Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Аңлатма язуы. Нче Г сыйныфының рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби уку

Аңлатма язуы | Программа эчтәлеге һәм структурасы. | Дәби уку | Укыту – методик комплекты |


Читайте также:
  1. Аңлатма язуы
  2. Аңлатма язуы
  3. Аңлатма язуы
  4. Аңлатма язуы
  5. Аңлатма язуы
  6. Аңлатма язуы

Нче Г сыйныфының рус төркеме өчен татар теле һәм әдәби уку дәресләренә төзелгән эш программасы

Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге норматив документлар нигезендә төзелде:

· Рәсәй Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының 06.10.2009 елыннан 373 №лы “Дәүләт стандартларын раслау турында” боерыгы

· «Белем бирүнең вакытлы дәүләт стандартларын раслау турында» 499/09 номерлы боерык (04.03.2009)

· “ФГОС шартларында гомуми башлангыч һәм гомуми төп белем бирү программаларын тормышка ашыручы Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының 1-11нче сыйныфлары өчен укыту планнары турында” ТР мәгариф һәм фән министрлыгының 7699/12 номерлы хаты (01.06.2012).

· Татар теленнән гомуми белем бирүнең вакытлы дәүләт стандарты. - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан, 2008.

· ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының икенче буын башлангыч гомуми белем бирү стандарты (2009 ел)

· Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программалар: 1-11 нче сыйныфлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2011.

· Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе “Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче10 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбе”нең укыту планы

· 10 нчы мәктәпнең эш программалары турындагы нигезләмәсе

Укыту эшчәнлеген оештыру гадидән катлаулыга таба юнәлтелә, 1 нче сыйныфта өйрәнелгән лексик, грамматик материалны системалаштыру, ныгыту, тирәнәйтү бурычы күздә тотыла.

Грамматик категорияләрне аңлатканда, татар теленә хас күренешләрне рус теле белән янәшә куеп (сопостовительная грамматика) аңлату нәтиҗәле.

Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле буенча системалы фәнни белем бирү, аларны ирекле аралашырга өйрәтү, татар дөньясы турында күпкырлы мәгълүмат җиткерү – программаның төп максаты. Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандарты нигезендә, башлангыч мәктәптә барлык фәннәрдән, шул исәптән татар теленнән белем бирүнең төп максаты балаларда гомуми күнекмәләр һәм осталыклар булдыру белән беррәттән, аларның уку эшчәнлеген формалаштыруны да күздә тота.

Максатка ирешү өчен, Федераль дәүләт башлангыч белем бирү стандартында күрсәтелгәнчә, түбәндәге бурычлар үтәлергә тиеш:

1) максат куя белү һәм аны гамәлгә ашыру, уку нәтиҗәләрен бәяли алу күнекмәләрен үстерү,

2)татар сөйләмен тыңлап аңларга күнектерү;

3) бирелгән ситуация буенча диалогик сөйләм төзергә өйрәтү;

4) гамәлдәге осталыкларны заманча аралашу формаларына, балаларның танып белү активлыгына юнәлтү.

3) программада күрсәтелгән лексик темалар буенча телдән яки язмача монологик сөйләм оештыруга ирешү;

4) татар хәрефләрен танып, алар белдергән авазларны дөрес әйтеп, йөгерек һәм аңлап уку күнекмәләрен үстерү;

5) өйрәнелгән фонетик, лексик- грамматик күренешләрне гамәли үзләштереп, язма сөйләм күнекмәләрен камилләштерү

Татар теленә өйрәтүнең предметара нәтиҗәләре:

- гомуми уку кунекмәләрен һәм үз эшчәнлегеңне оештыра алу сәләтләрен формалаштыру;

- үз эшчәнлегеңне планлаштыру, аны контрольдә тоту һәм бәяли белү күнекмәләре булдыру;

- укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

- өстәмә мәгълүмат алу өчен, белешмә чыганаклардан мөстәкыйль файдалана алу;

- мөстәкыйль рәвештә уку эшчәнлеге белән шөгыльләнә алу.

Башлангыч мәктәптә татар теленә өйрәтүнең предмет нәтиҗәләре:

- программа кысаларында татар телендә телдән яки язмача аралашу күнекмәләренә ия булу;

- телдән яки язма сөйләм күнекмәләренә ия булу өчен кирәкле беренчел лингвистик белемнәрне үзләштерү;

- татар балалар әдәбияты һәм халык авыз иҗатының гади үрнәкләре белән таныштыру.

Кулланылган методлар:

1)Традицион: группа белән (уен, сорашу) һәм индивидуаль эшләү (карточка, аерым биремнәр) методы

2)Танып-белү методы: күрсәтмәлелек, аңлату, иҗади,версияләр табу, белем алырга этәргеч ясау, дәреслек белән эш

3) Белем-күнекмәләрне куллану методы: ныгыту, тикшерү,үзтикшерү, парлы тикшерү, анализ, аерып алу.

4).Проблемалы-эзләнүле, репродуктив, мәгълүмат бирү


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 147 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Внешняя среда и ее воздействие на организацию| Программаның эчтәлеге һәм структурасы.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)