Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Балалар уеннары.

Читайте также:
  1. Балалардың нысаналы топтарын скринингтік тексеріп-қарауды жүргізудің кезеңділігі
  2. Балалардың санасын қалыптастыратын әдіс әңгіме
  3. Ересектер мен балаларды скринингтік тексеріп-қарауды жүргізу кезеңділігінің алгоритмі
  4. Кесте 1. Балалардың әлеуметтік-эмоциялық күй-жағдайын дамытуға бағытталған топтың түзету-дамыту бағдарламасы.
  5. Сурет 2. Агрессиялы балалардың ата-анасы және педагогтермен жасалатын жұмыстар бағыты.
  6. Тақырып 3: Күрделі кемістігі бар балалармен коррекциялық жұмыстың қағидалары.

 

1.Сез курчак уены уйный идегезме?

Курчак юк инде ул. Курчакны ак кәгазьдән генә төрә белә идек, теге ни, танылган курчак юк ул. Чүпрәктән тегеп кенә.

2.Сезгә ул вакытта ничә яшьләр иде? Курчак уенын уйнаган вакытта?

Ничә яшьтә дип аны, үсә башлагач уйнаган инде.

3.Менә сез курчак уенын уйнаганда, анда тагын кемнәр уйный иде?

Кемнәр уйнасын инде. Минем апа бар иде инде, апа булган, энекәшләр булган.

4.Егетләр дә уйный идеме сезнең белән?

Өйдә генә. Урамга да чыгып уйныйдыр идек без. Урамда тәтикләрнең ватыклары буладыр иде, шул тәтикләрне җыеп уйныйдыр идек.

5.Тәтик нәрсә соң ул?

Тәлинкә ватыгы. Тәлинкә ватыгы, чүлмәк ватыгы кебек нәмәрсә.

6.Курчакларны үзегез ясый идегезме?

Үзебез инде. Кәгазьдән төрәсең дә, бөкләп куясың да, аңгар чүпрәк бәйләп куясың, босы яулык, босы чүпрәк дип бәйләп куясың инде.

7.Сезгә ул курчакларны ясарга кем өйрәтте?

Соң, әбиләр. Әбиләр янында үскән. Әбиләр өйрәткән безгә.

8.Махсус ясап бирүчеләр юк идеме?

Юк, юк, юк. Әбиләр өйрәткән инде безне.

9.Малай курчаклар да бар идеме?

Без ясагандыр инде, ясамыйча. Курчак уйнаганда, малайлар да кирәк бит. Ясаган инде без аны, ясамыйча. Ни, акча урынына кәгазь тоткан инде без. Җә яфрак. Әйе. Яфрак акча да була инде, уенга бит кирәк.

10.Һәркемнең дә үз курчагы бар идеме?

Булгандыр инде.

 

Чиертмеш уены

1.Тагын нинди уеннар беләсез?

Чиертмеш уйный торган идек менә.

2. Ничегрәк ул?

Таякны ала торган идек тә, һәммәсен дә бер озынлыкта кисә торган идек.

3.Ничә таяк?

Ну, ничә уенчы була - шуның хәтле. Бер таякны кагып куя торган идек җиргә. Аның башына чебен дип ясап куя торган идек. Шундый кечкенә генә берәр әйбер инде. Түгәрәк тә була, шакмак та була. Нәрсә дә ярый. Кансерва калае да мужны. Шуны утыртып куя башына, аны чебен дип атый торган идек. Чебенне каравыллап торучы бер каравылчы була. Ул инде чебенне саклый. Ну менә, например, 10 адымга атлап китәсен дә артка таба, ничә уенчы була шуның хәтле таякны атасың. Шул чебенне кем бәреп төшерә, шуңынчы атасың. Шуның өчен атасың инде. Аннары соң барыбыз да караулчы янында тора идек. Каравылчы инде читтәрәк качып тора, авызын ачып тормый, алар ыргыткан чагында читтәрәк тора. Менә кем таягы белән чебенне беренче бәреп очыра, шул чебенне ала да читкәрәк очыра, каравылчы эләктермәсен дип инде. Инде теге каравылчы чебенен алып монда килеп җитәргә тиеш, таяк төбенә килеп җитәргә тиеш бит инде. Аннары барыбыз да чаба торган идек. Кача торган идек яңадан, чебенне суга-суга. Каравылчы кешегә бик авырга туры килә иде. Менә шул каравылчы кеше өлгерә алмаса, тагын каравылчы булып каладыр иде шунда. Менә шул таяк төбенә килеп җитмәсә. Менә шундый уеннар уйнаган инде.

4. Моны, гадәттә, болында уйный торган идегезме?

Моны урамда уйный торган идек. Яз көннәре, җирләр кипкәч, көннәр озынайгач. Озак уйнала ул. Бер уйный башлагач, тиз генә туктамыйсың. Кайбер карвылчы берәр сәгать йөгерә.

 

 

Зәй-Каратай авылына кагылышлы җырлар,шигырьләр.

Зәй буенда Каратай.

Зәй буйлары бигрәк матур,

Зәй буенда-Каратай.

Изгелеккә өндәп балкый

Манарада тулган ай.

Тырыш,эшчән халкы белән

Матур яши Каратай.

Сөйкемле уңган кызлары

Әйтерсең лә,тулган ай.

Яшьлек эзләреннән атлап,

Зәй буйларына киләм.

Язгы җилләр белән искән

Сәламнәр көтәм синнән.

Зәй буеның камышлары

Тибрәлә искән җилдә.

Гүзәл яшьлек,үсмер чаклар

Истә һаман да истә.

Дулкынланып җырлап ага

Зәйнең көмеш сулары,

Бер күрүдә гашыйк итә

Каратайның кызлары.

Зәй буйлары бигрәк матур,

Зәй буенда-Каратай.

Сөйкемле уңган кызлары

Әйтерсең лә,тулган ай.

Мәһәршә Вәлиуллова сүзләре.

2005 ел.

Яшәсен авыл!

Зәй-Каратай,туган авыл,

Кадерле миңа,якын.

Иң изге теләкләр белән,

Яратам авыл халкын.

Бер генә көнгә китсәм дә,

Сагынам мин авылны.

Гомерләр шунда үткәнгә,

Әллә соң бик якынмы?

Бабайларың якын миңа,

Якын миңа әбиләр.

Бергә гомер кичергәнгә,

Якын тирә-күршеләр.

Тауларың да якын миңа,

Якын кырлар,урманнар.

Авылыбызга урынны

Бик тә белеп корганнар.

Еракларга китәм дә мин,

Сагынам шул авылны.

Яраткангамы авылны,

Халкың синең ягымлы.

Яшәсен,яңарсын авыл,

Ташламагыз,туганнар.

Борынгылар бит нигезне

Мәңгелеккә корганнар.

Илдар Фәхриев.

2010 ел.

Зәй-Каратай

Авылдашлар эшчән безнең

Тирә-яклар таң калды.

Хезмәт уңышлары белән

Бөтен илдә дан алдың.

Кушымта:

Зәй-Каратай,Зәй-Каратай,

Тайлары,урманнары...

Яшьләрнең дә җыр-биюне

Ярата торганнары.

Авылның данын күтәрә

Уңган кызлар,егетләр.

Тарихта мәңге калырлар

Фазыл Туйкин кебекләр.

Кушымта:

Азан тавышы яңгырый,

Иртәләрен,кичләрен.

Авылымнан нур сибелә,

Җәйләрен дә кышларын.

Кушымта.

Әнвәр Шәрипов сүзләре Рубис Зарипов көе

2009 ел.

Йортны ташлап киттем

Авыл йортын ташлап чыгып киттем,

Такта кадакладым ишеккә.

Кабат яшәргә дип бу йортыма

Кайта алмам инде ничек тә.

Миңа карап йортым елап калды:

“Ташлап китмәгез”,-ди,-

-Сез бит миндә туып-үстегез,

Сез киткәчтен миңа нәрсә кала?

Үлем кала...

Мине алай ятим итмәгез!”

Йортка кушылып,ихаталар елый,

Үксеп елый капка,

Елый абзар,койма,бакчалар...

Нишләргә соң,язмыш шулай кушкач,

Авылны бит

Бер мин генә түгел,

Ташлап китә бик күп башкалар...

Соңгы кеше булып йорттан чыктым,

Соңгы тапкыр яптым капканы.

Кулым белән сыйпый-сыйпый уздым

Коймадагы һәрбер тактаны.

Сау булыгыз,минем авыл йортым,

Мин бит хәзер шәһәр кешесе.

Минем эшем шунда,гаиләм шунда-

Миңа инде шунда яшисе.

Үксеп елап калды туган йортым,

Тәрәзәләрдән сагыш агыла,

Үксеп елый күңелем,

Үксеп елап,

Китеп барам шәһәр ягына...

2012 ел.


Бәхет биргән авылым.

1.Синдә-эчәр суларымның

Салкыны,татлылары,

Синдә-үтәр юлларымның

Матуры,яктылары.

Әй,Каратай!Зәй-Каратай!

Бәхет биргән авылым.

Алма бакчаларың белән

Ерак-еракларга танылдың.

Кызларың дисәң,кызларың,

Җитез,уңган үзләре.

Алма устерә-үстерә,

Алма-алма булган йөзләре.

2.Биек-биек тауларыңда

Җемелди төнге утлар

Төнге утлар яктысында

Нефтьче яшь егетләр!

Әй,Каратай!Зәй-Каратай!

Бәхет биргән авылым.

Нефть диңгезләрең белән

Ерак-еракларга танылдың.

Егетләр дисәң,егетләр

Егет түгел,бөркетләр!


 

 

Фольклор материалларын сөйләүче информантлар турында белешмә.

Республика, район,авыл, җирле муниципаль оешма Хуҗалык саны Авылда булган вакыт Информант Искәрмәләр
Ф.И.О (туган елы) Яшәү урыны Белеме, профес., Милләте Дине  
1. Татарстан Республикасы Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы 1600 кеше 78 ел Маннанова Асия Барый кызы (1937) Зәй-Каратай авылы укытучы Татар   ислам  
2. Татарстан Республикасы Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы 1600 кеше 44 ел Маннанова Фаягөл Сәлим кызы (1970) Зәй-Каратай авылы табибә Татар   ислам  
3. Татарстан Республикасы Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы 1600 кеше 76 ел Маннанова Нәгыймә Харис кызы (1938) Зәй-Каратай авылы Фермада учетсчик Татар   ислам  
4. Татарстан Республикасы Лениногорск районы Зәй-Каратай авылы 1600 кеше 58 ел Маннанова Әнисә Сәрим кызы (1957) Зәй-Каратай авылы хуҗабикә Татар   ислам  
                     

 

Афористик иҗат җимешләре.

Интервью.

Газетадан корреспондент килеп,фермада терлекче булып эшләүче Садриев Вахит абыйдан интервью алганда төрле сораулар белән йөдәтеп бетергән:”Малларга саламны парлап(кайнаган су парында тотып)бирәсездер инде?”-дип сорау биргән...

Вахит абый түзмәгән:”Иркәм,салам санап утырырга һич кенә дә вакыт юк бит,сәнәк белән ыргытабыз да,сыер үзе ничек ашыйдыр инде:берәмтекләпме,парлапмы,дистәләпме-анысы аның үз эше,-дип җавап биргән.

Аерма бар.

Икесе дә шаян телле Әхмәдулла Идиятов белән Шәех Шиһапов Бөек Ватан сугышында аяклары яраланып,госпитальдә дәваланып,туган авылларына аксап кайтып керәләр.

Шулай бер көнне ындыр табагыннан эштән кайтканда,Шәех абый Әхмәдулла абыйга:”Нигә мин булып,мине мыскыл итеп,кырыемнан аксап кайтасың”,-дип “бәйләнгән”.

Әхмәдулла абый:”Мыскыл итмим бит,син сул аякка,мин уң аякка аксыйм”,-дип җавап биргән.

3.Күп мыскыл итте..

Аучы һәм оста балта остасы Шакир абый Зәкиев көтү көтеп кайтканда,бик арыгач,кибеттән бер шешә аракы алып чыга.Ул аны чыбыркы очына бәйләгән дә,урам буенча чирәмнән өстерәп кайта икән.

Урамнан үтүчеләр:”Нигә аны өстерәп кайтасың?”-дип сорагач?”Ул мине күп мыскыл итте инде,үзе дә шуышып кайтып карасын әле”,-дип җавап биргән ди.


Дата добавления: 2015-11-28; просмотров: 135 | Нарушение авторских прав



mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.021 сек.)