Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Габдулла Тукай. Кеше туа Бу дөньяга аваз салу белән, ул гаиләдә яши башлый.

Раздел 1(задания по чтению) | Раздел 2(задания по грамматике и лексике) | ГИА С 2 | Поблагодарите одноклассника за то, что он помог вам найти нужную книгу. | Поинтересуйтесь у прохожего, где можно купить книги на татарском языке. | Как скажете учителю о том, что вам нужно уйти с урока на 10 минут раньше. | Допустим, вы посещаете больного. Посовейтуйте ему не выходить на улицу, пить горячий чай с медом. | Предложите другу ( подруге) сходить в воскресенье покататься на коньках. |


Читайте также:
  1. Габдулла Тукай
  2. Сафина Альфия Габдуллахатовна
  3. Сафина Альфия Габдуллахатовна
  4. Сафина Альфия Габдуллахатовна

Кеше туа... Бу дөньяга аваз салу белән, ул гаиләдә яши башлый.

Гаилә – ул җәмгыятьнең нигезе. Бары тик тату, бердәм гаиләдә генә бәхетле, оптимист һәм көчле шәхесләр формалаша ала. Дөньяга туган һәркем шундый гаиләдә тәрбияләнергә лаеклы. Әйе, гаиләләр төрле була: була әтисезләре, бар әби-бабайлылар, күп балалылар да очрый, бер ялгызы гына яшәүчеләр дә юк түгел. Ләкин нинди генә булмасын, гаиләдә һәркем үзен кирәкле һәм бәхетле итеп тоярга тиеш.

Кеше һәрвакыт гаилә корырга омтылган, бу безгә тумыштан табигать тарафыннан бирелгән сыйфат. Кешелекнең иң борынгы чорларында ук кешеләр күмәк яшәгәннәр, аларга бер ялгызы гына кырыс табигать шартларында яшәү, исән калу һәм нәселне дәвам итү мөмкин булмаган. Инде мең еллар узып, кешеләр бер ялгызы гына да яши алсалар да, без барыбер дә башкаларга тартылабыз: танышабыз, дуслашабаз, аралашабыз, гаилә корабыз, аерылышабыз һәм кабат танышабыз...

Әйе, ялгызлык авыр йөк. Дөрес, безгә кайчак ялгыз калу да кирәк. Ләкин ялгызлык нәкъ менә авыруга дәва булган кебек бик аз микъдарда гына тиеш. Гаиләң, сине һәрвакыт көтүче якын кешеләрең булу, үзеңне кемгәдер кирәкле итеп тою – үзе бәхет.

Гаилә ул нәкъ менә сугыш кырындагы тыл кебек. Анда тынычлык, сабырлык, куркынычсызлык хөкем сөрә. Анда син һәрвакыт таяныч, ярдәмгә өметләнәсең. Гаилә – ул туган йорт та, газиз кешеләр дә, сиңа кечкенәдән үк таныш булган гөлләр һәм бергә укыган китаплар да, әниемнең яраткан чәчәкле чәй чынаяклары да.

Ел фасылы язны татар әдәбиятында матур итеп сурәтләп бирүче әдипләребез гаять күп. Әйе, чыннан да, яз – табигатьнең матур, ямьле чоры. Яз безгә яшәү дәрте, күңел күтәренкелеге, киләчәккә өметләр алып килә. Яфрак ярып килүче агачлар, саф яшеллек, чәчәкләрнең хуш исе, кояшның җылы нурлары кәефне күтәрә, боек күңелләрне дәртләндереп җибәрә.

Көннәр аяз, күктән алсу

Нур сибеп кояш көлә.

Җиргә тама көмеш тамчы –

Сагынып көткән яз килә, - дип яза Мөнир Мазунов.

Тик шулай да язга мәдхия җырлаган язучы һәм шагыйрьләребез һәрчак килешеп булмый. Нигәдер алар язын урамнарны тутырып аккан пычрак кар сулары, кар астында калган чүп-чарны күрмиләр, әллә күреп тә ул турыда язмыйлармы... Һәр нәрсәнең караңгы ягы булган кебек, язның да бик үк күңелле булмаган билгеләре бар.

Март айларында сулы, пычрак карлы урамнар буйлап, аякларны чылатып, өйгә кайтканда, бер дә язның ямьле чорын искә төшермисең. Тизрәк шушы юешлектән, пычраклыктан өйгә кереп качасы килә, чөнки язның җәйгә тоташкан гүзәл мәле генә безнең күңелгә сеңеп калган.

Яз фасылын нинди төсләргә буяр идең дисәләр, һичшиксез кара төскә дияр идем. Нәкъ менә ак булган карны туфрак төсенә манар идем. Кар карасы... Көзнең мул уңыш биргән туфрагы төсе нигәдер яз карасыннан миңа якынрак.

Яз кешеләрнең кыш буе эшләгән гөнаһларын күрсәткәнгәме, җир йөзенең бар карасын ачкангамы, никтер күңелләрдә авыр тойгылар уята. Шуңамы без яз дигәндә шул чәчәккә күмелгән бакчаларны, бәрхет басуларны искә алабыз. Ләкин табигать бөек, язны да кара итеп яраткан икән, димәк, шулай кирәк.

25.01.2012 09:55

Мәхәббәт – ул үзе иске нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта, - дип шагыйрь бик дөрес әйткән. Әйе, күңел агачына кунган мәхәббәт кошын кешеләрдән яшерү кыен нәрсә: күзләрең һәрчак аны эзли, аякларың ул яшәгән, ул йөргән сукмакларга алып китә... Хисләрне яшь, тәҗрибәсез чакта башкаларга сиздермәү аеруча катлаулы. Язучы әйтмешли, авыз я көлә, я елый шул.

Әмма һәр гашыйк кеше кич саен Борһаннар турыннан бозау эзлидер диеп булмый. Мәхәббәтнең төрлесе була бит. Бар алда әйтелгәнчә хисләре ургылып ташыганнар, бар сабыр гына яратучылар... Җир йөзендә күпме кеше яшәсә, шул кадәр гыйшык бардыр. Һәр мәхәббәтнең үз тарихы, үз төсе була.

Сүзем яратуларын һәр почмакта кычкырып йөргәннәр турында түгел, ә сабыр итеп, түземлек белән сөйгәннәрен көткәннәр, күп еллар яратуларын беркемгә, хәтта ярларына белгертмичә яшәгәннәр хакында. Әйе, андыйлар сирәк, алар турында язучы-шагыйрьләребез дә артык язмый. Шуңа күрә мисалны әдәбияттан түгел, ә тормыштан китерергә кала.

Нәкъ әкияттәге кебек яшәгән, ди, булган, ди, бер кыз. Көннәрдән бер көнне бу кыз гашыйк була. Ләкин ул үзенең яратуын беркемгә дә сиздерми, хисләрен мең кат йозак эченә бикләп куеп сабыр гына ярата. Сөюен белгертергә мөмкинлекләр бик күп булса да, кыз шулай тәрбияләнгәнгәме, әллә башка сәбәпләр аркасындамы, йөрәген ачмый. Гап-гади бу мәхәббәт кыйссасының тарихы ундүрт елдан соң гына тәмамлана. Еллар узып, күп сулар агып, һәр икесенең дә тормышында күп нәрсә үзгәргәч кенә, алар үз хисләрен бер-берсенә җиткерәләр...

Мәхәббәт – бөек нәрсә. Яратуларын һәр адым саен кычкырып йөрүчеләрне өнәп бетермим. Нәкъ җырдагыча аны аклап һәм саклап торырга кирәк.

Аликовна 25.01.2012 09:52

Яшәүләре яшәүмени соң ул

Кулларыңда тибрәлмәсә гармун

Күңелеңдә дөнья биемәсә,

Йолдыз булып балыкмаса бер моң.

Авыл. Кич. Күктә йолдызлар. Түгәрәк өстәл өстендә самовар гөҗли. Олы яктан гармун моңы агыла. Үзе дә сизмәстән гармун тавышына берәү кушылып җырлый башлый, өй стеналарына сыеша алмыйча җыр моңы, гармун тавышы, ташкын кебек, тышка агыла.

Гармун моңы! Ул гасырлар буе халкыбызның рухи бердәмлеген ныгыткан, иң авыр чакларда да күңелен күтәргән, шатландырган, юаткан.

Борынгы заманнардан ук татар халкы моңлылыгы белән аерылып торган. Рухи мирасыбыз, халык музыка коралы – гармунның тарихы әллә ни зур булмаса да, автор үз язмасында моңа зур басым ясый, яшь буынга моң тартмасының кыйммәте турында сөйлисе, әйтәсе килә, күрәсең. Мин автор фикере белән тулысынча килешәм. Милли уен коралларын белү, аларга карата кызыксыну арттыру бу мөһим эш. Бүген дә милли бәйрәмнәребезнең берсе булган сабан туйларында, туй мәҗелесләрендә, каз өмәләрендә гармун тавышы яңгырый.

Беренче гармуннарны 18 нче гасырда ясый башлаганнар. Аны, беренче булып, 1782 нче елда Берлин остасы Бушман ясаган дип исәпләнә. Аннан соң гармуннарны Вена шәһәрендә һәм Италиядә, соңрак, узган гасырның 30 нчы елларында Россиядә дә ясый башлыйлар. Бу эшнең үзәге Тула шәһәр була. Ә менә татарлардан беренче булып Михаил Вараксин гармун ясау остасы булып танылган. Казанда гармун эше 1950-1960 нчы елларда аеруча киң колач ала. Талантлы яшь осталар барлыкка килә. Сарманда – Сәгыйтдин Камалиев, Арчада – Салих Валиев, Казанда – Илдус Җаббаров, Сәлих Шәйдуллин.

Гармун моңы... Минемчә, аңа беркем битараф калмыйдыр. Гади эшчеме, академикмы, табибмы, президентмы син - әлеге моң үзенә буйсындыра, сихри дөньяга алып кереп китә. Әйдә, яшәсен гармун!

Рус телле укучылар өчен (20/3) 1 нче вариант

1 нче өлеш

При выполнении заданий этой части в бланке ответов № 1 под номе-ром выполняемого задания (А1 - А31) поставьте знак «X» в клеточку, но­мер которой соответствует номеру выбранного вами ответа.

А1 (г) авазы булган сүзне табыгыз:

1)гомер

2)унтугыз

3)игътибар

4)гүзәл

А2 Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына җ хәрефе языла?

А) Авылыбыз ямь-яшел бак...аларга күмелгән.

Ә) Әбиемнең...ебиләре сап-сары.

Б) Соңгы елларда яшьләр и...тимагый тормышта актив катна­шалар.

В) Бу сүзләрне тәр...емә итеп язарга кирәк.

1)Ә,В

2)А,Ә

3) А, Б

4) Б, В

АЗ Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1)Бөг..лмә, Арч..., Тәт...ш

2)Чиста..., Питр...ч, Бу...

3)Осл...н, Биект...у, М...мадыш

4)Әлм...т, Алаб...га, Әлк...

А4 Хаталы сүзне табыгыз:

1) рәсем

2)кисәкчә

3)түгәрәк

4) сәяһәт

А5 Орфографик хаталы җөмләне табыгыз:

1)Әңгәмәдәшегезгә һәрвакыт игътибарлы булыгыз.

2)Без атнаны ике тапкыр дустым белән бию түгәрәгенә йөрибез.

3)Билгеле булганча, ел саен башкалабызда халыкара фестивальләр үткәрелә.

4)Иртәнге сәгать алтыда алар мәктәп янында җыелдылар.

А6 Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне табыгыз:

1)көздезге

2)җәйге

3)кышкы

4)кичке

 

А7 Тезмә сүзне табыгыз:

1)әфлисун

2)беренчелек

3)ат чабышы

4)тамашачы

 

 

А8 Кушма сүзне табыгыз:

1) исәп-хисап

2)кулъяулык

3)тәрбияче

4)язу өстәле

А9 Иярченле кушма җөмләне табыгыз:

1)Кешеләр судан башка яши алмыйлар.

2)Сөембикә манарасы - шәһәребезнең горурлыгы.

3)Кемдер миңа шалтыраткан, әмма әнием аның исемен сора­маган.

4)Укытучы әкрен генә әйтсә дә, ул сүзләрне язарга өлгермәде.

А10 Сүзтезмәнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз: Любить искренне

1)ихлас яратырга

2)кешеләрне яратырга

3)чынлап ярат

4)яраткан кешем

А11 Кайсы җөмләдәге сүзгә -нан кушымчасы ялгана?

1)Җәен укучылар мәктәп бакчасы... эшләделәр.

2)Без шушы йорт... яшибез.

3)Мин алман дусларым... хат алдым.

4)Иртән мин укырга китәм, ә әнием эш... бара.

А12 Кайсы раслау дөрес түгел?

1)Әниемә сүзендә 6 аваз бар.

2)Кызыграк сүзендә 8 аваз бар.

3)Дәвам итегез сүзендә 11 аваз бар.

4)Кайдан сүзендә 6 аваз бар.

Җөмләләрне укыгыз һәм А13 -А16 биремнәрен утәгез.

А. Аның исеме - Антонина Павловна.

Ә. Мин әбиемне яратам.

Б. Минем әбием бар.

В. Хәзер ул пенсиядә, ә элек мәктәптә математика укытучысы булып эшләгән.

А13 Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1)Ә,Б, А.В

2)Б, А,Ә,В

3)В, А, Ә, Б

4)В, Б, Ә, А

А14 Кайсы җөмләдәге сүз “работала” дип тәрҗемә ителә?

1)В 2)А 3)Б 4) Ә

А15 Кайсы җөмләдә бәйлек сүз бар?

1)В 2)А 3)Ә 4)Б

А16 Кайсы җөмләдә төшем килешендәге сүз бар?

1)Ә 2)В 3)А 4)Б

А17 Сүзгезмәнеңтәрҗемәсентабыгыз:

Помогать взрослым -

1)сон кайтырга

2)иртә торырга

3)тырышып эшләргә

4)өлкәннәргә булышырга

 

 

 

А18 Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

1)болытлар (3 нче иҗек)

2)елгада (3 нче иҗек)

3)күрегез (2 нче иҗек)

4)бишенче (3 нче иҗек)

А19 Җөмләнең ахырын табыгыз: Язын елгаларда...

1) боз каплый.

2) боз кузгала.

3) кошлар кайталар.

4) беренче чәчәкләр күренә

А20 Кайсы җөмләдә сызык (-) куела?

1)Көн җилсез () ләкин салкын.

2)Иң зур теләгем () югары уку йортына укырга керү.

3)Билгеле () һәр укучы тырышып укырга тиеш.

4)Бу китапны сораучылар күп () шуңа күрә озак тотмагыз.

А21 Кайсы җөмләдә нокталар урынына күбәләкләр сүзен кулланырга кирәк?

1)Кешеләр... белән көрәшәләр.

2)Көзен бакчаларда, кырларда мул... җыеп алалар.

3)Язгы... күңелле үткәрдек.

4)Җәйге чәчәкләр арасында... оча.

А22 Кайсы җөмләдә өтер (,) куела?

1)Булат () сыйныфыбызда иң алдынгы укучыларның берсе.

2)Мин шатлыгымнан () көлеп җибәрдем.

3)Салкынга карамастан () без урманга чаңгы шуарга бардык.

4)Поезд килгәнне () мин күрмәдем.

А23 Җөмләнең башын табыгыз:

...якты йолдызларын һәркем белә.

1)Казан каласыннан

2)Татар мәдәниятенең

3)Казанның мәйданы

4)Татарстанның халкы

А24 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Когда она будет готовиться к экзамену?

1)Ул имтиханга кайчан әзерләнгән?

2)Ул имтиханга әзерләнерме?

3)Ул имтиханга кайчан да булса әзерләнәчәкме?

4)Ул имтиханга кайчан әзерләнәчәк?

А25 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Дустым барлык сорауларга да дөрес җавап бирде.

1) Мой друг ответил правильно на все вопросы.

2) Друг ответил на все мои вопросы.

2)Я ответил правильно на все вопросы друга.

3)с другом ответили правильно на вопросы.

А26 Кайсы җөмләдә ике нокта (:) куела?

1)«Татарлар» тапшыруын карагач () үзем өчен бик күп кызыклы мәгълүмат алдым.

2)Эш шунда () бу кеше белән очрашырга туры килмәде.

3)Чит телләрне өйрәнү авыр () ләкин бик мөһим.

4)Без килгәнче () ул киткән иде.

А27 Сүзнең антонимын табыгыз: сабыр -

1)түземсез

2)саран

3)кыю

4)куркак

А28 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз: Телдән телгә -

1)держать язык за зубами

2)из уст в уста

3)быть на устах

4)язык заплетается

Текстны укыгыз һәмА29 -А31; В1 - В8; С биремнәрен эшләгез.

(1) Менә син иртә белән йокыдан уяндың да күзләреңне ачтың. (2) Бүлмә кояш нуры белән балкып тора. (3) Өйдә тәмле аш исе аңкый. (4) Синең киемнәрең урындыкка пөхтәләп җыеп куелган. (5) Сиңа рәхәт-рәхәт.

(6) Син шул вакытта үзең дә сизмәстән «әни» дип әйтәсең. (7) Нигә? (8) Чөнки хәзер бу иртәнге сәгатьтә синең йөрәгеңдә шатлык тыпырчы­на, һәм ул менә хәзер «әни» дигән сүз булып синең күкрәгеңнән очып чыкты да ананың күңеленә барып кунды. (9) Ананың йөзе елмайды, күзләре ялтырап китте. (Ю) Нигә? (11) Чөнки «әни» дигән сүз белән аңа бу иртәнге сәгать тагы да матуррак булып китте. (12) Аның күңеле тат­лы хисләр белән тулды. (13) Тормыш синең телең аркылы шулай үзенең иң бөек юлдашын котлады.

(14) Әни. (15) Нинди зур сүз бу!

(16) Кеше үз гомерендә шул сүзне ничә тапкыр әйтә икән? (17) Әйткән саен, ул сүз яңадан-яңа мәгънә алып кила (18) Ана шул бер сүздән синең шатлыгыңны да, кайгыңны да, уйларыңны да бела (19) Алай гына түгел, ана бу сүз аша синең йөрәгеңне кура (20) Әйе, күрә (21) Чөнки «әни» дигән сүз ул үзе йөрәктә туа. (22) Ә йөрәктән чыккан сүз йөрәккә барып кера (23) Әни дип әйттеңме, син инде көчле да син инде бәхетле дә!

(Нәби Дәүлидән)

А29 Текстта сүз нәрсә турында бара?

1)кешенең йөрәге

2)әниләрнең шәфкатьлелеге

3)туганнарның күплеге

4)балаларның уеннары

А30 Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1)Әни өйдә булганда, һәрвакыт рәхәт.

2)һәр бала үз гомерендә әни дип күпме тапкырлар эндәшә.

3)«Әни» сүзе кешенең йөрәгендә туа.

4)Иртән йокыдан уянгач, бала башта «нигә» сүзен әйтә.

А31 Текстның төп эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җавапны табыгыз:

1)Аналар - олы йөрәкле затлар.

2)Аналар балалары белән бәхетле.

3)Ана бер сүздән баланын уйларын белә алмый.

4)Ана - тормышның бөек юлдашы.

 

 

2 нче өлеш

При выполнении заданий этой части запишите ваш ответ в бланке ответов № 1 справа от номера задания (В1- В8), начиная с первой клеточ-ки. Каждую букеу или цифру пишите в отделъной клеточке. Слова пишите без пробелов, между числами в отделъной клеточке ставьте запятую.

В1 - ВЗ биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

 

В1 9 нчы җөмләдән тартымлы исемнәрне табып языгыз.

В2 11нче җөмләдән чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табып языгыз.

ВЗ 13 нче җөмләдән бәйлекне табып языгыз.

В4 –В8 биремнәренә җавапларны саннар белән языгыз.

В4 2 нче абзацтан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В5 2 нче абзацтан теркәгечсез тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В6 3 нче абзацтан атау җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В7 3 нче абзацтан тойгылы җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В8 4 нче абзацтан күрсәтү алмашлыклары булган җөмләләрне табы­гыз һәм саннарын арта бару тәртибендә языгыз.

3 нче өлеш


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 121 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Нче елеш| Для записи ответа к заданию этой части используйте бланк ответов № 2. Запишите сначала номер задания С, а затем напишите сочинение.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.033 сек.)