Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

КҮРЕНМӘС ЧИКМӘН

 

Борын заманда фәкыйрь крестьяннардан бер егет солдатка алына. Унҗиде яшендә була ул алынганда.Өч ел җәяү барасы була. Бу җәяүләп чыгып китә. Өй саен сорашып, тамак туйдырып бара инде бу.

Бер картка керә фатирга. Карт әйтә: “Җәяү чиләнеп йөрмә син, ди, мин сине ике сәгатьтә итеп куярмын, ди, миндә бер ел хезмәт ит син”, – ди.

Егет моңа ышана да керә. Эшли бу бер ел. Бу картның бер кара айгыры була. Шуны туйдыра бу. Моның абзарга да керәсе түгел: бер төймәгә баса – печән килеп чыга, икенчесенә баса – солы килеп чыга, өченчесенә баса – су килеп чыга, башак боланып чыга, тагын берсенә баса – тизәкләрен тазарта.

Шулай бер ел хезмәт итә. Елы тулгач, бу сорый:

– Бабай, мин китәр идем инде, – ди. Исәп–хисап ясавын сорый.

Бабай ат янына чыгып сорый:

– Яхшы туйдырдымы сине? – ди.

– Юк, яхшы туйдырмады, ди, бер тапкыр ашатмый калдырды ул мине, – ди.

Теге егет беркөнне, йоклап төймәләргә басмый калдырган була.

– Яхшы туйдырмагансың, улым. Тагын бер ел каласың инде, – ди.

Тагын бер ел хезмәт итә. Йокламый инде бу юлы, яхшы карый. Бабай, елы тулгач, аттан чыгып сорый. Ат әйтә:

– Бу юлы яхшы тәрбияләде, – ди.

Карт әйтә:

– Менә, улым сиңа бер иске чикмән, ди, бер иске бүрек, бер сыбызгы белән бер кылыч, бер иске киез итек, ди. Сыбызгыны сызгыртсаң, шушы ат килеп җитә. Бүрек белән чикмәнне кисәң, күренмәс кешегә әверелерсең, ди. Киез итекне кисәң, йөзәр чакрым атларсың бер атлаганда. Бу кылыч кырык чакрымнан кырып сала, – ди.

Шуннан соң, бу хәзер киез итекне киеп сынап карый: бер атлагада йөз чакрым атлый. Ике сәгать эчендә барып керә патшага. Патшага бер ел элек килеп җитә.

Бу патшаның бер кызы бер көндә кырык кием ботинка туздыра, ди. Кырык кием ботинканы кая туздырганын белү өчен сакчы куялар, ди. Бер елдан соң сакка чыгып баса бу егет. Чыга да ятып йоклый.Патша кызы әйтә: “Іи, хәзер үк йоклаган”, –ди. Кырык кием ботинка күтәреп чыгып китә бу.

Бу киткәч, егет уяна. Уяна да бөтен киемнәрен киеп чыга тегене эзләргә. Йөз чакрым болайга, йөз чакрым тегеләйгә атлап карый да кызны таба; кыз бер алтын агачтан алма өзеп алды, бу егет тә алды, “миңа да кирәк булыр”, дип. Патша кызы шул алманы диңгез чыкканда диңгезгә ыргытты да бу алтын алма кораб булды, кыз шул корабка утырып диңгезне чыгып китте, ди. Бу егет диңгезне атлап кына чыгып китте, ди.

Хәзер бу кыз янып торган утка барып чыкты: егерме киемне ботинканы киеп, шул уттан узды. Бу егет утны атлап кына чыгып китте, ди. Хәзер бер тауга җиткәч, бу кыз алманы ыргытты да, тау тишелеп, кыз шул алма артыннан кереп китте, ди. Тау эчендәге землянкада бик матур бер пәри егете утыра, ди. Бу кыз әйтә пәри егетенә: “Менә, ди, мине каравыллар өчен бер солдатны бер ел өйрәттеләр, ди, ул каравылларга чыккач та ятып йоклады”, – ди. Боларның сөйләшкәннәрен тыңлап тора да бу егет чыгып китә.

Иртә белән патш чакыртып кертә моны:

– Нишләдең, ди, тота алдыңмы? – ди.

– Тоттым, – ди солдат. Барысын сөйләп бирә патшага.

Патша кызын чакырып кертә. Солдат патша кызы алдында да күргәннәрен сөйләп бирә. Патша кызы әйтә:

– Дөрес түгел, ди, әйткәне дөрес булса, бер төс әйбер алып кайтып бирсен, – ди.

Икенче көн кыз иртүк чыгып китә. “Их, ди, барысын да сөйләп бирде теге солдат, каян белгән ул аны?” – ди.

Пәри егете әйтә:

– Аның берәр сихерче хатыны бардыр, каян белер иде ул аны, – ди.

Бу көнне егет пәринең башына кия торган таҗын алып кайтып бирә. Иртә белән тагы чакырып кертә патша:

– Күрдеңме, ди, берәр төс әйбер алып кайттым, – ди.Кызын чакырып кертә патша. Кызы әйтә:

– Дөрес, ди, мин, болай булгач, бу егеткә барам инде, – ди.

Патша кызы бу егеткә кияүгә чыга. Шулай егеткә чыгып тора башлагач, патша кызы пәри егетен бик сагына, саргая бу. “Синнән башка торыр хәлем юк минем”, – дип, җен егетенә хәбәр җибәрә. Җен егете патшага хат җибәрә: “Ике вакыт сиңа, ди, кызыңны бирмәсәң, сугышып алам”, – ди. Патша бу егеткә киңәш итә. Егет әйтә: “Курыкма, бабай, ди, мин аны җиңәргә тиеш”, – ди.

Атына атланып, кылычын тагып, чикмәнен киеп чыгып китә бу. Пәринең гаскәрен кырык чакрымнан кырып сала моның кылычы. Пәри хәзер хәбәр җибәрә егеткә: “Сугышны туктатыйк”, – ди.

Шул дәвердә пәри егете патша кызы белән сөйләшеп ала:

– Син бел әле, – ди пәри егете, – ничек минем гаскәремне җиңде икән ул? – ди.

Теге кыз моны юмалаштырып сорый хәзер:

– Син миңа бернәрсә дә сөйләмисең, ди. Ничек минем артымнан бара алдың соң син, ди, ничек бу пәри гаскәрен җиңдең? – ди.

Егет бик озак моңа берни дә әйтми тора. Аннан соң бик аптырата башлагач, әйтә:

– Шушы кылычым белән киемнәрем исән булсын минем, – ди.

Егет, сугыштан соң арып, йокларга ята. Кыз моның кылычын, бөтен киемнәрен алып, аның урынына икенче әйберләр куя да егетнең кылычын, сыбызгысын, чикмәнен, итеген пәри егетенә җибәрә.

Пәри егете тагын гаскәр белән килә. Патшага ике сәгать вакыт бирә. Бу егет, чикмәннәренә ышанып, тагын сугышка чыга. Чыккач, сызгырып җибәрә, аты килми, итеге йөз чакрым атламый, кылычы да кырык чакрымнан кырып салмый. Бу егетне күрәләр дә чабып үтерәләр. Пәри егете патша кызын үзенә алып кайтып китә.

Моны укыткан карт бик зур гыйлем иясе икән. Бу егеткә нәрсә булганын белеп, аны эзләргә чыга. Егетнең сөяген төяп алып кайта. Казанда кайнатканнан соң, егеткә иске җанын куя. Егет терелә. Егет әйтә бабайга:

– Бабай, мин хәзер нәрсә эшлим инде? – ди.

Бабай әйтә:

– Хәзер син, улым, укы инде, – ди.

Бу егет укый. Кыз булыйм дисә – кыз була, ат булыйм дисә – ат була, бәләкәй кеше булып кала ала. Бабай әйтә моңар:

– Хәзер син, улым, өеңә кайт инде, ди, мин өйрәткәнне бер кешегә дә әйтмә, ди. Үзеңне саткан чагында, ничек тә бер төс әйберне алып калсыннар, – ди.

Шулай итеп, өенә кайтып керә бу. Атасы бик ярлыланган моның, бернәрсәсе калмаган. Бу әйтә атасына:

– Әти, син мине ат итеп базарга чыгарып сат, ди. Миңа унбиш мең тәңкә бирерләр, ди, тик йөгәнемне сатма, – ди.

Бабай моны иртә белән тарантас арбага җигә. Бу егет бик матур бер җирән айгыр була. Базарга җиткәч, айгыр халыкка карап кешнәп җибәрә, бөтен халыкның іушы китә. Моны сатулашып, унбиш меңгә сатып алалар. Йөгәнен бирми бабай, үзе белән алып кайта. Хәзер атны сатып алган кеше айгырны алып кайта да ишегалдына бәйләп куя. Үзе чәй эчәргә керә. Бу егет шул арада бәләкәй генә малай булып, бакча артыннан чыгып китә. Ат хуҗасы йөгереп чыга өеннән: ат юк. Теге малайдан сорый:

– Бер җирән айгыр күрмәдеңме? – ди.

Теге малай:

– Юк, – ди, тиз генә кош була да очып өенә кайтып китә. Икенче базарда бу егет юртак булып чыга. Бабай хәзер моның өчен утыз биш мең сорый.

– Бер сәгатькә ике йөз чакрым китә бу, – ди.

Халык ышанмый:

– Юырттырып карыйк, – диләр.

Атны җигеп әйләнеп кайталар. Бер сәгатьтә ике йөз чакрымны әйләнеп кайта бу. Пәри егете бабайны “йөгәне белән сат” дип алҗытып бетерә, ике өлеш бирә. Бабай, аптырагыч, йөгәне белән сатып җибәрә.

Пәри егете моны белеп алмаган икән. Өенә кайткач әйтә сихерче карчыкка:

– Менә, әби, ди, җитмеш меңгә нинди ат алып кайттым мин, – ди.

– Алып кайттың шул көндәшеңне, – ди теге карчык.

Боларда бер унбиш яшьлек асрау кыз бар икән. Бу кыз ат янына чыккач, теге егет әйтә бу кызга:

– Хәзер мине үтерәләр, ди. Минем урт төшем читкә чәчрәр, син шуны алып нигез туфрагына күм, ди, шул минутта алмагач үсәр, – ди.

Атны үтерделәр. Теге кыз моның тешен алып нигез туфрагына күмде. Бер сәгать эчендә моннан бик матур бер алмагач үсеп чыкты, ди, алмасы да пеште, ди.

Пәри егете әйтә сихерче карчыкка:

– Кара, нинди матур алмагач үсеп чыкты, – ди.

Сихерче карчык әйтә:

– Ие, үсте үзеңнең көндәшең, – ди.

Хәзер унбиш яшьлек кыз тагын ишегалдына чыга. Теге алмагач әйтә кызга: “Мине хәзер кисәрләр, ди. Мине кискәндә, бер зур йомычка читкә атылыр, син шуны мөмкин булса, үзегезнең су коена торган күлегезгә илтеп ташла”, – ди.

Шуннан пәри егете бу алмагачны чыгып кисә. Алмагачның зур йомычкасы читкә чәчрәп төшә. Кыз бу йомычканы ала да күлгә илтеп ташлый.

Хәзе пәри егете теге чикмәннәрне, итекләрне киеп, патша кызы белән су коенырга бара. Киемнәрен су кырыена чишенеп калдыра да су керә башлый. Теге егет бик матур яшел түшле үрдәк булып йөзеп йөри. Пәри егете куып йөри тегене: “Әгәр дә мин сине тотсам, тәрәзә төбендә генә тотар идем”, – ди.

Үрдәк моны бер читкә алдап алып китә дә, суга чумып, күлнең икенче кырыена барып чыга. Тиз генә киемнәрне киеп әүвәлге егет була. Тегеләрнең бөтенесен шунда ук турап ташлый. Сыбызгысын сызгыртып җибәрә. Үзенең аты килеп чыга. Теге япь–яшь асрау кызны алып, матур гына итеп көн итә башлый.

 


Дата добавления: 2015-07-08; просмотров: 204 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: АНСАТ ҖАВАП | ГӨЛЧӘЧӘК | ГӨЛЧӘЧӘК БЕЛӘН САНДУГАЧ | ДҮРТ ДУС | ЕЛАН ПАТШАСЫ ШАҺМАРА | ЗИРӘК КАРТ | ЗӨЛКАРНӘЕН ПАТША | ЙОРТ ТОТМАС | КАМЫР-БАТЫР | КАРАКОШ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
КАРТ БЕЛӘН ЯЛКАУ ЕГЕТ| САЛАМ–ТОРХАН

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)