Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АвтомобилиАстрономияБиологияГеографияДом и садДругие языкиДругоеИнформатика
ИсторияКультураЛитератураЛогикаМатематикаМедицинаМеталлургияМеханика
ОбразованиеОхрана трудаПедагогикаПолитикаПравоПсихологияРелигияРиторика
СоциологияСпортСтроительствоТехнологияТуризмФизикаФилософияФинансы
ХимияЧерчениеЭкологияЭкономикаЭлектроника

Акыллы кыз

Тәрҗемәләр

48. Акыллы хәйлә әкияте

49. Алма агачыннан ерак төшми

50. Алтын балата (сирия халык әкияте

51. Арыслан, бүре, төлке

52. Арыслан, төлке, бүре

53. Аю хезмәте

54. Балыкчы белән җен

55. Бүре аларны нигә ашаган? (болгар халык әкияте)

56. Дию белән шүрәле

57. Диюләрне җиңгән (алман халык әкияте)

58. Йолдызлар турында әкият

59. Күңелле чыпчык белән күңелсез карга

60. Мәрмәр тавы башында

61. Наян төлке

62. Ничек итеп эт хермәткә лаек булган

63. Патша кияве солдат (фарсы халык әкияте)

64. Сандугач (украин халык әкияте)

65. Серле сумка

66. Турай батыр

67. Туры сөйләгән котылган, ялганлаган тотылган (фарсы әкияте)

68. Туры хатын (фарсы әкияте)

69. Тылсымлы чыбык (фарсы әкияте)

70. Урман кызы

71. Чакма ташы

72. Эт белән песи

73. Ярлы егет белән юха елан

74. Яртыколак (төркмән әкияте)

75. Яңгыр кызлар

76. Үги кыз

77. Һөнәрле үлми, һөнәрсез көн күрми (фарсы әкияте)

 

Акыллы кыз

 

Борын–борын заманда бер егет булып, аның кешеләрчә тормыш корасы – аң–белемле, укымышлы кызга өйләнәсе килә икән.

Бердән бер көнне егет үзенә иптәш булырлык шундый бер кызны эзләргә дип юлга чыгып киткән. Бер авыл үткән, ике авыл үткән, өченче авылны чыгып басу капкасын керү белән юлдан бер картнын барганын күргән. Егет, шап – шап атлап, картнын артыннан барып житкән. Эндашмичә генә картны артыннан сынап бара икән.

Карт төчкереп жибәрде дә: «Ходайга шөкер,бер халас». – дип әйтте, ди. Тагын бераз баргач, төчкереп: «Ходайга шөкер, ике халас» – дип әйтте ди. Тагын бераз баргач төчкереп: «Ходайга шөкер, өч халас» – дип әйтте ди.

Шулвакыт егет эндәште дә: «Әссәләмәгаләйкем! Исәнме, бабай!»

Карт кисәк кенә борылып: «Вәгаләйкемәссәлам, улым! Син, минем артымнан житешеп, күп жир килденме. Әле?» – дип сорады, ди.

– Хәтсез генә жир килдем, бабай – беренче халаста ук якынлашкан идем, – дигән.

– Яхшы, бергә – бергә юл кыска булыр, – дигән карт.

– Әйе, бабай, син арысаң – мин күтәрермен, мин арысам – син күтарерсең, – дигән.

Карт эченнән генә: «Ахмак егет икән бу, егет булып ул арысын да, көч – хәл белән баручы мин – карт аны күтәрим имеш», – дигән.

Баралар икән, карт егеттән:

– Балам, син ирме, хатынмы? – дип сорады, ди.

– Белмим, бабай, – дип жавап бирде, ди, егет.

– Әти–әниен бармы?

– Юк, жирдән шытып үстем.

Карт куңеленнан: «Хак дивана икәне билгеле», – диде.

Егет, басуда үсеп утырган ямь–яшел ужымны ем халык җеназа кутәреп чыктылар, ди.

Егет:

– Бабай, – дип әйтте, ди, бу җеназага салынган Кеше үлекме, терекме?

– Үлмәгән кешене зияратка китермилар,үлек ул, – диде карт.

Карт шушы авылныкы икән, егетне чай эчәргә өенә алып кергән. Егетне бирге бүлмәдә калдырып, үзе карчыгы белән кызы янына килгән.

– Бер хак дивана егетне кунак итеп чыгарыйм дип, өйгә алып кердем. Ул. теге як бүлмәдә утыра. Сез хәзер бу бүлмәне бушатыгыз да чәй әзерләп кертегез! – дигәч кызы:

– Әти, син ул егетнен хак дивана икәнлеген каян беләсең? – дип сораган. Карт, сүзгә керешеп, болай дигән:

– Артымнан килеп житсә дә, күп кенә вакытлар миңа сәлам бирмичә–эндәшмичә барган, монысы бер, – дигәч, кыз:

– Ул. егет үзенә охшашлы акыллы кешене эзләргә чыккан икән. Диваналар алай йөрми, – дигән.

Карт:

– Икенчедән, ул, минем белән исәнләшкәч, юлда барган вакытта: «Син арысаң – мин сине күтәрермен, мин арысам – син мине күтәрерсең», – дип әйтте. Мин карт кеше аны ни көчем белән күтәрим, – дигәч, кыз:

– һич гажәп түгел, «син сөйләгәндә мин тыңлармын, мин сөйләгәндә син тыңларсын» дигән сүз ул. А син аны аңламагансың, – дигән.

Карт сүзен давам итеп:

– Мин аннан: «Син ирме, хатынмы?» дип сорадым. Ул. мина: «Белмим» дип жавап бирде, – дигәч, кыз әйткән:

– «Халык өчен батырлык курсәткәнем юк әле», дигән сүз ул. Халык өчен эш күрсәтүчеләр генә чын ир булалар, әти.

– «Әти–әниең бармы?» – дип сорагач, ул: «Юк, жирдән шытып үстем мин», – дип жавап бирде.

– Үзен урынсыз сорау биргәнсен, әти. Аңардан: «Әти–әниларең исәнме?» – дип сорарга кирәк иде, әти–әнисез кеше дөньяга киләмени, бик дөрес җавап биргән.

– Үсеп утырган ужымны курсәтеп: «Бабай, бу уҗымнар ашалганмы?»– дип сорады. – дигән карт.

– Дөрес сорау биргән. Фәкыйрьләр шул уҗым өстеннән әжәткә алып, күптәннән бирле ашыйлар инде.

– «Нинди кәсеп итәсен?» – дип сорагач, кесәсеннән керләнеп беткән кулъяулыгын күрсәтте.

Кыз әйткән:

– «Иген эше белән шөгыльләнәм» дигән сүз булыр ул.

– Җеназага салынган кешене: «Үлекме, терекме?» – дип сорый, – дигән карт.

– «Тормыш итүче балалары калганмы?» – дип сораган ул синнән, әти, – дигән кыз.

Карт кызының сүзләрен егеткә сөйләгәч, егет:

– Миңа жәмәгать булачак кыз синдә тәрбияләнә икән, мин шул кызны эзли идем, – дип әйтте, ди.

 


Дата добавления: 2015-07-08; просмотров: 311 | Нарушение авторских прав


Читайте в этой же книге: ГӨЛЧӘЧӘК | ГӨЛЧӘЧӘК БЕЛӘН САНДУГАЧ | ДҮРТ ДУС | ЕЛАН ПАТШАСЫ ШАҺМАРА | ЗИРӘК КАРТ | ЗӨЛКАРНӘЕН ПАТША | ЙОРТ ТОТМАС | КАМЫР-БАТЫР | КАРАКОШ | КАРТ БЕЛӘН ЯЛКАУ ЕГЕТ |
<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ГЛАВА13| АНСАТ ҖАВАП

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)