Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Таштугай.

Куянкай. | Татарстан. | Кар яуган. | Контроль диктантлар. | Сайланма диктант. | Боерык фигыль. | Кыр казы. | Ирекле диктант. | Абдулла Алиш. | Батыркай. |


Таштугай авылы табигатьнең иң матур урынына урнашкан. Көньяктан киң болын сузыла. Болын буенда җиләк-җимеш бакчасы. Бакча көнчыгыштан берничә километрга сузылган катнаш урманнар белән тоташа. Бу урман бакчаны җил-давылдан, хәвеф-хәтәрдән саклый.

Безнең авылда Биктимер абый агроном булып эшли. Ул бакчачылык һәм кырчылык эшен бик яхшы белә.

Менә җәйге ял вакыты якынлаша. Биктимер абый белән колхоз председателе Гөлфия апа мәктәпкә килде. Алар бездән җәйге ял вакытында бакча эшләренә булышырга сорадылар. Без бертавыштан риза булдык.

Менә укулар да бетте. Без бакчага бардык. Бакча каравылчысы Галимҗан абзый безне шатланып каршы алды. Тик аның булышчылары – Муйнак белән Сарбай гына өреп маташтылар.

Беренче көннән үк без бик тырышып эшкә чумдык. Әби-бабайлар һәм әти-әниләр безнең тырышып эшләгәнне күреп шатландылар.

 

(Гариф Галлиев буенча.)

16. Фамилияләрне, исемнәрен дә өстәп, алфавит тәртибендә күчереп языгыз.

Сәйдәшев, Тукай, Җиһанов, Такташ, Камал, Бакиров, Гафури, Ключарёв, Гобәй, Кәрим, Алиш, Ибраһимов, Кәрим.

17. Өзекне укыгыз. Күп нокталар урынына бирелгән сыйфатларны куеп, күчереп языгыз.

Сызылып … таң атты. Каракош сырты артыннан … кояш күтәрелде. Күк йөзе … төс алды. Һава суытып җибәрде. Төн буе буранлап яуган … кар… салкын белән җиргә ябышшты. Кинәт бөтен дөнья яктырып китте. Юл буйларында карга күмелеп бетмәгән маяклар калыкты, … кар эчендә утырган … өйләр күренде. Каршыдагы Каракош сырты, зур тартышлардан җиңеп чыккан арыслан кебек, бөтен гәүдәсен сузып ял итәргә яткан иде.

 

(Гариф Галлиев буенча.)

Сыйфатлар: чалт аяз, кечкенә, кып-кызыл, ап-ак, җепшек, иртәнге, кышкы.

Артыклык дәрәҗәсендә килгән сыйфатларның асларына сызыгыз.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 175 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Туристлар.| Сайланма диктантлар.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)