Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Аңлатма язуы. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Чапшар башлангыч мәктәп –

Читайте также:
  1. Аңлатма язуы
  2. Аңлатма язуы
  3. Аңлатма язуы
  4. Аңлатма язуы
  5. Аңлатма язуы
  6. Аңлатма язуы

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы “Чапшар башлангыч мәктәп – балалар бакчасы” мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен белем муниципаль бюджет учреждениесе.

«Каралды» Методик берләшмә җитәкчесе _______/ Хафизова Р.Ф./ Беркетмә № 1 «» август 2012 нче ел «Килешенде» Уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары _______ /Насихова Г.Р./ «» август 2012 нче ел «Раслыйм» Директор: ______ /Камалова Э.В./ ______ номерлы боерык “___” сентябрь 2012 нче ел.

 

НЧЕ СЫЙНЫФ ӨЧЕН

Татар теленнән ЭШ ПРОГРАММАСЫ

Төзүче: Асадуллина Гөлфинә Гәбделфәрт кызы,

беренче квалификацион категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

 

Педагогик киңәшмә

утырышында кабул ителде.

Беркетмә №______

“ ”_________2012 нче ел

 

Чапшар авылы

2012 нче ел

 

Татар теле, 3 класс

Сәгать саны - 102, атнага - 3 сәг.

Татар теленнән эш программасы 2008 нче елгы Дәүләт стандартының Федераль компонен-ты таләпләренә туры китереп Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы программасы нигезендә төзелде.

Аңлатма язуы

Укыту-тәрбия бирү методлары, алым, форма һәм техноло­гияләре ничаклы һәм ничә тапкыр үзгәрсә дә, аларның ниге­зе - туган тел үзгәрешсез, универсаль чара булып кала. Га-сыр­лар уза, буыннар алмашына, ә тел һаман мәгърифәткә һәм кешенең рухи үсешенә хез-мәт итә. Тел милләтне уртак максат­лы тормыш эшчәнлеге һәм аралашу мохитенә бер-ләштерә. Кеше шул эшчәнлектә һәм мохиттә катнашып, аралашып тәрбия­ләнә, аң-белемен үстерә һәм үзендә чын кеше сыйфатлары бул­дыра.

Шәхес - тел һәм мәдәният бәйләнеше үзәге, шуңа күрә телдә гәүдәләндерелгән шәхес турында гына сүз алып барырга мөмкин. Бала тел аша тирә-якны өйрәнә һәм үзен башка-лар арасында таныта. Халык үз фәлсәфәсендә телнең әһәмиятен бик төгәл бәяләгән: «Теле бар, — димәк, кеше».

Тел дәресләре балаларны халкыбызның рухи-әхлакый идеал­ларына китерергә, аларда юга-ры сөйләм культурасы формалаш­тырырга, иҗади сәләтләрен үстерергә, мөстәкыйль уй-ларга һәм эшләргә омтылышын канәгатьләндерергә тиеш.

Мәктәпкә кергәнче үк, бала ана телендә сөйләшә белә, ләкин ул телне әле аңлы рәвештә кулланмый, ана телендә сөйләү — аның өчен табигый хәл. Башлангыч мәктәпнең бурычы- укучыларны ана телен төшенеп, аңлап, закончалыкларына таянып һәм сөйләм ситу-ацияләренә туры китереп кулланырга өйрәтү. Моның өчен сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен дә (тыңлау, сөйләү, уку һәм язу) үстерергә кирәк. Дәреслекләрдә материал ком-муникатив юнәлешле итеп, ә укучыларның танып белү эш­чәнлеге аралашу формасында оештырыла.

Укытуның эчтәлеге һәм методикасы түбәндәге бурычларны хәл итүгә юнәлтелә:

- укучыларда сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрен үстерү һәм телне аралашу чарасы

буларак барлык ситуацияләрдә кулланырга өйрәтү;

- аралашу һәм танып белү чарасы булган телне аңлы үз­ләштерүгә ирешү;

- балаларны текст, китап белән эш итү алымнарына өйрәтү;

- аралашу осталыгы һәм иҗади сәләт арасында бәйләнеп булдыру;

- укучыларның образлы, логик фикерләвен үстерү, аларда аралашу культурасы күнекмә-

ләре тәрбияләү.

Моның өчен тел дәресләрен танып белүгә юнәлешле итеп балаларның актив эшчән-легенә таянып оештырырга кирәк, һәр тема түбәндәге эзлеклелектә өйрәтелә:

- сөйләмне, текстны тикшереп, өйрәнеләчәк теманың әһәмияте күрсәтелә, проблема куела,

башлангыч гипотеза әйтелә;

- укучылар үзләре «ачкан» кагыйдәне, төшенчәне, эш алымын мөстәкыйль рәвештә әйтә-

ләр;

- дәреслекләргә таянып, укучылар тарафыннан ясалган ачышларга төгәллек һәм тулылык

кертелә;

- тема буенча алган белемнәрне куллануга күнегүләр үткә­релә.

Эшнең шушындый эзлеклелектә оештырылуы телне аңлауда эчтәлектән формага күчәргә мөмкинлек ача, икенче төрле әйткәндә, лексикадан грамматикага, фонетикадан грамматикага, сөйләмнән телгә, телдән сөйләмгә, аралашу ситуациясендә әйтелгәнне аңлаудан үз сөйләмеңне мөстәкыйль рәвештә төзүгә салмак күчеш ясарга мөмкинлек бирә.

Тематик планлаштыру

Эчтәлек Сәг.саны диктант сочинение изложение
1. 2 нче сыйныфта үткәнне кабатлау.       -
2. Сүз. Телнең сүзлек байлыгы.     -  
3. Сүз төзелеше.     - -
4. Сүз ясалышы.        
5. Сүз төркемнәре. Исем.        
6. Фигыль.        
7. Сыйфат.     -  
8. Алмашлык.     - -
9. Кисәкчә. Бәйлек.       -
10. Җөмлә.     - -
11. Текст. Тема. План.        
12. 3 сыйныфта өйрәнгәннәрне кабатлау.     - -
  Барысы: 102 сәг.      

Календарь-тематик планлаштыру


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 230 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Урман тургае.| Белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)