Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Для записи ответа к заданию этой части используйте бланк ответов № 2. Запишите сначала номер задания С, а затем напишите сочинение.

Нче елеш | Раздел 2(задания по грамматике и лексике) | ГИА С 2 | Поблагодарите одноклассника за то, что он помог вам найти нужную книгу. | Поинтересуйтесь у прохожего, где можно купить книги на татарском языке. | Как скажете учителю о том, что вам нужно уйти с урока на 10 минут раньше. | Допустим, вы посещаете больного. Посовейтуйте ему не выходить на улицу, пить горячий чай с медом. | Предложите другу ( подруге) сходить в воскресенье покататься на коньках. |


Читайте также:
  1. E. Организатор оставляет за собой исключительное право отбора фотографий к публикации и отказа в приеме к участию в Фотоконкурсе без объяснения причин.
  2. I. Задания по грамматике
  3. I. Изменение Конституции, участие в выборах и референдуме
  4. II. Задания для самостоятельной работы
  5. II. Задания для самостоятельной работы.
  6. II. Задания для самостоятельной работы.
  7. II. Задания для самостоятельной работы.

С1 Укылган текстның эчтәлегенә карата үз мөнәсәбәтегезне белдереп, сочинение языгыз. Текстта сүз нинди проблемалар турында бара?

Ав­торның аларга мөнәсәбәте нинди? Фикерләрегезне дәлилләгез.


2 нче вариант 1 нче өлеш

При выполнении заданий этой части в бланке ответов № 1 под номером выполняемого задания (А1 - А31) поставьте знак «х» в клеточку, номер которой соответствует номеру выбранного вами ответа.

А1 [W] авазы булган сүзне табыгыз:

1) язу

2)уйчан

3)явыз

4)вокзал

А2 Җөмләләрнең кайсыларында нокталар урынына һ хәрефе языла?

А) Казан - бөтен дөньяга таралган татар халкының ру...и мәркәзе.

Ә) Иң гүзәл архитектура...әйкате - Сөембикә манарасы күзәтү уры­нына охшаган.

Б) Яңа елда барысы да бер-берсен бәйрәм белән котлыйлар, бә...ет телиләр.

В) Йокы бүлмәсендә җи...азлар күп түгел.

1)Ә, В

2)А,Ә

3)А,Б

4) Б, В

А3 Кайсы рәттәге сүзләрнең барысында да нокталар урынына бер үк хәреф языла?

1)мо...лы,...ыгытма, ма...ара

2)гом...р, гас.р, гаск...р

3)баскы...,...ират,...аңгы

4)4)әфлис...н, к...накхана мәшһ...р

А4 Хаталы сүзне табыгыз:

1)һөнәр

2)табын

3)нәтиҗә

4)мәйдән

А5 Орфографик хаталы җөмләне табыгыз:

1)Ял вакытында без походларга йөрергә, төрле бәйгеләрдә котнашырга яратабыз.

2)Милли китапханәдә борынгы кулъязмалар һәм сирәк китап­лар бүлеге дә бар.

3)Атаклы галим Шиһабетдин Мәрҗани төрле фәннәр буенча утыз­дан артык зур фәнни хезмәт язган.

4)Телләр белгән - илләр белгән, диләр.

А6 Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне табыгыз:

1)келәм

2)йокы

3)киштә

4)алма

А7 Кушма сүзне табыгыз:

1)кунакчыллык

2)ачык күңелле

3)сусаклагыч

4)уку-язу

А8 Тезмә сүзне табыгыз:

1)исәнмесез

2)ашъяулык

3)таныш-белеш

4) саф күңелле

 

 

А9 Иярченле кушма җөм.

1)Кунаклар киткәннән соң, мин савыт-сабаны юдым, идәнне себердем.

2)Өй эшләрен әзерләгәч, мин саф һавада йөрим.

3)Кемдер сәнгать белән мавыга, ә мин көрәш белән кызыксынам.

4)Укучылар дәрестә игътибар белән тыңлыйлар, сораулар бирәләр.

А10 Сүзтезмәнең тәрҗемәсен табыгыз: Десятъ измоих друзей

1)былтыр көзен

2)дусларымның унысы

3)ышанычлы кеше

4)кияргә уңай

А11 Кайсы җөмләдәге сүзгә -на кушымчасы ялгана?

1)Киеме матур... бик тиз күреп алалар.

2)Акчасы аз булу... карамастан, матур әйберләр алырга ярата.

3)Ул алман дусты... хат язарга булды.

4)Балалар тынычлану..., укытучы дәресне башлап җибәрде.

А12 Кайсы раслау дөрес түгел?

1) Әбиебездән сүзендә Ю аваз бар.

2) Кызылрак сүзендә 8 аваз бар.

2)Рәхим итегез сүзендә 11 аваз бар.

3)Кайчандыр сүзендә 9 аваз бар.

Җөмләләрне укыгыз һәмА13 -А16 биремнәрен үтәгез.

А. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була.

Ә. Бәйрәм Тукайның туган көнендә уздырыла.

Б. Казанда ел саен апрель азагында Шигырь бәйрәме була.

В. Тукай шигырьләрен укыйлар, җырлар җырлыйлар.

А13 Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1) Ә, Б, А, В

2)Б,Ә, А, В

3)В, А, Ә, Б

4)В, Б, Ә, А

А14 Кайсы җөмләдәге сүз “поют” дип тәрҗемә ителә?

1)В 2)А 3)Б 4) Ә

А15 Кайсы җөмләдә бәйлек сүз бар?

1)В 2)А 3)Ә 4)Б

А16 Кайсы җөмләдә иялек килешендәге сүз бар?

1)Ә 2)В 3)А 4)Б

А17 Сүзтезмәнең тәрҗемәсен табыгыз: Вернуться поздно

1) соң кайту

2)иртән тору

3)тарихи шәхес

4)мәшһүр әдип

А18 Кайсы сүздә басым дөрес куелмаган?

1)булышыгыз (1 нче иҗек)

2)елаган (3 нче иҗек)

3)күрербез (3 нче иҗек)

4)белсәгез (3 нче иҗек)

 

А19 Җөмләнең ахырын табыгыз: Кешегә бармак белән төртеп...

1)әдәпсезлек билгесе.

2)төрле мәгънә белдерә

3)кешеләргә ошамый.

4)күрсәтергә ярамый.

А20 Кайсы җөмләдә ике нокта (:) куела?

1)Сыйныф җитәкчесе () ата-аналар җыелышы булуы турында әйтте.

2)Кичә соң бетте () тугызынчы яртыда гына таралыштык.

3)Әңгәмәдәшебез () күренекле татар язучысы.

4)Дус () ишләребез белән бию түгәрәгенә йөрибез.

А21 Кайсы җөмләдә нокталар урынына кичә сүзен кулланырга кирәк?

1)... мәктәбебездә чаңгы ярышы булачак.

2)... көнне кешеләргә яхшылык һәм исәнлек-саулык телиләр.

3) Милли китапханәдә әдәби... уздыралар.

4)... белән елга буена төшәрбез.

А22 Кайсы җөмләдә сызык (-) куела?

1)Эш кешене төзәтә () ялкаулык боза.

2)Җәй эшләсәң () кыш ашарсың.

3)Ул шуңа шатланган () абыйсы чаңгы ярышында җиңгән.

4)Уку () энә белән кое казу.

А23 Җөмләнең башын табыгыз:... бик шәфкатьле булыр.

1) Тәрбияле бала үзеннән кечкенәләргә

2)Тәрбияче булып эшләсә дә

3)Тәрбиясез кеше хаталарын танымас

4)Тәрбияле буласың килсә

А24 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Вы когда-нибудь бъиш в Турции?

1)Сезнең Төркиядә буласыгыз киләме?

2)Сезнең кайчан да булса Төркиядә булганыгыз бармы?

3)Сез соңгы тапкыр кайчан Төркиядә булдыгыз?

4)Сез әллә Төркиядә булдыгызмы?

А25 Җөмләнең дөрес тәрҗемәсен табыгыз:

Язганнарыгызны укып чыктыгызмы?

1)Вы будете читать то, что написали?

2)Вы читаете то, что они написали?

3)Он прочитал то, что вы написали?

4)Вы прочитали то, что написали?

А26 Кайсы җөмләдә өтер (,) куела?

1)Тырышкан табар () ташка кадак кагар.

2)Шуны ачык бел () сүзең бер булсын.

3)Мин аңлыйм () бу җиңел сорау түгел.

4)Минем туганнан туган абыем () комбайнчы.

А27 Сүзнең антонимын табыгыз: надан -

1)түземле

2)эшчән

3)гыйлемле

4)көчле

 

 

А28 Фразеологизмның дөрес тәрҗемәсен табыгыз: Кара ачу -

1)черная зависть

2)страшная злость

3)темная сила

4)злой рок

Текстны укыгыз һәм А29 -А31; В1 - В8; С биремнәрен эшләгез.

(1) Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. (2) Алар бер-берсен яраталар, бергәләп төрле-төрле уеннар уйныйлар. (3) Быел кыш тау яса­дылар. (4) Һәркайсының чанасы бар, тик Раиләнең генә чанасы юк. (5) Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә аңа үз чана­ларын биреп торалар.

(6) Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. (7) Раилә шат­лыгыннан нишләргә белмәде. (8) Әтисе аңа чананы саклап кына шуар­га, ватмаска кушты. (9) Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. (Ю) Аны балалар чолгап алды. (11) Алар Раиләгә дә чана алганнар дип шатландылар. (12) Раилә горурланып шуды да шуды чанада. (13) Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк икән аңа. (14) Бераздан аның яны­на күрше малае Илдар, килеп: «Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм әле», - диде. (15) «Кит, кит, бирмим, йә ватарсың,»-диде кыз һәм Илдар яныннан выжылдап шуып китте.

(16) Фирая белән Гүзәл, бу сүзләрне ишеткәч, Раиләне саран дип үрти башладылар. (17) Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. (18) Аңа чанасын бирергә теләде, ләкин Илдар аңа әйләнеп тә карама­ды. (19) Раиләгә бик күңелсез булып китте. (20) Аны хәзер яңа чана шатландырмый иде инде. (Рәисә Ишморатова)

А29 Текстта сүз нәрсә турында бара?

1)балаларның җәйге уеннары

2)кызның саранлыгы

3)туганнарның татулыгы

4)малайның юмартлыгы

А30 Кайсы раслау текстның эчтәлегенә туры килми?

1)Балалар дус булганда, һәрвакыт күңелле.

2)һәр бала юмарт булырга тиеш.

3)Сараннарны беркем дә яратмый.

4)Балалар ишегалдында чаңгы шуалар.

А31 Текстның төп эчтәлеге нидән гыйбарәт? Артык җавапны табыгыз:

1)Балалар кышка куаналар.

2)Балалар бергәләп уйнарга теләмиләр.

3)Саран булу - начар сыйфат.

4)Башкалар белән уйнаганда, юмарт булырга кирәк.

2 нче өлеш

При выполнении заданий этой части запишите ваш ответ в бланке ответов № 1 спраеа от номера задания(В1 - В8), начиная с первой клеточки. Каждую букву или цифру пишите в отдельной клеточке. Слова пишите без пробелов, между числами в отдельной клеточке ставьте запятую.

В1 - ВЗ биремнәренә җавапларны сүзләр белән языгыз.

В1 9 нчы җөмләдән хәл фигыльне табып языгыз.

В2 13 нче җөмләдән чагыштыру дәрәҗәсендәге сыйфатны табып язы­гыз.

В3 8 нче җөмләдән инфинитив фигыльләрне табып языгыз.

В4 - В8 биремнәренә җавапларны саннар белән языгыз.

В4 1 нче абзацтан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В5 1 нче абзацтан иярченле кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В6 2 нче абзацтан туры сөйләмле җөмләләрне табыгыз һәм санна­рын языгыз.

В7 3 нче абзацтан теркәгечле тезмә кушма җөмләне табыгыз һәм санын языгыз.

В8 3 нче абзацтан хәл фигыльле җөмләләрне табыгыз һәм саннарын языгыз.

3 нче өлеш


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 146 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Габдулла Тукай| Раздел 1(задания по чтению)

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.016 сек.)