Читайте также: |
|
Борын–борын заманда бурган икән, ди, бер сәүдәгәр.Көннәрнең берендә бу сәүдәгәр чыга, ди, сахрага. Йөри бу. Сахра буйлап йөри торгач, кибеп беткән адәм башына юлыга бу. Баш сөяген кулына алып карый, карый да бу шакката. Башның маңгай турысына: “Бу Зөлкарнәен патшабашы. Бу баш иясе терек вакытында кырык кешене һәлак итте, үлгәч сиксзн кешенең башына җитәчәк”, – дип язылып куелган, ди.
Ярар, сәүдәгәр бу баш сөяген капчыгына салып өенә алып кайта. Өенә кайту белән аны вак кына итеп төя дә, бер чүпрәккә төреп, сандык төбенә яшереп куя, ди.
Көннәрдән бер көнне бу сәүдәгәрнең кызы сандык төбендә яткан бу төргәкне күреп гаҗәпләнә. “Бу нәрсә икән?” – дип төргәк эчендәге порошокка телен тидереп карый, ди. Телен тидерүе генә була, шунда ук бу көмәнле була.
Кызы бер дә юктан гына көмәнле булгач, атасына бик зур хурлык бит инде. Кызы баланы табу белән, болар бу даланы урманга алып барып ташлыйлар, ди. Урманда ятып кала, бу. Озак та үтми, бала янына көн дә бер кыр кәҗәсе килеп, имезеп, үлемнән коткара, ди. Малай ел үсәсен ай үсеп, алты яшенә җитә. Алты яшенә җитү белән ул үз авылына кайтып китә, ди. Авылына кайтып, урам буйлап йөри, бу. Йөри торгач үзенең бабасын очрата. Бабасы моны өенә алып кайтып тәрбияли башлый.
Бу кеше үзе алтын–көмеш, гәүһәр–якутлар белән сату итә икән, ди.Бер заманны бу шулай унике гәүһәр таш сатып алып кайта. Әлеге алты яшлек малай бабасы алып кайткан ташларны кулына алып карый да:
–Бабай, – ди, – менә бу унике ташның алтысы чын таш, ә алтысы ясалма ташлар, – ди.
Малаеның шулай дип әйтүе була, бабасы бик күп акча биреп алган теге ташларын күтәреп алып китә, ди, теге алдакчы сәүдәгәр катына.
Барып керү белән әйтә бу:
–Син нәрсә, ди, мине алдатансың икән бит, ди. Син саткан ташларның алтысы гына чын гәүһәр икән, ә алтысы ясалган нәмәстәкәйләр икән, – ди.
–Ә исн аларның ясалма икәнлеген кайдан белдең соң?” – ди.
– Минем алты яшлек улым бар, ди, ул бик зирәк малай. Шул әйтеп бирде синең алдашканыңны, – ди.
– Ярый, ди, чиннан да зирәк, чыннан да үткне малай икән ул, сат син миңа аны, ди.
Теге малайны бабасы, бик күп уйлап тормый, сатып җибәрә гәүһәр сатучыга. Гәүһәр сатучы малайны өенә алып кайтып, аннан акыл алып яши, ди.
Шул ил патшасының кырык кызы бклган икән, ди. Көннәрдән бер көнне бк кызлар бер карт балыкчы янына барып:
–Бабакай син безгә алтын балык күрсәт әле, – дип әйткәннәр, ди.
Балыкчы карт бу патша кызларын күл буена алып барып, үзе тоткан балыкларын күрсәтә башлаган, ди. Патша кызлары күл буена барып җитү белән, авызларын–йөзләрен каплап, балыклардан оялып торалар икән. Бабай, кызларның уңайсызланып, оялып торуларын күреп:
– Нигә сез болай авызларыгызны, битләрегезне каплап торасыз? – дип сораган, ди.
Кызлар:
_–Балыклар арасында да иркәкләре бардыр, менә без шклардан оялып торабыз, бабай, – дип җавап биргәннәр, ди.
Патша кызларының бу кыланышлары турындагы хзбзр теге гәүһәр сатучы кешегә дә барып җиткән. Ул үзенең алты яшлек малаена:
–Улым, әнә безнең патша кызлары күл буенда булганнар, күлдәге балыклардан оялып, йөзләрен дә ачмаганнар. Алар шулхәтле саф, шкрхәтле хыянәтсезләр микәнни? – дип сораган.
Малай әйткән:
– И агай, дигән, аларның кем икәнен беләсегез килсә, патша сараена барып карагыз. Патша сараенда ул кырык кызның кырык бүлмәсе булыр, ә ул бүлмәләрнең һәрберсендә берәр егет яшәр, – дигән.
Шулай итеп, терек вакытында кырык кешене һәлак иткән Зөлкарнәен патша, үлгәч тә сиксән кешенеү башына җиткән, ди.
ЗӨҺРӘ
Борын заманда бер карт белән карчык булган, ди.
Боларның балалары булмаган, ди. Шуннан, бервакыт карчык бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. Күз тимәсен дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын. Моңа ун дүрт яшь тула. Бер көнне күрше кызлары керәләр дә:
— Әби, Зөһрәне безнең белән кыенырга җибәрче, – диләр.
Әби әйтә:
— Ни сөйлисез, безнең кызыбыз юк ич, – ди.
Тегеләр:
– Юк, бар, без беләбез, – диләр. Әби үзенекендә тора, җибәрми.
Өч көн керәләр күрше кызлары. Ахырда әби җибәрә. Зөһрәне киендереп, бизәндереп чыгаралар.
— Кара аны, югалып әллә кайларда йөрмә, тиз кайт! –ди.
Шаккаткыч чибәр булган кызлары. Баралар кызлар авыл читендәге күлгә. Тиз–тиз чишенәләр дә чумалар күлгә. Киемнәре ярда кала. Менә бер заман кыенып туйгач, кызлар чыга башлыйлар, киенәләр. Зөһрә дә чыга, чыкса, киемнәре өстендә бастырык буе елан ята. Кызлар барчасы куркып качалар. Бу да курка, якын килми, үксеп–үксеп елый. Качып китер иде, киемнәр кирәк, ятсына кеше күзеннән. Шулчак елан телгә килә:
— Син елама, Зөһрә, – ди, – мин сиңа тимәм, киемеңне дә алырсың, – ди, – тик әйт син, миңа тырмышка чыгырсыңмы? – ди.
Зөһрәнең коты алына:
– Абау, ни сөйлисең? – ди.
– Әйтәсе сүзем шул, – ди кара елан, – сиңа ун сигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор, – ди.
Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума. Кыз аптырап, куркып кала. Өйгә кайткач, әнисе сорый:
— Кызым, сиңа ни булды? Ак мамык төсе кергән үзеңә, – ди.
Зөһрә барчасын сөйләп бирә.
Кара еланга тырмышка чыгасым юк, коткарыгыз, әнием, – ди.
– Кайгырма, балам, күз нурым, – ди анасы. – Сине еланга бирер өчен тудырмадым, әмәлен табарбыз, – ди.
Зөһрә тынычлана инде.
Көн артыннан көн үтә, кыз үсә, ун сигез яшькә җитә. Болар йортларын, елан кермәслек итеп, чуен койма белән койдыралар.
Беркөнне Зөһрә йөгереп керә дә коты чыгып:
— Әнкәй, елан килә, – дип кычкыра.
Чыксалар, бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә. Аждаһалар, пәриләр, җеннәр, еланнар – берсе дә калмаганнар. Болар тиз генә йортка кереп бикләнәләр. Еланнар килеп тә җитә. Кара елан тыштан әйтә:
—Син, Зөһрә, сүзеңдә тормадың, әзерләнеп көтмәгәнсең. Чыгасыңмы, юкмы, мин килдем, – ди.
Зөһрә әйтә:
– Юк, сиңа чыгасым юк, килгән юлыңнан кире кит, ди.
– Мин синнән башка китергә килмәдем, вакытым кыска, чыгасыңмы?
– Юк, чыкмыйм, – ди Зөһрә.
Елан:
– Алайса, көч белән алырмын, – ди.
Шундан өй почмагы күтәрелә башлый. Әби дә, бабай да бик куркышалар. Зөһрә, язмышым шулдыр инде, дип, әйтә тегеңә:
— Чыгам, кара елан, чыгам, – ди.
Өй шундук үз урынына утыра. Зөһрәне урамга чыгаралар. Каршысында теге кара елан бөтерелә. Бөтен тирә–якта пәриләр, җеннәр, еланнар сызгыра, ыжылдый. Кара елан бер селтәнә, барчасы югала.
Елан әйтә:
– Әйдә, киттек, – ди.
Кыз әйтә:
– Әйдә, –ди.
Китәләр болар парлап. Елан шуышып яннан бара. Зөһрә атлап бара. Күлгә җиттеләр. Елан әйтә:
— Мин сиңа уралырмын да күлгә чумармын, син курыкма, – ди.
— Курыкмыйм, – ди Зөһрә.
Кызның куркуы беткән инде.
Елан урала да күлгә чумалар. Су төбеннән барып бер ишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да башта үзе төшә. Аннары Зөһрәне төшерә. Түбәндә алтын баскыч икән. Кара елан шул баскычка бер орына, ике орына да искиткеч матур егеткә әверелә. Шунда әйтә кызга:
— Син курыкма миннән, мин үзем дә адәм баласы. Бала чагымда җеннәр урлаган мине. Хәзер бөтен гыйлемлекләрен отып алдым да патша булдым үзләренә, – ди.
Шулай дигәч, Зөһрәгә җан керә. Егеткә шундук гашыйк була.
Патша егет шәһәрне күрсәтә. Ни генә юк монда! Барчасы алтыннан, көмештән. Болар тиздән өйләнешәләр дә тора башлыйлар. Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. Адәмнәргә һич тидертми икән үзләрен.
Өч елдан боларның өч балалары була, берсеннән–берсе матурлар, пешкән алма кебекләр. Тора торгач, Зөһрә әтисен–әнисен, туган илен сагына башлый.
Беркөнне әйтә бу иренә:
— Син мине туган йортыма ике атнага җибәрче, балаларымны да күрсәтер идем, – ди.
Патша каршы түгел.
— Яхшы, барырсың, ди, күчтәнәчкә алтынын, көмешен – күпме кирәк ал, әби белән бабайга гомерлек булсын, – ди.
Хатыны күп итеп алтын, көмеш тутыра. Өч баласын үзе белән ала. Патша хәзер озата бара инде боларны. Алтын баскычка җиткәч, өч тапкыр орынган иде, кара елан булды тагын. Боларны, урап, күл читенә чыгарып куйды. Шунда хатыны саубуллашып китергә иткәндә:
– Син ничек кайтырсың соң, беләсеңме? – дип сорый.
– Белмим, – ди хатын.
– Син әйтерсең: «Диюләр патшасы, бире чык!» – диярсең, мин чыгырмын, – ди егет. – Тик беркемгә дә әйтмә, әйтсәң, мин үлермен, – ди.
Хатын китә. Кайткач, елашып күрешәләр, әтисенә–әнисенә гомерлек байлык бирә, балаларын күрсәтә. Ял итәләр болар рәхәтләнеп. Китергә бер көн калгач, хатын җыена, әзерләнә башлый. Ирен, диюләр патшасын, бик яман сагына хәзер, тизрәк кайтасы килә. Шунда әнисе бик каты сораша торгач, Зөһрә серне ача: шулай–шулай дигәч, ирем елан булып чыга, – ди.
Бу балалары белән йокларга яткач, әнисе әйтә: «Юк, еланга кире җибәрмим, үземдә калдырам», – ди..
Төнлә, сәгать уникедә, кулына кылыч алып, үзе күл янына килә.
– Диюләр патшасы, бире чык, – ди.
Озак тормый, күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып та өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда. Әби үзе тиз–тиз кайтып китә дә ятып йоклый.
Иртән кызы торып китергә җыена, әнисе аңа:
– Ашыкма, кызым, барыбер кайтырсың, – ди.
– Юк, юк, әни, кире кайтмам, – дип, Зөһрә балалары белән күл буена чыгып китә. Ул ирен бик тә сагынган шул.
Бара күл буена.
— Диюләр патшасы, бире чык! – дип кычкыра.
Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу. Күл өстен кара томан каплаган, тып–тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята. Үкереп елап җибәрә, башын коча–коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу. Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба. Балалары белән елаша–елаша чокыр казып, елан патшаны күмәләр. Шуннан соң Зөһрә олы баласын ала да елый–елый һавага ыргыта.
— Бар, син сандугач бул, иртә-кич кешенең күңелен юат, – ди. Олы баласы сандугач булып очып китә.
Икенче баласын да кулына ала.
— Син, балам, күз нурым, карлыгач бул, җитезлегең белән кешене сокландыр, – ди. Бусы карлыгач булып очып китә.
Өченче баласын алып, озак–озак үксеп тора да:
— Ә син, алтыным, сыерчык бул, барча телләрне белүче кошкай бул, – ди.
Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тилпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә.
Сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен кошкайлар әнә шулай дөньяга килгәннәр, ди.
Дата добавления: 2015-07-08; просмотров: 184 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
ЗИРӘК КАРТ | | | ЙОРТ ТОТМАС |