Читайте также: |
|
وَاحِدٌ يَتْبَعُهُ أَهْلُُهُ وَمَالُهُ وَعَمَلُهُ فَيَرْجِعُ أَهْلُهُ وَمَالُهُ وَيَبْقَى عَمَلُهُ *
"Мәетне озатканда үзе белән бергә кабергә өч нәрсә ияреп бара, шуларның икесе кире кайта, берсе үз янында кала. Гаиләсе, малы һәм гамәле иярә. Малы белән гаиләсе кире кайта, янында гамәле генә кала".1
Гамәлдән исә намаз уку, ураза тоту, хаҗ кылу, садака бирү кебек гыйбадәтләрне генә аңларга ярамый. Дөрес, болар да гамәл, бәлки бик фазыйләтле гамәлләр. Шуның белән бергә гамәл сүзе астына башка нәрсәләр дә керәләр. Бер эткә су эчерү сәбәпле фахишә бер хатынның гөнаһы-сы ярлыкану 169 нчы хәдистә үтте. Намаз, ураза, хаҗ һәм башка гыйбадәтләрдән ләззәт алу турысында сәхабәләр кадәр кеше булуы шөбһәле. Ләкин алар шушы гыйбадәт-ләр белән генә канәгать итми, бәлки сәүдә кылдылар, бак-чачылык белән шөгыльләнделәр, Аллаһының юмарт икән-леген яхшы белсәләр дә, Аллаһ юмарт дип сузылып ят-мыйча, маңгай тирләре агызып эшләделәр.
Балалар, якыннар һәм дуслар мәетне кабергә кадәр озатып барырга, ләхетенә куеп Аллаһы Тәгаләгә тапшы-рып, дога кылырга тиешлеләр. Бу мәгълүм һәм һәрбер ка-вемдә гадәттер. Ләкин бездә байлар җеназаларына дуслар, әһелләр генә түгел, бәлки бөтен дөнья халкы ияргәне хәл-дә ярлылар, гарибләр җеназаларына иярүчеләр бик аз бу-ла. Моның сәбәбе бездә үлек өстендә садака өләшү гадәте киң таралган булу.
Мәгълүм ки, яхшы эшләр яман нияттә куллану һәм тәдбирсезлекләр сәбәбеннән икенче бер бик бозык эш-ләргә сәбәп булалар һәм яхшылыклары бөтенләй бетеп, хәерсез нәрсәләрнең дә хәерсезләреннән булып калалар.
Садака бирү, кирәк мәет өстендә һәм кирәк башка урында булсын, бик фазыйләтле эш һәм саваплы бер га-мәл булып, бу хакта югарыда бик күп хәдисләр үтте, шә-рехләрдә киң итеп сөйләнде. Ләкин монда булган фазый-ләт һәм савап шул эшнең шәригать максатына муафыйк килгән сурәттә генәдер. Шәригать максатына муафыйк бу-лу исә садакалар әһел кешеләр кулларына төшү тәэмин ителгәндә генә була. Әмма бездә үлек өсләрендә өләшелә торган садакаларда савап һәм фазыйләт булу бик шөбһәле. Дөресен әйтергә кирәк: бездә үлекләр өстендә өләшелә торган садакалар бәрабәренә савап өмет итәргә урын юк, шелтә булу ихтималы ерак йөрми.
Хәдис шәрифтәге "гаиләсе иярә" дигән сүзнең гому-менә хатын таифәсе дә керә. Хатыннарның җеназаларга ияреп барулары дөресме, түгелме? Коръән Кәримдә мон-нан тыю юк. Мәшһүр хәдис китапларында да ачык сурәттә тыя торган хәдис барлыгы беленмәде. Имам Бохари бу мәсьәләгә мөнәсәбәтле булган хәдисен Өмме Нәсибәдән риваять итә: نُهِينَا عَنِ اتِّبَاعِ الْجَنَائِزِ وَلَمْ يُعْزَمْ عَلَيْنَا "Без хатыннар җе-назага иярүдән тыелдык, ләкин бу тыю фарыз һәм вәҗеп дәрәҗәсендә булмады, бу хакта нык, каты әйтелмәде".1 Бу сүзнең кыскасы: "без хатыннарның җеназаларга иярүебез хәрам түгел, бәлки мәкруһ кына" дигән сүз була. Бохари риваятенә күрә Өмме Нәсибә тыючының кем булуын зе-кер итми. Тыючы Рәсүлүллаһ үзе түгел, бәлки башка бе-рәр кеше булган булса, ул вакытта хатыннарның җеназага иярүләренең мәкруһлеге сабит булмый.
Күбрәк галимнәр хатыннарның җеназа озатуларын хәрамнан ерак мәкруһ саныйлар. Имам Әбү Хәнифәдән озатмаулары яхшырак һәм имам Мәликтән: "Үзенең бала-сын, атасын, ирен озату мәкруһ түгел", – дигән сүзләрен риваять кылалар. Ибне Хәзем исә: "Хатыннарны җеназага җибәрүдән тыя торган дәлил юк", – ди.
Сүзнең кыскасы шул: хәрам һәм тыелган эшләргә сә-бәп булмаганда, әдәп һәм инсаф юлыннан аерылмый йөр-гәндә, хатыннарның җеназа озатулары Ислам шәригатендә тыелмаган һәм ул хәрам эш түгел. Ирләр юк вакытта җе-наза озату вазифасы бөтенләй хатыннарга йөкләнә.
Мөселман булган гаскәри низамнар яки гадәтләргә күрә музыка һәм тантаналар белән озатылса, моның без мөселманнарга бәйләнеше юк. Бу нәрсәләр чит диннәргә хас булган билге дә түгел, бәлки хөкүмәтләрнең рәсми га-дәтләре һәм үзләренчә дөньяви бер ихтирамнары гына. Әмма моны мөселман кеше үзе һәм үз исеменнән эшләү тиешсез, бәлки тыелган эш. Чөнки монда дөнья һәм ахи-рәт өчен бер файда килүе өметле түгел. Чәчкәләр кую да шул төрдән. Бәлки дөньяви һәм ахирәви файдасы булмый торган бер нәрсә өчен мал сарыф итүне лязем иткән-легеннән хәрам булган исрафка керүе мөмкин. Ахирәт сә-фәре үзенә лаек булган рәвештә һәм күңелләргә нечкәлек һәм гыйбрәт һәм әсәр бирерлек рәвешләрдә булырга ти-ешле.
Кирәк мөселман һәм кирәк башка милләтләрнең җе-назалары булсын, үтеп киткән һәм очраган вакытта, игъти-барсыз һәм илтифатсыз калу әдәпсезлектер. Бу вакытта һич әсәрләнү, берәр төрле курку һәм хөрмәт кылу галә-мәтләре күрсәтү һәм һич булмаса: "Бу хәл инде барыбыз-ның да башыбызга киләчәк, Аллаһы Тәгалә Үзе мәрхәмәт итә күрсен!" – кебек фикер белән мәшгуль булып калу ти-ешле.
341 * يُحِبُّ اللهُ الْعَامِلَ إِذَا عَمِلَ أَنْ يُحْسِنَ *
"Аллаһы Тәгалә эшен яхшы башкаручыны сөя".
Хәдис шәриф ахирәт гамәле хакында гына түгел, бәл-ки һәрбер эш хакында гомум. Аллаһы Тәгалә ахирәт гамә-ленең яхшы эшләнүен сөйгән кебек дөньяви гамәлләрнең дә яхшы эшләнүен сөя.
Нинди генә эш булса да, яхшы һәм нык кылып, шар-тына җиткереп эшләргә – я, ярар әле, ахирәт гамәле түгел – димәскә тиешле. Халыклар нәрсәнең аз вакытында эш-ләнеп бетүенә түгел, бәлки яхшы эшләнгән булуына әһә-мият бирәләр. Игътибар һәм яхшы ниятләр белән эшләү-челәрнең дөнья эшләре ахирәт гамәле булырга, яхшы су-калау сәбәпле оҗмахтан урын алырга мөмкин.
Дөньяда иң югары мәртәбәләргә күтәрелгән мәшһүр затлар үз тармакларында тырыш булулары, эшләренең ях-шы булуына әһәмият бирүләре, һәр эшне үз вакытыннан кичектерми эшләп барулары, форсатларын заяга үткәр-мәүләре сәбәпле күтәрелделәр.
Кирәк бина салу һәм кирәк иген игү, кирәк печән ча-бу һәм кирәк сату итү җөмләсендәге эш булсын, эш кеше-се өчен һәр нәрсәдән элек үзе эшли торган эшнең яхшы һәм файдалы, гүзәл һәм кызыгарлык булуын алда тотарга "акыллы фикерләгәнче тинтәк эшен бетерер"гә туры кил-мәскә тиешле.
Яхшы эшләнгән эш үзенең хуҗасын үкендерми, нык һәм гүзәл итеп эшләүчеләр һәркем каршында игътибарлы һәм хөрмәтле булалар.
Шуның өчен нинди генә эш булса да, үзенең шартына китереп эшләү тиешлекне, хикмәт исә эшне тиз бетерүдә түгел, бәлки яхшы эшләнүендә икәнлекне яшь вакытла-рыннан башлап балаларга төшендерергә һәм гадәт итте-рергә кирәк. Эш турысында "я, ярар әле шунда" кебек сүз-ләрне балаларга хәтта ишеттерергә дә кирәк түгел.
Әгәр бер мәртәбә гадәт итеп алсалар, кирәк ахирәт га-мәлләрен һәм кирәк дөнья эшләрен балалар үзләре дә ях-шы эшли башларлар, хикмәт эш бетерүдә түгел, бәлки файда күрерлек булуда икәнлеген белерләр.
Кыскасы, Аллаһы Тәгаләнең сөйгән нәрсәсе гамәл һәм гыйбадәтләрнең, дөньяви хезмәтләрнең ничек булды – шулай күплекләрендә түгел, бәлки яхшы, сыйфатлы һәм камил булуларында, шартларына китерелеп эшләнүләрен-дәдер.
Әтәч чокуы мисалында егерме рәкәгать нәфел намазы укуга күрә, ике яки дүрт рәкәгать фарыз намазын шартына китереп һәм Аллаһыга гыйбадәт кылу рәвешенә китереп уку, шулай ук, гайбәт һәм сүз йөртү, фәхеш һәм ләгънәт кебек нәрсәләрдән сакланмаган хәлдә елына йөз көн нә-фел ураза тотуга күрә, тел афәтеннән сакла-нып һәм баш-ка шартларын да җиренә китереп елында бер ай фарыз ураза белән чикләнү яхшырактыр.
Ерактан торып күргән авылыгызда биналар нык һәм фасадлары яхшы, урамнар төз һәм киң, тыкрыклар күп, бакчалык һәм агачлык, су буйлары кишер, кәбестә, чөген-дер, шалкан, бәрәңге һәм кыяр кебек яшелчәләр белән тулы, җирләре яхшы сөрелгән һәм яхшы эшләнгән, аш-лыклары чүпсез һәм саф, җиккән арбалары нык, атлары симез һәм көчле, әсбаблары яхшы булса, белегез инде, бу мөселман авылы түгел. Чөнки мөселманнар: "Я, ярар әле, ахирәт гамәле түгел", – дигәннәр дә, аннан-моннан гына эшләп, сузылып ятканнар. Моңа карап, болар ахирәт га-мәлләрен бик яхшы эшли торганнардыр, дип уйларга урын юк. Болардан бик күпләренең ахирәт гамәле хакындагы тырышлыклары дөнья гамәлләре хакындагы тырышлык-лары кадәр дә булмый. Мөәзин манарадан икендегә азан кычкыра, мулласы таяк тотып мәчеткә бара. Шушы хәлне күрә торып, бик күп кешеләр яшел чирәм өстендә өелешеп утыралар, бушны юкка авыштырып гомер уздыралар, һәр-бер үткән-барган хакында сүз табалар, мәчеттән халык та-рала, болар һаман шул ияк селкетү белән шөгыльләнәләр. Бер эшсез һәм сәбәпсез фарыз намазлар калу өчен вөҗдан-нар газапланмый, эчләр пошмый, үкенү галәмәтләре кү-ренми.
342 * يُسْتَجَابُ ِلأَحَدِكُمْ مَا لَمْ يَعْجَلْ يَقُولُ دَعَوْتُ فَلَمْ يُسْتَجَبْ لِى *
"Ашыкмаганда гына дога кабул булыр. Дога кылдым да, кабул булмады, дию ашыгудыр".1
Дога кылуда, гыйлем әһелләре тарафыннан бәян ител-гәнчә, бу нәрсәләр шарт: 1) Ашыкмау. Бик күп кешеләр дога кылалар да: "Инде күп дога кылдым, Аллаһыдан күп сорадым, кабул булмады", – дип ялыгып туктыйлар һәм өметсезләнеп дога кылмас булалар. Бу эш, әлбәттә, яра-мый. Кабул булуына галәмәт кирәк күрелсен һәм кирәк күрелмәсен, һәмишә дога кылырга һәм Аллаһыдан сорар-га, ялынырга тиешле. Бәндәчелек вазифасы шушы. Мәгәр, өметсез булмау һәм догадан ялыгып туктамау шарты бе-лән: "Бик күп дога кылган идем, кабул булмадымы, вакы-ты җитмәдеме? Яки Аллаһы Тәгалә каршында ул эш ми-нем өчен яхшы күрелмәдеме? Һаман бер әсәр дә беленми" дип фикерләү, иншә Аллаһ, әдәпсезлек булмас. 2) Сора-лачак нәрсә акыл һәм шәригать каравында мөмкин бул-маслык нәрсә булмау. Чөнки мондый нәрсәләр хакында дога кылу Аллаһы Тәгаләгә: "Инде Син Үзең куйган тәр-типне боз да, мин сораган нәрсәне бир!" – дигән сүз бул-ганлыктан әдәпсезлектер. 3) Хәрам нәрсә хакында булмау. Моның сәбәбе ачык. 4) Һәркемнең үз кулыннан килә тор-ган эш хакында булмау. Мәсәлән, эчәсе килгән вакытта, су була торып, Аллаһы Тәгаләдән су сорау кебек. Бу вакытта бәндәнең вазифасы дога кылып утыру түгел, бәлки шул суны алып эчүдер. 5) Ихлас белән булу һәм үзенең нинди нәрсә сораганын белү. Ихлас булмаганда коры тел белән дога кылуда гына күп мәгънә булмас 6) Догадан элек бән-дәләр кулларыннан килергә мөмкин булган һәрбер сәбәп-ләрне кылып бетерү. Мөмкин сәбәпләрне кылмый торып ялгыз дога белән шөгыльләнү шәригать өйрәтмәсенә муа-фыйк түгел.
343 * يَقُولُ ابْنُ آدَمَ مَالِى وَهَلْ لَكَ يَا ابْنَ آدَمَ مِنْ مَالِكَ
إِلاَّ مَا أَكَلْتَ فَأَفْنَيْتَ أَوْ لَبِثْتَ فَأَبْلَيْتَ أَوْ تَصَدَّقْتَ فَأَمْضَيْتَ *
"Адәм баласы: малым-малым дип йөри, ий, адәм баласы, синең бу нәрсәләрдән башка малың бармы? Аша-дың да бетердең, кидең дә туздырдың, садака бирдең дә Кыямәт көне өчен сакладың!.."1
Дөрес, адәм баласының шушы өчтән башка бер нәр-сәсе дә юк. Боларның да соңгыларыннан башкасы хасият-сезләр һәм булган да беткәннәр, бу көндә инде үзләре дә юк. Хәдис шәриф боларга мал исеме бирсә, халыклар үз-ләре үткән эшләре белән мактанып йөргәнлекләреннән ге-нә аларның гакыйдәләренә күрә генә бирәдер. Бу көн өс-ләренә киячәк һәм ашарга-эчәргә хәзерләгән нәрсәләре дә бетәчәк һәм тузачактыр. Шуның өчен ашау-эчү, кию-салу нәрсәләрен адәм баласы үзенең малы санап торуы сукыр-лыктыр. Бәлки адәм баласының бөтен малы ахирәт өчен биргән садакасы һәм кылган яхшылыкларыннан гына гый-барәт булып, шуннан башка бер нәрсәсе дә юк.
Хәдис шәриф әхлакны төзәтү белән боера, ачкүзлелек һәм саранлык кебек нәрсәләрдән саклану хакында тәнбиһ итә. Инсаннарда була торган кәмаләтнең төрләре бик күп булса да, аларны өч нәрсәгә җыеп бетерергә мөмкин: игъ-тикадны дөресләү, тереклекне гүзәл кылу, нәфесне төзәтү.
Үзенең малы юк дип белгән һәм бу көн үз кулында булган малларның үз кулы белән яхшы юлларга биргән өлеше генә үз файдасына ярауны аңлаган кеше игьтика-дын дөресли, халыклар белән гүзәл тереклек итә һәм ма-лын изге юлларга сарыф кыла.
344 * يَقُولُ اللهُ سُبْحَانَهُ الْكِبْرِيَاءُ رِدَائِى وَالْعَظَمَةُ
إِزَارِى فَمَنْ نَازَعَنِى وَاحِدًا مِنْهُمَا أَلْقَيْتُهُ فِي النَّارِ *
"Аллаһы Тәгалә: "Олуглану Минем ридам һәм бөек-лек Минем изарым. Кем дә кем шул ике нәрсәнең берәр-сен Миннән салдырса, Мин аны утка ташлармын",1– ди".
Ягъни, шәфкать һәм мәрхәмәт, гадәләт һәм юмартлык кебек Аллаһы Тәгаләнең сыйфатлары белән холыклану мөмкин булса һәм яраса да, олуглык һәм бөеклек кебек сыйфатлар белән холыклану бәндәләр өчен мөмкин һәм дөрес түгел. Андый кешеләргә нинди җәза булачагы бу хә-дистә ачык бәян кылына.
Дөньяда иң элек мәртәбә кылынган гөнаһ тәкәббер-лек булды, шайтан олугланды, Аллаһы Тәгаләнең әмеренә итәгать итмәде. Бу гамәленең җәзасы дөньяда ук килде. Тәкәбберлек кылучылардан һәрберсенең җәзасы да, ихти-мал, дөньяда килеп бетми торгандыр, ләкин аның килү-еннән имин булырга ярамый. Тәкәбберлек бары үзен-үзе танымаудан гына була торган нәрсә. Үзен-үзе яхшы тану-чы кеше тәкәббер булмый.
Рәсүлүллаһ тәкәбберлектән саклану хакында бик әһә-миятле вәгазьләр кыла һәм бу турыда куркыта иде. Яхшы киенеп йөрүче сәхабәләрдән берсе үз хәленнән куркуга төшеп, Рәсүлүллаһка килде дә: "Йә, Рәсүлүллаһ! Матур йөрергә яратам, үзең дә беләсең, хәтта башмак бауларым-ның да кешеләрнекеннән яхшырак булуын телим, алардан түбән каласым килми, инде бу эшләр дә тәкәбберлеккә керерме?" – дип сорады. Рәсүлүллаһ аңа каршы: "Юк, тә-кәбберлек дип хак эшкә карышу һәм кешеләрне кимсетүгә әйтелә",2 – диде.
Рәсүлүллаһның бу сүзен һәркем үз хәле хакында ми-зан кылырга һәм һәрбер мөгамәләсен шуңа үлчәп торырга тиешле. Яхшы киемнәр киеп һәм яхшы ат-арбаларда йөрү, зур һәм кыйммәтле биналарда тору, халыкларны хурлау һәм хаклыкка каршылык булмаса, тәкәбберлек саналмый.
345 * يَهْرَمُ ابْنُ آدَمَ وَيَشُبُّ مِنْهُ اثْنَانِ الْحِرْصُ عَلَى الْمَالِ وَالْحِرْصُ عَلَى الْعُمْرِ *
"Адәм баласы картая һәм картаюы нисбәтендә ике нәрсәсе яшәрә бара: мал белән озын гомергә комсызлык".1
Адәм баласы дөньяда тору нисбәтендә малга һәм озын гомер сөрүгә комсызлыгын арттыра бара. Хәдис шә-риф исә шуны яшәрә бара дип әйтә.
Инсаннарның яшьләре арту нисбәтендә гомер белән малга хирыслары арту табигый эш. Бу хирыс хакында бө-тенләй начар дип хөкем итәргә мөмкин түгел. Хәдис шә-риф тә бу хакта сүз әйтми. Бәлки бу хирысның начарлыгы, нәтиҗәгә карап булырга тиешле.
Бер кеше, әгәр шушы табигый хәлне болынга җибәр-гән хайван кебек үз ихтыярына җибәрсә, юлга салыр өчен тырышмаса һәм шуңа күрә хирыс, малның затына, гомер-нең үзенә генә юнәлсә, бу вакытта бу хирыс бик яман бер сыйфат булыр. Чөнки бу хәлдәге кеше үзенең бер иптәше, яшьтәше, бәлки үзеннән бик яшьләрнең күчүләрен, ахирәт йортына сәфәр итүләрен һәр көн күреп һәм ишетеп торган хәлдә, гүя үлем үз башына киләчәк түгел бер нәрсә кебек уйлар һәм әзерләнмәс, тәүбәсен кичектерер, гыйбадәт һәм гамәлләрен дә әһәмиятсез калдырыр һәм гел мал арттыру һәм озак яшәү хыялы белән йөрер. "Үзең мәнфәгатен күр-ми, күрә алмый торган малдан ни файда бар? Ни үзең һәм ни башкалар өчен терәк була алмаган һәм соңыннан уры-ны буш калды, дип сөйләнергә һәм сагынырга лаек булма-ган гомерне озайтып йөрүдә ни мәгънә бар?.." мәгънәсен-дәге сүзләр белән үз-үзен хисап итә алмас. Исем кушыл-ган вакытындагы азан үзенә җеназа намазы укылыр өчен әйтелгәнлеген фикеренә китермәс.
Әгәр дә мәзкүр табигый хәлне адәм баласы үзенең акылы белән тәрбия итсә, Коръән һәм Сөннәт нәсыйхәт-ләре белән туры юлга юнәлтсә һәм шул сәбәптән мәзкүр хирысны гомуми мәнфәгатьләргә (дин һәм милләт юлына сарыф итү өчен мал белән гомергә) эшләтсә, ул вакытта бу хирыс инсаннарның йөреш-торышлары гүзәлләшүгә, әх-лаклары төзәлүгә сәбәп булганлыктан, әлбәттә, макталган-дыр.
Сүзнең кыскасы: мал һәм гомергә хирыслык – әгәр ахирәткә кызыгу һәм мәхәббәт белән китүгә киртә бул-маса, яман түгел, бәлки яхшыдыр. Әмма ахирәт сәфәрен дошман күрүгә сәбәп булган хирыс, кирәк яшь һәм кирәк карт кешедә булсын, әлбәттә, яхшы булмас.
Дата добавления: 2015-08-27; просмотров: 34 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 15 страница | | | quot;Итәгать яхшылыкта гына була",1 дигән хәдисне риваять итә. 17 страница |