җөмләсеннән итеп, ахирәт киемнәре белән киендерсә иде. Дөнья гамәлләреннән генә кылмаса иде. Хак Тәгаләдән ихлас кальбемнән сорадым, нәрсә бу, әй бөек Бар Кылучы, Коръән Кәримеңне җиңелгә санаучылардан итмәсәң иде. әгәр дә мәгънәләрен хата итеп аңлаган булсам, әлбәттә, бу хатам кешелегемнең таләбеннән булган өчен гафу эчендә булуны үтенәм. Аллаһы Тәгаләнең «мә фаррәтнә фил-китәби мин шәй» (Китапта (Ләүхелмәхфуздә) бәндәләргә кирәкле булган һичнәрсәне язуда кимлек кылмадык) (6:38) дигән сүзе белән «вә лә ратбүн вә лә йәбисүн иллә фи китәбим мүбин» (ачык Китапта (Ләүхелмәхфуздә) булмаган коры һәм юеш һичнәрсә юк) (6:59) дигән сүзенә караганда, Коръәнннән һәрбер нәрсәне чыгару мөмкин, хәтта кайбер галимнәр Коръәннән архитектура, астрономия, медицина гыйлемнәрен чыгарганнар һәм гарәпчә гыйлемнәрнең күбесен Коръәннән чыгарганнар. Кайбер галимнәр Рәсүл әкрам, мөхтәрәм пәйгамбәр әфәндебез Мөхәммәд галәйһиссәләмнең алтмыш өч ел дөньяда гомер итүен «Мүнәфикун» сүрәсендәге «вә ләй-йүәххируллаһү нәфсән изә җәә-ә әҗәлүһә» (әгәр Аллаһының әҗәле килсә, Ул сезнең һичберегездән әҗәлне кичектерми) (63:11) аять кәримәсеннән чыгарганнар.
Аллаһы Тәгалә «Мүнәфикун» сүрәсеннән соң «Тәгабүн» сүрәсен иңдерде. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләмнең дөньядан китүе сәбәпле гүя тәгабүн (алдану) хасил булды. Дәхи Коръәндә Рәсүлүллаһ галәйһиссәләмнән риваять ителгән хәдисне раслау бар. Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм әйтте: «әгәр сезгә хәдис ирешсә, аны Аллаһы Тәгаләнең Китабы белән капма-каршы куегыз, әгәр хөкемнәре туры килсә, хәдисне кабул итегез. әгәр туры килмәсә, хәдисне кире кайтарыгыз».
Коръән ачык гыйбарәләре һәм ишарәләре белән үз эченә алган нәрсәләр җиде. Берсе, үткәндәге кыйссалар; икенчесе, киләчәктәге вәгъдә ителгән хәбәрләр; өченчесе, киләчәктәге кисәтү булган хәбәрләр; дүртенчесе, мисаллар; бишенчесе, вәгазьләр; алтынчысы, әмер ителгән шәргый хөкемнәр; җиденчесе, тыелган шәргый хөкемнәр.
Әмма үткәндәге кыйссалар галәм, күкләр, җир һәм җир астында булган нәрсәләр, кешеләр, җеннәр яратылуыннан, кешеләрнең төрле дин һәм милләтләргә аерылуларыннан, Адәм галәйһиссәләмнең яратылуыннан алып башка пәйгамбәрләргә кадәр булган кыйссалар. Мәсәлән, Аллаһы Тәгалә Коръәндә пәйгамбәрләрнең кайберсен исемнәре белән, кайберсен исемсез генә сөйләде. Исемнәре белән сөйләнгән пәйгамбәрләр: Идрис, Нух, Салих, Лут, Ибраһим, Исмәгыйль, Исхак, Ягъкуб, Йосыф, Юшәгъ, Шөгаеб, Муса, Һарун, әл-Ясәгъ, Ильяс, Юныс, Гозәер, Давыд, Сөләйман, Әюб, Зәкәрия, Яхъя, Гайсә, Мөхәммәд галәйһимүссәләмнәр. Исемсезләре: Ишмуил, Шәмгун, Хозыр, Хизкыйль. Пәйгамбәрләрдән башкалар: әсхәбү рас, төббәгъ, Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ, Гад, сәмуд кавемнәре. Хатыннардан: Мәрьям, Зөләйха, Бәлкыйс, Фиргавен хатыны – хәзрәти Асия, Нух хатыны, Лут хатыны. Фәрештәләрдән: Җәбраил, Микаил, Һарут һәм Марут, күк күкрәү һәм яшен яшьнәү, җәһәннәм хуҗасы булган Мәлик. Башлык ирләрдән: Нәмруд, Шиддәд, Җалут, Бәхетнасыр, Һаман, Карун, әзәр, Гыймран, Бүшра, Фиргавен, Бәлгам, Багур, Һабил, Кабил, Локман, Зөлкарнәйн, Зәед, әбү Ләһәб, һәм сәхабәләр, кәферләр, монафыйклар, Рәсүлүллаһ галәйһиссәләм белән бәхәсләшүчеләр, сугышучылар, пәйгамбәр галәйһиссәләм хәлләре, Рәсүлүллаһ галәйһиссәләмнең могҗизалары.
Боларның һәммәсе үткәндәге кыйссалар. әмма киләчәктәге хәбәрләр Адәм баласының үлүе, үлү рәвеше, үлгәч булачак эшләре, кабер хәлләре, кабердә булган савап, газап, Кыямәт галәмәтләре, мәсәлән, Дәҗҗәл, Яэҗүҗ һәм Мәэҗүҗ өч төрле сур, хисап, җәннәт, тәмуг, җәннәттә булган нигъмәтләр, тәмугта булган газаплар. Дәхи хәвез, мизан, сират күпере, болар һәммәсе киләчәктәге хәбәрләр.
Фатиха» сүрәсе
(Мәккәдә иңгән, 7 аять)
1. Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһ исеме белән.
2. Һәрбер чын мактау Аллаһы Тәгаләгә генә. Аллаһы Тәгаләдән башкаларны мактау – ул тыштан гына булган мактау. Ул мактаулар һәрбер бар булган нәрсәләрне, адәмнәре, хайваннарны, үләннәрне тәрбия итүче Аллаһы Тәгаләгә кайтучы.
3. Изгелеккә һәм рәхмәткә лаек булган кешегә изгелек һәм рәхмәт иясе.
4. Җәза (Кыямәт) көненең хуҗасы.
5. Сиңа гына гыйбадәт кылабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз.
6. Безне туры юлга күндер.
7. Син нигъмәт һәм ихсан иткән кешеләр юлына күндер. Моннан морад — пәйгамбәрләрнең өммәтләргә күрсәткән юлы. Аларга ачулану булмаган кешеләр юлына күндер, ягъни яһүдләр кебек Аллаһы Тәгаләнең ачуына тиешле булган кешеләр юлына күндермә. Дәхи азгын булмаган кешеләрнең юлына күндер, ягъни насаралар кебек туры юлдан азганнарның юлына күндермә.
Әмин, ягъни кабул итсәң иде. «Фатиха»дан соң әмин дип әйтү сөннәт.
Файда. Бу «Фатиха» сүрәсе Ислам диненең нигезе булган өч олуг мәсьәләгә ишарәли: берсе, Аллаһы Тәгаләне бөтен галәмнәрнең бар кылучысы һәм тәрбия итүчесе, дип белү; икенчесе, Кыямәт көненә һәм Кыямәттә яхшылык һәм яманлыкка җәза булуына ышану; өченчесе, дөньяда һәм Ахирәттә сәгадәт иясе булу һәм туры юлны табу өчен Аллаһы Тәгаләгә ялваруның җитүе.
Ислам диненең нигезе булган өч олуг мәсьәлә кыскача бирелгәнгә күрә, Рәсүл әкрам бу сүрәне «Үммүл-Куръән», ягъни Коръәннең анасы дип атаган. Бу сүрә Коръәннең башында булган өчен «Фәтихәтүл-Куръән», ягъни Коръәнне ачучы дип аталган. Бу сүрә җиде аятьтән тора һәм ул фарыз намазларда икешәр мәртәбә укылган өчен Аллаһы Тәгалә аны «Сәбгуль-мәсәни» – икешәр мәртәбә укыла торган җиде аять дип атаган.
Дата добавления: 2015-07-26; просмотров: 272 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Двойной передний стабилизатор Ваз 2107, Ваз 2105, Ваз 2104, Лада Жигули, Классика | | | Бисмилләһир-рахмәнир-рахим |