Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Белем, осталык һәм күнекмәләренә төп таләпләр

Читайте также:
  1. III нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
  2. IV нче сыйныфта татар теленнән үзләштерелергә һәм камилләштерелергә тиешле гомумкүнекмәләр
  3. Нчы сыйныфларда татар теленнән төп гомуми белем бирүнең максатлары
  4. Орфоэпик һәм орфографик минимум.
  5. Программа эчтәлеге һәм структурасы.
  6. Программаның эчтәлеге һәм структурасы.

Укучылар түбәндәгеләрне белергә тиеш:

-сөйләмдәге авазлар;

-өйрәнелгән сүз төркемнәренең лексик һәм грамматик бил­геләре;

-сүзнең мәгънәле кисәкләре;

-гади һәм кушма җөмлә, җөмләдә баш һәм иярчен кисәк­ләрнең (терминнарын әйтмичә) билгеләре;

-сүзтезмә билгеләре.

Укучылар чагыштыра һәм аера белергә тиеш:

-аваз һәм хәреф;

-сузык һәм тартык авазлар;

-калын һәм нечкә сузыклар;

-яңгырау һәм саңгырау тартыклар, парлы һәм парсыз яңгырау һәм саңгырау тартыклар;

-исем, сыйфат, фигыль, зат алмашлыклары, кисәкчә;

-тамыр һәм кушымча, сүз ясагыч һәм сүз төрләндергеч кушымчалар;

-җөмләләрнең әйтелү максаты буенча төрләре;

-җөмләнең баш һәм иярчен кисәкләре (төрләргә бүлмичә);

-җөмлә белән сүзтезмәнең аермасы;

-тиңдәш кисәкле җөмләләр.

Укучыларда түбәндәге эш осталыгы булырга тиеш:

-сүзләрне иҗеккә бүлү;

-сүздә аваз һәм хәреф санын чагыштыру;

-еш кулланышлы сүзләрне орфоэпия нормаларына туры китереп әйтү;

-алфавитны куллана белү (сүзлек, каталог белән эш);

-сүзләрне юлдан-юлга күчерү;

-өйрәнелгән сүз төркемнәренең җөмләдәге ролен күрсәтү;

-сүзнең мәгънәле кисәкләрен һәм ясалышын билгеләү;

-сүздәге ясагыч һәм төрләндергеч кушымчаларны бил­геләү;

-фигыльләрдәге зат-сат кушымчаларын аеру;

-җөмләдәге сүзләр бәйләнешен ачыклау;

-гади җөмләдә тиңдәш кисәкләрне табу;

-75—80 сүзле текстны ачык һәм төгәл итеп күчереп һәм ишетеп язу.

Түбәндәге орфограмма һәм пунктограммалар кертелә:

-җөмлә башында һәм ялгызлык исемнәрдә баш хәреф;

-сүзләрдә о—ы, ө—е сузыклары;

-ъ һәм ь хәрефләре кергән сүзләр;

-кушма һәм парлы сүзләр;

-саңгырау һәм б, в, г, д тартыкларына беткән исемнәрдә килеш кушымчалары;

-борын авазларына беткән исемнәрдә килеш кушымча­лары;

-сыйфатларда чагыштыру, артыклык һәм кимлек дәрәҗәсе формаларының язылышы;

-җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре);

- тиңдәш кисәкләр янында тыныш билгеләре.

 

Әдәбият исемлеге:

Башлангыч гомуми белем бирү программалары татар һәм рус телләре 1 – 4 К: “Мәгариф” 2010

Дәреслек: А.Х.Нуриева, Ч.М.Харисова “ Татар теле 3 класс “, 2009 ел

“1-4 нче сыйныфлар өчен язма эшләр” җыентыгы, 2009ел

“Изложениеләр” җыентыгы

“Мәгариф” журналлары

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 164 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Аңлатма язуы| Тезүле бәйләнеш

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)