Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим. 1. әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, Кыямәт көнен ялганга тотучы

Читайте также:
  1. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим
  2. Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

 

1. әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, Кыямәт көнен ялганга тотучы кемсәне таныдыңмы?

2. Әбү Җаһил бер ятимгә опекун булган икән, ул ятим ялангач хәлендә әбү Җаһилгә килеп үзенең малыннан кием бирүен үтенде, әбү Җаһил ачуланып куып җибәрде.

3. Танымасаң бәян итәм, ул ялганчы ятимне кире кагып җибәрде, аңа золым итте. Һәм дә Вәлид бине әл-Мөгыйра бервакыт дөя чалган иде, бер ятим ит сорап килде, ул бирмәде. Үзен һәм башкаларны фәкыйрьләргә аш һәм садака бирергә кызыктырмас.

4. Ни үкенеч һәм һәлакәтлек ихлассыз намаз укучыларга.

5. Алар намазларыннан гафилләр, вакытында укымаслар һәм намазның рөкеннәрен хөрмәт кылмаслар, намазларының вакытыннан кичегүенә кайгырмаслар.

6. Әле алар укыган намазларын да рия белән укырлар, ягъни кеше күргәндә укый, кеше күрмәгәндә укымый.

7. Ул риячы тиешле садакаларны бирмәс һәм тормыш кирәк-яракларын вакытлыча биреп тормас.

 

Кәүсәр» сүрәсе

(Мәккәдәме иңгән, яки Мәдинәдәме, ихтилафлы, 3 аять)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

 

Әбү Җаһил Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне ир балалары үлеп бетүләре сәбәпле, Мөхәммәд галәйһиссәләмнең ир балалары калмый, нәселе бетә, койрыксыз дип көлгән. Бу сүрә шул хакта инде.

1. Әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, Без сиңа очы-кырые булмаган нигъмәтләр бирдек, ягъни пәйгамбәрлек дәрәҗәсен.

2. Инде намазыңны ихлас белән укы һәм ятимнәрне һәм фәкыйрьләрне ашату өчен корбан чал!

3. Дөреслектә, синең дошманыңның исеме җуелачак, изгелекләрдән мәхрүм кемсә!

 

Кәфирун (кәферләр) сүрәсе

(Мәккәдә иңгән, 6 аять)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

Бервакыт кәферләр Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм янына килеп: «Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, бер ел син безнең сыннарга гыйбадәт кыл, аннан соң без синең Раббыңа бер ел гыйбадәт кылырбыз», – дигәннәр. Бу сүрә шул хакта иңде.

1. Әйт син, әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, кәферләргә: «әй кәферләр!

2. Мин сез гыйбадәт кылган сыннарга гыйбадәт кылмаячакмын.

3. Һәм сез дә мин гыйбадәт кылган Затка гыйбадәт кылмаячаксыз.

4. Һәм мин сезнең гыйбадәт кыла торган сынымнарыгызга гыйбадәт кылучы түгелмен. Һәм сез дә мин гыйбадәт кыла торган Аллаһыга гыйбадәт кылучы түгелсез.

5. Сез үз динегездә торырсыз, мин дә үз динемдә торырмын!

 

Насыр» (ярдәм) сүрәсе

(Мәдинәдә иңгән, 3 аять)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

 

1. Әй Мөхәммәд галәйһиссәләм, кайчан Аллаһы Тәгаләнең ярдәме ирешсә, һәм дә Мәккә шәһәрен алу вакыты җитсә.

2. Һәм дә адәмнәрне Аллаһының диненә төркем-төркем булып кергәннәрен күрерсең.

3. Шул вакытта Раббыңның хәмде белән тәсбих әйт, һәм тәүбәләрне кабул кылучы Раббыңа ялварып гөнаһларны ярлыкауны үтен!

Мәсәд» (хөрмә мунчаласының җебе) сүрәсе

(Мәккәдә иңгән, 5 аять)

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим

 

1. Әбү Ләһәбнең заты һәлак булса иде һәм һәлак тә булды!

2. Аңа һәлакәтлектән котылырга малы һәм кәсеп иткән нәрсәләре һич файда бирмәде.

3. Тиздән ул әбү Ләһәб ялкынлы утка кереп янар.

4. Дәхи хатыны да утка керер утын күтәргән хәлдә. Ул хатынның муенында хөрмә мунчаласыннан җеп булганы хәлдә.

 

Ихлас сүрәсе

(Мәккәдә иңгән, 4 аять)


Дата добавления: 2015-07-26; просмотров: 110 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Бисмилләһир-рахмәнир-рахим| Селективный вольтметр

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)