Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Раздел 2(задания по грамматике и лексике)

Нче елеш | Габдулла Тукай | Для записи ответа к заданию этой части используйте бланк ответов № 2. Запишите сначала номер задания С, а затем напишите сочинение. | Поблагодарите одноклассника за то, что он помог вам найти нужную книгу. | Поинтересуйтесь у прохожего, где можно купить книги на татарском языке. | Как скажете учителю о том, что вам нужно уйти с урока на 10 минут раньше. | Допустим, вы посещаете больного. Посовейтуйте ему не выходить на улицу, пить горячий чай с медом. | Предложите другу ( подруге) сходить в воскресенье покататься на коньках. |


Читайте также:
  1. I. Задания по грамматике
  2. I. Организационно-методический раздел
  3. I. Раздельный купальник
  4. III раздел – Капитал и резервы
  5. XI. Наименование разделов и тем
  6. XXIV. Иисус Навин, завоевание земли обетованной и разделение ее. Религиозное одушевление израильского народа.
  7. XXXIX. Разделение царства, его причины и значение. Иеровоам и произведенный им религиозный раскол1.

 

Прочитайте текст.Преобразуйте слова,напичатанные заглавными буквами в конце строк,обозначенных номерами В2-В7 так,чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуска полученными словами.Каждый пропуск соответствует отдельному заданию В2-В7  

 

В2
.... урман гаҗәеп матур шул! кыш

 

Кышын кыргый....... яшәү бик авыр. җәнлек

 

В3

 

 

В4  
  Шуңа күрә без аларга бераз ярдәм.... тиешбез. итү
       

 

 

В5  
  .... җимлекләр ясап элергә һәм аларны һәрвакыт карап, тулыландырып торырга кирәк.   кошлар
       

 

 

Урман эчендә сузылып киткән чаңгы..... барганда, чаңгы таягы белән агачка кагыласың, йомшак кына энҗе бөртекләре коела. эз

 

В6

 

 

Ә безгә, балаларга,.... тагын да рәхәт һәм күңелле кыш

 

В7

 

 

Салкын көннәрдә агачлар бәс белән...... капланырга

 

В8

 

Кышның салкыннарыннан соң мин.... сагынып көтеп алам. яз

 

В9

 

 

Татарский язык,9 класс Демонстрационный вариант,2012 г.

 

 

Кешеләр.... эшләргә керешерләр. яз

 

В10

 

Сандугач сайравы...... тынлыкны җанландырып җибәрә. иртән

 

В11

 

 

Мин каен...... җыярга яратам. җиләк

 

В12

 

 

Яшелчәләрне..... җиңел эш түгел икән. җыя

 

В13

 

 

Для ответа на задания С1 и С2 используйте бланк ответов №2.При выполнении задания С1 и С2 обратите внимание на то,что ваши ответы будут оцениваться только по записям,сделанным на бланке №2.Записи в черновиках при проверке экспертом не учитываются.Соблюдайте указанный объем письменной работы С1(70-80 слов)

 

* Тематика заданий по письму представлена в кодификаторе.

 

Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз.Шушы сорауларга җавап биреп,аңа хат языгыз.

Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

 

 

... Дөньяда бик күп һөнәрләр бар. Кайсын сайларга?Һөнәр сайлау бит ул − бик авыр һәм җаваплы адым. ...Сиңа нинди һөнәр ошый?Бу һөнәрне сайлауга сине нәрсә этәрә? Һөнәрләр турында китаплар укыйсыңмы?

 

В задании С2 необходимо написать реплики в соответствии с заданной речевой ситуацией.  

 

Татарский язык,9 класс Демонстрационный вариант,2012 г.

 

 

Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

 

С2

 

 

1.Что посоветуете мальчику, если он громко разговаривает в автобусе.

2.Спросите у друга любит ли он играть зимой на улице.

3.Как скажете маме о том,что автором первого татарского гимна

является Рустам Яхин.

4.Допустим,вы звоните в справочное бюро театра.Как спросите,какое представление

идет в театре.

5.Посоветуйте другу(подруге) прочитать понравившуюся вам книгу.

Татар теленнән

Дәүләт йомгаклау аттестациясенең

С1 биреме буенча хат үрнәкләре

 

Нче вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

... Мин әдәбият белән тарихтан имтиханга әзерләнәм. Имтиханнарны яхшы тапшыру өчен, күп белергә кирәк.

Син кайсы фәннәрдән имтихан бирәчәксең? Сиңа телдән имтихан тапшыру ошыймы яки язмачамы? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең?

Исәнме, дустым Алия! Күп сәлам белән сиңа дустың Марина хат яза. Әти-әниеңә, әбиеңә, дусларыңа миннән күп сәлам тапшыр.

Алия, мин синең хатыңны алдым. Хат язуың өчен бик зур рәхмәт, мин аны бик кызыксынып укыдым. Син имтиханнарга ничек әзерләнү турында сорагансың. Дустым, без быел имтиханнарны яңа формада бирәчәкбез. Әлбәттә, имтиханнарны яхшы тапшыру өчен, тырышып әзерләнергә кирәк. Мин дүрт фәннән имтихан тапшырырга телим: математикадан, рус теленнән, татар теленнән һәм инглиз теленнән. Бу фәннәр буенча мәктәптә оештырылган түгәрәкләргә йөрим, дәресләрдә укытучыларны игътибар белән тыңлыйм. Дусларым белән буш вакытта да өстәмә шөгыльләнәбез.

Алия, үзеңнең хәлләрең ничек, авырмыйсыңмы? Мәктәптә, авылыгызда нинди яңалыклар бар? Ял көннәрен ничек үткәрәсең? Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.

 

Сагынып, дустың Марина.

25 нче октябрь.

 

Исәнме, дустым Алмаз! Сиңа сәлам белән дустың Артем хат яза. Әти-әниеңә, дусларыңа, Алинага миннән сәлам.

Алмаз, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Син имтиханнарга әзерләнү турында язгансың. Без дә имтиханнарга әзерләнә башладык. Без имтиханнарны яңа формада бирәчәкбез. Бу, әлбәттә, җиңел түгел. Имтиханнарга бик тырышып әзерләнергә кирәк. Без дүрт фәннән имтихан бирәчәкбез. Мин математикадан, рус һәм татар теленнән, биологиядән имтихан бирергә уйлыйм, шуңа күрә бу фәннәрне аеруча тырышып өйрәнәм, дәрестә укытучыларны игътибар белән тыңлыйм, курсларга йөрим. Имтиханнарны яхшы тапшырып, колледжка укырга керегә телим.

Алмаз, синең хәлләр ничек? Хәзер дә хоккей белән шөгыльләнәсеңме? Буш вакытыңны ничек уздырасың? Шулар турында хат яз, көтәм.

Дустың Артем.

18 нче октябрь.

 

 

Нче вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

 

Җәй көне без гаиләбез белән диңгездә ял иттек. Анда су коендык, кояшта кызынды, экскурсияләргә йөрдек.

Җәен каникулны ничек үткәрдең? Син кайларда булдың? Сиңа җәйге ял ошадымы?

Исәнме, дустым Миләүшә! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Настя хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Син, чынлап та, җәйне бик күңелле һәм файдалы үткәргәнсең. Интернетта фотоларыңны да карадым. Искиткеч матур!

Минем дә җәйге ялым бик күңелле булды. Башта мин әбием янына авылга кайттым. Анда әбиемә бакчада булыштым, дусларым белән су коенырга, җиләк җыярга бардым. Кич белән клубка дискотекага йөрдек. Кыскасы, авылда миңа бик ошады. Июль аенда мин “Кама” лагерында ял иттем. Лагерьда да бик рәхәт һәм күңелле булды – экскурсияләргә йөрдек, дельфинарийга, аквапаркка бардык, төрле кызыклы ярышларда, уеннарда катнаштык. Лагерьда мин бик күп яңа дуслар таптым, хәзер дә алар белән Интернет аша аралашам. Җәй бик күңелле, шулай да мин мәктәпне, сыйныфташларымны сагындым.

Миләүшә, үзеңнең хәлләрен ничек? Каникулны ничек үткәрдең? Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең?Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.

 

Сагынып, дустың Настя.

16 нчы сентябрь

 

Исәнме, дустым Руслан! Сиңа дустың Рома хат яза. Әти-әниемнән, абыем Сашадан сиңа бик күп сәлам.

Руслан, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт. Минем фикеремчә, синең җәйге ялың бик күңелле булган.

Мин дә җәйге каникулларны бик яхшы уздырдым. Без дустым Андрей белән “Чайка” спорт лагерында ял иттек. Анда без спорт белән шөгыльләндек, эксрусияләргә йөрдек, су коендык. Лагерьда мин яңа дуслар таптым, без хәзер дә аралашабыз, буш вакытыбызны бергә үткәрәбез, спорт сараена йөрибез. Җәй көне без гаиләбез белән Казанга бардык. Казан – бик матур шәһәр, анда тарихи урынннарда булдык, музейга кердек. Аквапарк та бик ошады. Кыскасы, миңа җәйге ял бик ошады.

Руслан, синең хәлләр ничек, авырмыйсыңмы? Буш вакытыңда ниләр эшлисең? Нинди яңалыкларың бар? Шулар турында яз.

Дустың Роман.

12 нче сентябрь.

 

Нче вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

 

... Күптән түгел минем туган көнем булды. Дусларым безгә кунакка килделәр. Без бергәләп күңел ачтык. Туган көнем – минем яраткан бәйрәмем.

Синең туган көнең кайчан? Син бу көнне ничек бәйрәм итәсең? Сиңа тагын нинди бәйрәмнәр ошый?

Исәнме, дустым Миләүшә! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Настя хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Интернетта синең туган көн фотоларыңны да карадым. Бик матур фотолар.

Минемчә дә, туган көн – күңелле бәйрәм ул. Минем туган көнем 30 нчы ноябрьдә. Мин бу көнне көтеп алам. Бәйрәмгә сыйныфташларымны, дусларымны чакырам. Әнием белән бергә бәйрәм табыны әзерлибез, салатлар ясыйбыз. Кунаклар килгәч, төрле кызыклы уеннар уйныйбыз, биибез, конкурслар оештырабыз, күңел ачабыз. Соңыннан мин, алып килгән бүләкләр өчен рәхмәт әйтеп, кунакларны озатам.

Мин, гомумән, бәйрәмнәрне бик яратам. Яңа елны, әти-әниемнең, апамның туган көннәрен без бик күңелле уздырабыз. Ә дусларым белән Сабантуйда бергә күңелле ял итәбез.

Миләүшә,үзеңнең хәлләрен ничек? Каникулны ничек үткәрдең? Буш вакытыңда нәрсәләр белән шөгыльләнәсең? Барысы турында да яз, мин синнән хат көтәм.

 

Сагынып, дустың Настя.

16 нчы декабрь

 

 

Нче вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

Кичә мәктәбебездз Габдулла Тукайга багышланган Шигърият бәйрәме булды. Бәйрәмдә танылган татар шагыйрьләре, укытучылар, укучылар катнашты.

Синең мәктәбеңдә татар шагыйрьләренә багышланган бәйрәмнәр буламы? Син Муса Җәлил иҗаты белән танышмы? Яраткан шагыйрең кем, аның иҗаты сиңа ни өчен ошый?

 

Исәнме, дустым Ләйсән! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Марина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.

Ләйсән, безнең мәктәптә дә бәйрәмнәр бик еш була.Без татар һәм рус язучыларының иҗатына багышланган кичәләрне еш уздырабыз. Г. Тукай, М. Җәлил, Ф. Яруллин, Р. Вәлиев һәм башка шагыйрьләргә багышланган кичәләр була. Бу атнада герой-шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган зур кичә үткәрдек. Аның Бөек Ватан сугышындагы батырлыгы, иҗаты турында бик күп өйрәндек, шигырьләрен ятладык. Безнең сыйныф укучылары аның “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерде.

Миңа тагын Шәүкәт Галиевның шигырьләре бик ошый. Аның шигырьләрендә юмор бик күп, тиз истә калалар.

Ләйсән, син бит үзең дә бик укырга яратасың. Миңа үзең яраткан язучылар, аларның әсәрләре турында яз әле. Синнән хат көтеп калам.

Сине сагынып, дустың Марина.

3 нче апрель

Нче вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

 

Мин йөзү белән шөгыльләнәм. Атнага ике тапкыр бассейнга йөрим. Йөзү буенча ярышларда да катнашам.

Син спорт белән шөгыльләнәсеңме? Син спорт секциясенә йөрисеңме? Спорт ярышларында катнашканың бармы?

Исәнме, дустым Марат! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алеша хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Сине йөзү ярышында беренче урын алуың белән котлыйм! Син молодец!

Мин дә спортны яратам. Миңа йөзү, чаңгыда шуу, волейбол, баскетбол уйнау бик ошый. Ике ел волейбол секциясенә йөрдем. Безнең мәктәпнең волейбол командасы шәһәр буенча икенче урынны алды. Бу – безнең өчен зур уңыш, әлбәттә. Кызганычка каршы, бу уку елында минем вакытым бик аз, шуңа күрә мин хәзер волейбол белән шөгыльләнмим. Имтиханнарга әзерләнү өчен курсларга йөрим.

Марат, синең хәлләрен ничек? Син имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Нинди әзерлек курсларына йөрисең?Шулар турында хат яз.

Синнән хат көтеп, дустың Алеша

20 нче апрель

Нчы вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

Миңа информатика дәресләре ошый, чөнки компьютер программалары белән кызыксынам. Мин дусларым белән электрон почта яки социаль челтәр аша аралашырга яратам. Дәресләргә әзерләнгәндә, Интернеттан файдаланам.

Ә син компьтер белән дусмы? Син электрон почта аша кемнәр белән аралашасың? Сине кайсы социаль челтәрдән табып була?

Исәнме, дустым Айгөл! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Алена хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.

Син бик дөрес язасың, хәзер укуны да, тормышны да Интернеттан башка күз алдына китереп тә булмый. Компьтер - хәзер безнең иң якын дустыбыз. Дәресләрдә куллану өчен кирәкле материалларны, презентацияләрне мин компьютерда эшлим яки Интернеттан табам. Дусларым, сыйныфташларым белән дә мин күбрәк Интернет аша аралашам. Интернет аша мин Англиядән Эрина исемле кыз белән таныштым. Без аның белән скайпта еш сөйләшәбез, ул миңа инглиз телен яхшырак өйрәнергә булыша. Мине “Сыйныфташлар” яки “Контактта” челтәрендә табарга мөмкин. Минем электрон адресым:......... Мин синең белән дә интернетта аралашырга телим.

Айгөл, синең хәлләрең ничек? Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач, син кайда укырга телисең? Киләчәккә планнарың нинди? Шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Алена.

8 нче май, 2013 нче ел.

 

 

Нче вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

 

Мин киләчәк тормышым турында уйланам. Һөнәрне дөрес сайлау кеше язмышында зур роль уйный.

Смн киләчәктә кем булырга телисең? Әти-әниең, туганнарың кем булып эшли, алар сиңа нинди киңәшләр бирәләр? Сиңа тагын нинди һөнәрләр ошый?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Карина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Син табиб һөнәре турында язгансың. Минемчә, син бик яхшы, мәрхәмәтле табиб булырсың.

Чынлап та, тормышта бик күп һөнәрләр бар: укытучы, табиб, сатучы, инженер, шофер һәм башкадар. Хәзер менеджер, брокер, промоутер кебек яңа һөнәрләр дә барлыкка килде. Шулар арасыннан үзең яраткан профессияне сайлау җиңел түгел. Минем туризм белән бәйле һөнәр сайлыйсым килә. Төрле илләрдә булырга, туристик бизнес ачарга телим. Мин бик тырышып инглиз телен, географияне өйрәнәм, башка фәннәрдән дә яхшы укырга тырышам.

Минем әти-әнием – югары белемле белгечләр. Әнием – экономист, әтием – заводта мастер. Алар үз эшләрен яраталар һәм миңа да үзем яраткан эшне сайларга киңәш бирәләр.

Гомумән, миңа күп һөнәрләр ошый. Кайчакта минем дизайнер яки эколог буласым килә. Үзем яраткан һөнәрне табармын дип уйлыйм.

Мин сиңа бик күп яздым. Үзеңнең хәлләрең ничек? Ничек укыйсың, имтиханнарга ничек әзерләнәсең? Әти-әниең авырмыймы? Шулар турында яз, дустым.

 

Синнән хат көтеп, дустың Карина.

24 нче май, 2013 нче ел.

 

Нче вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

... Әйе, мин үзем дуслыкның кадерен беләмдип уйлыйм. Минем дусларым күп. Алар – бик күңелле кешеләр.

Син дуслык кирәк дип саныйсыңмы? Синең дусларың бармы? Сез дуслар белән бергә нәрсәләр эшлисез?

Исәнме, дустым Алсу! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Регина хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең дусларың турында уку миңа да бик кызык булды.

Мин дә сиңа үземнең дусларым турында язарга телим. Минем фикеремчә, дусларсыз яшәп булмый. “Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын!” – дигән мәкаль дә бар. Бу бик дөрес сүзләр. Минем дә дусларым күп, ләкин иң якын дусларым икәү генә. Алар - Алена һәм Карина. Без беренче сыйныфтан ук бергә укыйбыз. Дусларым – бик акыллы, яхшы кызлар. Алар – ышанычлы дуслар. Без һәрвакыт бер-беребезгә булышабыз, бергә өй эшләрен эшлибез, курсларга йөрибез, буш вакытыбызны да бергә уздырабыз. Тагын без спорт белән шөгыльләнәбез, киноларга-концертларга да бергә барабыз. Интернетта да еш аралашабыз. Безгә бергә бик күңелле.

Дустым, синең хәлләрең ничек? Җәйге ялларны ничек уздырырга телисең? Киләчәккә планнарың нинди? Хатыңда шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Регина.

14 нче май, 2013 нче ел.

 

 

Нчы вариант

Бирем. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70-80 сүздән торырга тиеш.

... Минем Казан шәһәрендә булганым юк, ләкин аны бик нык күрәсем килә.

Казан шәһәренәкайчан нигез салынган? Казанда нинди истәлекле урыннар бар? Казанда нинди үзгәрешләр бара?

Исәнме, дустым Айгөл! Сиңа күп сәламнәр белән дустың Даша хат яза. Әти-әниеңә, апаңа, дусларыңа миннән сәлам әйт.

Дустым, мин синең хатыңны алдым, бик зур рәхмәт сиңа! Синең хатларың һәрвакыт бик кызыклы, мин аларны бик яратып укыйм.

Син Казан шәһәре турында сорагансың. Кызганычка каршы, минем дә Казанда булганым юк. Шулай да мин Казан турында бик күп беләм, чөнки без татар теле дәресләрендә башкалабыз турында төрле кызыклы мәгълүмат алдык. Интернетта да Казан турында материал күп.

Казан – борынгы шәһәрләрнең берсе. Казан турында тарихи истәлекләрдә иң беренче тапкыр 1177 нче елда искә алынган. нче елда башкалабыз үзенең меңъеллыгын бәйрәм итте. Казанда истәлекле урыннар бик күп. Иң матур урыннары – Казан Кремле, Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Благовещение соборы. Сынлы сәнгать музее, Татарстан Республикасының Милли китапханәсе дә бик матур тарихи биналарда урнашкан.

Соңгы елларда Казанда бик күп үзгәрешләр бара, чөнки 2013 нче елның җәендә монда Универсиада уеннары булачак. Казанда яңа спорт корылмалары, метро станцияләре, Универсиада авылы төзелә. Минем аларны бик күрәсем килә.

Дустым, синең хәлләрең ничек? Җәй көне Казанга килергә уйламыйсыңмы? Гомумән, җәйге ялларны ничек уздырырга телисең? Хатыңда шулар турында яз.

Синнән хат көтеп, дустың Даша.

14нче май, 2013 нче ел.

9 нчы класс (татар төркеме)

1 вариант

А 1 Фигыльнең юнәлешен билгелә.

Укытучы контроль эш эшләтә.

a) йөкләтү юнәлеше

b) уртаклык юнәлеше

c) кайтым юнәлеше

d) төшем юнәлеше

 

А 2. Синонимнардан торган рәтне табыгыз.

a)дәүләт, ил, көнбатыш

b) көн итәргә, яшәргә, торырга

c)фигыль, сыйфат, сан

d) иртәгә, бүген, кичә

А 3. Кайсы җөмләдә нокталар урынына -гән кушымчасы языла?

a) Сирень чәчәкләренә бал кортлары куналар, тырышып-тырышып бал эзли...

b) Быел без бакчабызда кавын үстерергә бул....

c)Бакчабызда җиләк-җимеш һәм яшелчә өлгер...

d) Ул газетага мәкалә яз...

 

А 4. Фигыльнең юнәлешен билгелә.

Ул бакчада бәрәңге утыртыша.

a) йөкләтү юнәлеше

b) уртаклык юнәлеше

c) кайтым юнәлеше

d) төшем юнәлеше

 

А 5. Алан таныш түгел иде. – җөмләсендә хәбәр....

a) алан

b) таныш

c) түгел

d) таныш түгел иде

 

А 6. Кайсы җөмлә ахырына сорау билгесе (?) куела?

a) Кайчакта Лилия әнисе белән бергә кибеткә бара

b) Гаиләгез татумы

c) Кешенең асылы эштә беленер

d) Нинди матур рәсемнәр

 

А 7. да, -дə кушымча булып килгән җөмлəне билгелəргә.

1) Яфрак (та) түгел, ботак (та) түгел,

Үзе агачта үсə. (Т.)

2) Икесе (дə) ак, икесе (дə) вак,

Аерыйм дисəң – кап. (Т.)

3) Көч белем (дə), белем корал (да). (М.)

4) Җəй (дə) егет, кыш (та) егет,

Картайганы юк, гел егет. (Т.)

 

А 8. Син машинада гына торып тор. - җөмләсендә гына...

1)теркәгеч

2)кисәкчә

3)бәйлек

4)бәйлек сүз

 

А 9. Җөмләнең төрен билгеләгез: Боз әле калын түгел. 1) раслау 2) инкяр

 

А 10. Әтием спорт белән шөгыльләнергә ярата. - җөмләсендә белән...

a) теркәгеч

b) кисәкчә

c) бәйлек

d) бәйлек сүз

 

А 11. Укучы ишек янында басып тора иде. – җөмләсендә хәбәр....

a) укучы

b) ишек янында

c) тора

d) басып тора иде

 

А12. Нинди сүз тамырдан, ясагыч, модальлек һәм бəйлəгеч кушымчалардан тора?

1) сайлаучылар

2) кибетченең

3) авылдашларыбыз

4) китапханәләрне

 

 

А13. Җыючы теркәгечләр генə язылган рəтне билгелəргә.

1) һәм, та, тә, тагын

2) ләкин, әмма, бәлки

3) я, яки, яисә

4) чөнки, әгәр, гүя

 

А 14. Иянең төрен билгелгез: Ат кузгалагы биек булып үсә. 1)гади ия 2) тезмә ия

 

А 15. Җөмләдә нинди хәл аерымланган: Кояш, күк читеннән үрмәләп, югары күтәрелә башлады. 1)вакыт хәле 2)сәбәп хәле 3) рәвеш хәле 4)максат хәле

 

А.16 Түбәндәге җөмләләрдән гади җөмләне күрсәтергә.

1) Минем, берәүдән дә курыкмыйча, аның белән сөйләшеп торасым килә.

2) Кызарып кояш чыкканда, уйсу җирдә су кибә.

3) Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен.

4) Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә.

 

А 17. Тиңдәш кисәкләр арасында... 1) тезүле бәйләнеш 2)ияртүле бәйләнеш 3) хәбәрлекле мөнәсәбәт 4)бәйләнеш булмый

 

А.18 Түбәндәге җөмләдә канат сүзенең лексик мәгънәсен билгеләгез.

Камышлык арасында, бер канаты белән генә талпынып, кыр казы очарга азаплана. (М.Гафури)

1) исем сүз төркеме, берлек санда

2) авылларда идән себерү өчен кирәкле эш коралы

3) тамыр һәм бәйләгеч кушымчалардан тора

4) кошларга очу өчен ярдәм итә торган әгъза

А.19. Кем үзен тыйнак тота, аны һәрчак хөрмәт итәләр. Бу җөмлә мәгънәсе ягыннан нинди?

1) иярчен ия

2) иярчен хәбәр

3) иярчен тәмамлык

4) иярчен аергыч

 

А.20. Кайсы вариантта өтерләр куелырга тиешле урындагы саннар дөрес күрсәтелгән?

Сугыш бетеп (1) бер ел узгач (2) кайтты ул (3) минем кара егетем (4) минем Бәхетгәрәем. (Ә.Еники)

1) 2, 4

2) 2, 3, 4

3) 1, 2, 3, 4

4) 1, 2, 4

 

А. 21 Җөмләдә тыныш билгесенең куелышы кайсы вариантта дөрес күрсәтелгән?

Мин (...) туган җиремнең сөекле баласы (...) чит илдә шуны аңладым (...) минем өчен туган ил (...) иң изге нәрсә.

1) сызык, сызык, өтер, өтер

2) өтер, өтер, ике нокта, сызык

3) өтер, өтер, нокталы өтер, сызык

4) өтер, өтер, сызык, сызык

А. 22

Бу җөмләдә нарат җиләге нинди җөмлә кисәге булып килә?

Нарат җиләге йөзем җиләге шикелле сабакка тезелеп үсә бит ул! (Э.Касыймов)

1) тәмамлык

2) ия

3) хәл

4) аергыч

А. 23 Гомумиләштерүче сүз янында нинди тыныш билгесе куела?

Көзге урман, басу, кырлар (...) барысы да уйга чумганнар.

1) сызык

2) ике нокта

3) өтер

4) нокталы өтер

 

А. 24 Җөмләнең башы булырлык татарча вариантны күрсәтегез.

..., все выбежали на улицу.

1) Җәй салкын булганга

2) Син әйткәннән бирле

3) Ул кычкыргач

4) Кайчан килерсең

 

А. 25 Түбәндәге җөмләләрдән гади җөмләне күрсәтергә.

1) Минем, берәүдән дә курыкмыйча, аның белән сөйләшеп торасым килә.

2) Кызарып кояш чыкканда, уйсу җирдә су кибә.

3) Кайчан әйтсәң, шул вакытка килермен.

4) Бер-ике көн ява да, аннары, матур булып, кояш чыгып җитә.

 

В. Боз китүгә су ташуы да башланды. Киң болыннарга диңгез булып җәелде. Без – (1)малайлар да йоклап ятмадык.Бер-бер артлы суга көймәләр төшердек. Судан калкып торган һәр коры җирне карадык.Тилмереп, (2) безне көткән җәнлекләрне эзләдек. Кыр кәҗәсен, (3) куян һәм керпеләрне очраттык. Очраган берен көймәләргә алырга, (4) тизрәк коткарырга тотындык.

 

Биремнәрне үтәгез:

В. 1 тыныш билгеләренең куелышын аңлатыгыз

В. 2 тиңдәш кисәкләрне язып ал, асларына сыз

В. 3 аныклаулы мөнәсәбәткә мисал яз.

В. 4 җыючы теркәгечне күрсәт.

С.1. Әниеңә гөбәдия пешерергә булышуың турында яз.

С.2. Сез нинди эш кәгазьләрен беләсез? Үзегезнең исем-фамилиягезне күрсәтеп һәм Казан дәүләт университетына кабул итү имтиханнарын бирергә рөхсәт сорап, гариза языгыз.

 

Нче вариант

1 нче бүлек

Прочитайте текст. Определите, какие их приведённых утверждений А1-А11 соответствуют содержанию текста (1 – дөрес), какие не соответствуют (2 – дөрес түгел), и о чём в тексте не сказано (3 – текстка туры килми).

 

 

Кәрим белән Камил – аерылмас дуслар. Бергә мәктәпкә баралар, бергә кайталар. Дәресләрен дә бергә әзерлиләр. Урамда да бергә булалар. “Менә ичмасамдуслар!” – диләр алар турында.

Ләкин бер вакыйгадан соң дуслыклары кинәт кенә суынып китте, әйтерсең арадан кара мәче үтте. Очрашканда да малалайлар бер-берсен күрмәмешкә салыштылар. Күпләр бу вакыйгадан үзләренә сабак алды. Ә ул һич көтмәгәндә булды.

Укулар тәмамланырга ай ярым чамасы вакыт калгач, Кәримне шифаханәгә салдылар. “Кимендә бер ай ятарга кирәк” – диделәр табиблар, -малайның үпкәсенә салкын тигән”.

Сыйныф җитәкчеләре Рәсимә апа:

-Иртәгәдән башлап, шифаханәгә йөрергә кирәк. Кәримнең имтихан бирәсе бар,- диде. – Ягез, кем беренче аңа ярдәм итә?

Барысы да Камилгә карадылар. Тик Камил кулын күтәрмәде.

-Камил, ник дәшмисең? Синең дустың янына барырга теләгең юкмыни?

-Минем спорт секциясенә барасым бар, безнең тренер бик усал,- диде.

Камилдән андый җавапны көтмәгәннәр иде. Укытучылары - Рәсимә апа малайны тиргәр дип уйладылар. Ләкин апалары сер бирмәде. Соңгы партада утыра торган Гаязны күреп:

- Ни әйтергә телисең, Муллануров?- диде.

- Мин барам!

- Син - мәктәптә яңа укучы. Сез Кәрим белән танышмы соң?

- Шифаханәдә танышырбыз дип уйлыйм. Әнием- табибә. Без Кәримне тиз терелтербез!

Укытучы апа:

-Рәхмәт, Гаяз, син – чын кеше икәнсең! – диде...

(В.Казыйхановтан)

 

А1. Кәрим белән Камил дуслар иде.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А2. Малайлар дәресләрен бергә әзерләмәгәннәр.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А3. Малайлар мәктәптә спорт түгәрәгенә бергә йөргәннәр..

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А4. Кәрим авырган.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А5. Камил спорт ярышларына киткән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А6. Сыйныф җитәкчеләренең исеме – Рәсимә апа.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А7. Камилнең тренеры - бик яхшы кеше.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А8. Шифаханәгә беренче Камил барырга теләгән.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А9. Гаяз – мәктәптә яңа укучы.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А10. Гаязның әнисе – сыйныф җитәкчесе.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

А11. Укытучы Гаязны мактый.

1) текстка туры килә 2) текстка туры килми 3) текстта әйтелми

В1.

Прочитайте тексты и установите соответствие между заголовками 1-6 и текстами А – Д. Запишите свои ответы в таблицу. Используйте каждую букву только один раз. В задании есть один лишний заголовок.

 

1. Укытучыга җавап бирү

2. Мәктәпкә бару

3. Искәндәр тынычланды

4. Укытучының аптыравы

5. Кире кайтарсалар?

6. Әти белән сөйләшү

7. 1 нче сентябрь – Белем көне

А Август уртасында Искәндәр әтисе белән мәктәпкә барды. Ул көнне аңа укытучысын һәм сыйныф бүлмәсен күрсәттеләр. Укытучы апа яшь кенә бер кыз икән. Светлана исемле. Искәндәр бу исемне бик ошатты. Алар укытучы белән сөйләшеп алырга да өлгерделәр.

 

Ә Искәндәр укытучы биргән сорауларның барысына да шәп җавап бирде.

- Нинди тапшыруларны яратып карыйсың? – дип сорады укытучы апа, сүз телевизорга барып җиткәч. Искәндәр тезеп китте:

- “Өлкәннәр өчен генә”, “Сезнең сәламәтлегегез өчен”, “Кеше һәм закон”, “Куркынычсызлык айлыгы”...

Б Укытучы апа бераз аптырап калды. Ул “Чебурашка”, “Ну, погоди” кебек мультфильмнарны әйтер дип көнкәндер инде. Барлык балалар да мультфильмнар карарга яраталар һәм иң беренче нәкъ менә шуларны атыйлар бит.

 

В Сөйләшүне тыңлап утырган әтисе мәктәптән кайтканда Искәндәрне ачуланды:

- Син нәрсә инде, мультфильмнарны ник әйтмәдең? Гел карап барасың бит, аерып алыр хәл юк!

Искәндәр хәйләкәр елмайды:

- И, әти, аларны әйтсәм, мәктәпкә алмыйлар мине. Кечкенә дип кире кайтарсалар? – дип, борчылды малай.

Г Әйе, борчылырсың! Мәктәптә укулар сентябрь аенда башлана, ә Искәндәрнең туган көне 15нче октябрьдә. 7 яшь тә малайга 15нче октябрьдә генә тула. Мәктәп яшенә Искәндәрнең бер ай һәм унбиш көне тулмый иде, һәм ул, шуны белеп, бик шикләнеп йөрде.

Д Инде мәктәпкә барып, журналга да язылып кайтты. Күңеле тынычланды, хәзер бераз иркенләп уйнасаң да ярый. Хәер, артык күп уйнап булмас, тагын унбиш көннән укулар башлана. Аларга әзерләнергә кирәк. Алайса зур булуыңа шикләнеп караулары ихтимал. (М.Мәһдиевтән).

 

Текстлар А Ә Б В Г Д
Исемнәр            

2 нче бүлек

Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В2 – В7 так, чтобы они грамматически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск сооветсвует отдельному заданию.

В2

Раиләләрнең ….. ……….. балалар бик күп. ИШЕГАЛДЫ

В3

Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле ……….. уйныйлар. УЕН

В4

Кышын бергәләп тау ясадылар да рәхәтләнеп чанада, чаңгыда ………… ШУАРГА

В5

Һәркайсының чанасы бар, тик …… генә чанасы юк. РАИЛӘ

В6

Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл аңа үз чаналарын ….. торалар. БИРЕРГӘ

В7

Беркөнне Раиләнең …………. дә чана алып кайтты һәм кыз бик сөенде. ӘТИ
Прочитайте текст. Преобразуйте слова, написанные заглавными буквами в конце строк, обозначенных номерами В8 – В13 так, чтобы они грамматически и лексически соответствовали содержанию текста. Заполните пропуски полученными словами. Каждый пропуск соответствует отдельному заданию.

В8

Бүген Искәндәр …………. сәгать 7 дә торды. ИРТӘ

В9

Әти-әнисенә иртәнге аш …. теләде. ӘЗЕР

В10

Өстәлгә ризыклар куйды,... чәй ясады. СӨТ

В11

Тәлинкәләргә ………… күмәч белән сыр тезде. МАЙ

В12

Аннан соң Искәндәр әти-әнисен иртәнге ашны............... чакырды. АШ

В13

Бу иртәнге аш аеручы.... булды. ТӘМ

 

3 нче бүлек

С1. Сез татар дустыгыздан хат алдыгыз. Шушы сорауларга җавап биреп, аңа хат языгыз. Язма эшегез 70 – 80 сүздән торырга тиеш.

 

... Минем дусларым күп.Буш вакытымда мин алар белән аралашырга яратам. Без Интернет аша да, телефоннан да, очрашып та аралашабыз. Дуслар белән бик күңелле. ... Ә синең дусларың күпме?... Сез ничек аралашасыз?... Очрашкач, кая барасыз, нәрсә турында сөйләшәсез

С2. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

1. Спросите у друга (подруги), какие татарские песни он (она) знает.

2. Как скажете родителям о том, что вы хотите побывать в Национальном музее Республики Татарстан.

3. Предложите брату пойти на праздник Сабантуй.

4. Сообщите друзьям, что команда вашего класса победил в соревнованиях по футболу.

5. Поздравьте дедушку с Днем Победы.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 160 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Раздел 1(задания по чтению)| ГИА С 2

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.106 сек.)