Читайте также: |
|
(1917-1921)
1917 ел инкыйлабына һәм гражданнар сугышына объектив бәя. Язучыларның Октябрь инкыйлабына каршылыклы мөнәсәбәте: берәүләрнең үзгәрешләрне берсүзсез яклавы; идеологиягә хезмәткә күчүе; икенчеләренең урталыкта бәргәләнүе, асыл хакыйкатьне таба алмавы; калганнарның, яңа хакимиятне кабул итә алмыйча, әдәбияттан читләшүе яки мөһаҗирлеккә китүе.
Инкыйлабтан соң татар әдәбиятының идеологиягә буйсындырылуы. Поэзия һәм драматургиянең беренче планга чыгуы, сәбәпләре. Совет хакимиятенең беренче чоры әсәрләрендә, бигрәк тә, шигърияттә инкыйлаб идеяләрен гомумкешелек идеаллары рухында кабул итү һәм сурәтләү, сыйнфый көрәшне идеаллаштыру. Сыйнфый көрәш идеясендә вату-җимерү, көч куллану, үч алу, көчләп тигезләү, тартып алу кебек мотивларның яңгыравы.
Гражданнар сугышы елларында поэзия. Шигъриятнең яңа эчтәлек алуы. Аның гамәли әһәмияте арту сәбәпле, яшәү мәйданы киңәюе (газета-журналлар, театрлар, концерт заллары, мәйданнар митинглар һ.б.). Революцион чынбарлыкны күтәренке хис-тойгы аша җырлау, лириканың эмоциональ яңгырашында оптимистик, шатлыклы аһәңнәрнең өстенлек алуы. Революцион аскетлык. Поэзиядә яңа тормышны хуплау бәрабәренә көрәшнең җиңү тантанасын күрсәтү өчен абстракт һәм космик образ-символларның активлашуы. Таң, көн, яз, кояш, көрәш, киләчәк символларының үзәккә куелуы. Кичәге белән бүгенгене, искелек белән яңалыкны гәүдәләндерүдә антитеза алымының актив кулланылуы. Эчтәлек алгы нәүбәткә чыгу нәтиҗәсендә әсәрләрнең сәнгатьчә йомшаклыгы.
Жанрлар системасы: публицистик-агитацион, сатирик-комик шигырьләрнең тернәкләнүе. Электән үзәк мотивларның берсе булган мәхәббәт шигъриятенә, идиллик поэзиягә үсү мөмкинлекләре чикләнү, сәбәпләре.
Төрле буын шагыйрьләрнең яңа сәясәткә һәм революцион үзгәртеп-коруга, көрәшкә каршылыклы мөнәсәбәте. Иҗатларын Тукай чорында башлаган өлкән әдипләрнең катлаулы хәлдә калуы, иҗат куәсләренең сүлпәнәюе. Алтын базлар хуҗасы Дәрдемәнднең (1859-1921) инкыйлабны ихластан кабул итә алмавы, 1917 ел борылышын “шайтан төкереге” белән чагыштыруы, үзен үткән гасыр кешесе итеп тасвирлауы (“Куанды ил...”).
Н.Думавиның (1883-1933) үз тормышына, ХХ йөз башында милли хәрәкәттә катнашкан татар зыялыларының күбесе өчен уртак язмышына бәя бирүче “Тәрҗемәи хәл урынында” язмасы.
Романтик рухлы С.Рәмиевның (1880-1926) инкыйлабны хуплап каршы алуы, аңа зур өметләр баглавы. Көрәштә узган язмышына һәм иҗатына гомуми бәя буларак яңгыраган “Сүзем һәм үзем” шигыре. Яңа тормышка җайлашып язылган “Азатлык мессиясе”, “Саботаж”, “Иблис тә дерелдәде” кебек әсәрләренең сәнгати яктан йомшаклыгы, ясалмалылыгы.
С.Сүнчәләйнең (1880-1941) 1919 елда большевиклар партиясе сафларына керүе. Яңа сәясәткә ышанычын белдергән “Ихтилал шигырьләре” (1918) һәм “Революцион шигырьләр” (1920) исемле җыентыклары. “Интернационал”ны тәрҗемә итүе. Соңрак, хаксызлыктан күңеле сынып, иҗат дәрте сүнүе, ахыр чиктә, үзе данлаган сәясәтнең корбанына әверелүе.
Ш.Бабич (1895-1919) иҗаты һәм шәхси фаҗигасе. Шигърияте өчен үзенчәлекле “югалткан кояшын” эзләү, тормыштагы яктылыкка сусау, дөрес юл таба алмыйча өзгәләнү мотивлары. Революцион үсеш-үзгәрешкә татар кешесенең мөнәсәбәтен күрсәткән “Шәмсия кисәге”, “Хөррият бүләге” шигырьләре. Мәсәлләр язу осталыгы. Милләт язмышын шартлы-символик формада чагылдырган “Утрау” мәсәле. Татар һәм башкорт милләтләре хакында сүз алып барган бүген дә заманча яңгыраган “Ике аккош” мәсәле. Сугышларга тискәре мөнәсәбәт, кан-коешның барлык фаҗигасен үзенчәлекле образлар белән ачып биргән “Сугыш шәүләләре”, “Сугыш” шигырьләре.
М.Гафури, Ф.Бурнаш, С.Кудаш, Ә.Сәгыйдиләр шигъриятендә якты киләчәккә ышану, кан коюга, көрәшкә чакыру идеясенең беренче планга чыгуы. М.Гафуриның “Кызыл байрак”, “Хөррият иртәсе”, “Азатлык хөрмәтенә”, “Курыкмагыз” шигырьләрендә шатлык, көрәшче каһарман белән горурлану һәм дошманнан үч алу хисләренең гәүдәләнүе. Мәхәббәт хисен сурәтләүгә багышланган “Мин”, “Барчасыннан син матур”, “Яңа танышым”, “Көлде”, “Бүләк”, “Сулган чәчәк” һ.б. шигырьләрендә романтик уйланулар, традицион алымнарга яңа эчтәлек салу.
Ф.Бурнашның гражданнар сугышы елларында яңа хакимият яклы газета-журналлар оештыруы, революцион эшләр башкаруы. Иҗатына хас романтизм. “Чәчәктән һәйкәл”, “Ак каен”, “Әҗәл” поэмаларына салынган яңа эчтәлек, инкыйлаби идеяләрне чагылдырган шартлы сурәтлелек, символлар. Революцион юлга басса да, иҗатында дини мотивларның дәвам иттерелүе.
ХХ гасыр башы әдәбияты һәм 1917 елгы инкыйлабтан соңгы сүз сәнгате арасында уртаклыклар һәм аерма, сәнгатьле фикерләүдә үзгәрешләр.
Гражданнар сугышы чорында драматургия. Драма әсәрләренә ихтыяҗ үсүнең сәбәпләре. Тарихи-революцион һәм героик драмаларның алга чыгуы. Конфликт һәм образлар бирелешендә бертөрлелек, сюжет корылышында схемачалык.
Г.Ибраһимовның “Яңа кешеләр” (1920) пьесасында инкыйлаб нәтиҗәсендә туган яңа кеше образларының бирелеше, аларга хас сыйфатлар. Драмадагы төп һәм ярдәмче конфликтлар. Шәфкатьлелек хисенең нәфрәт, үч алу хисеннән өстен чыгуы. Гражданнар сугышына әхлак кагыйдәләреннән чыгып бәя бирергә омтылу, Шәйбәк картның киная белән әйтелгән сүзләренең мәгънәсе.
Ш.Усмановның “Канлы көннәрдә” (1919) драмасында кешенең рухи үсеше проблемаларын революцион вакыйгалар яссылыгында тасвирлау. Драма конфликтында идеяләр бәрелеше. Әсәрнең сәнгатьчә эшләнешендәге җитешсезлекләр. Большевиклар идеологиясен шәфкатьлелек, миһербанлык, туганлык эчтәлеге белән баету.
Мәхәббәт темасына багышланган драма әсәрләрендә элеккеге традицияләрнең дәвам иттерелүе. М.Фәйзинең “Урал суы буенда” (1917), “Асылъяр” (1918-20) романтик мелодрамаларында илаһи мәхәббәт матурлыгын сугыш дәһшәтенә каршы кую. “Ак калфак” (1922) драмасындагы мәхәббәт тарихының куе романтик буяуларга төренүе. Конфликт чишелешендә үзгәреш. Ф.Бурнашның “Таһир-Зөһрә” (1917) трагедиясендә Таһир образына салынган яңа эчтәлек.
Комедия жанрының активлашуы, иске тормышны сатира аша сурәтләгәндә төсмерләргә байлыгы. Ф.Бурнашның “Яшь йөрәкләр” (1917), К.Тинчуринның “Йосыф-Зөләйха” (1917) һәм “Сакла, шартламасын” (1918) пьесалары.
Гражданнар сугышы чоры драматургиясендә элеккеге традицияләрнең дәвам итүе, яңа җәмгыять төзү шартларында үзгә эчтәлек белән баетылуы.
Әдәбият
Әдәби мирас: Беренче китап. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. – Б.74-101.
Галиуллин Т. Татар поэзиясе тарихын яңача өйрәнү мәсьәләләре / Т.Галиуллин // Шигърият баскычлары. – Казан: Мәгариф, 2002. – Б.9-20.
Гайнетдин М. Татарская литература зыбких времен (1917-1929 гг.) / М.Гайнетдин. - Казань: Татар.кн.изд-во, 2001. – 135 с.
Госман Х. Бөек Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы чорында татар поэзиясе / Х.Госман. – Казан: КДУ нәшр., 1960.
Думави Н. Тормыш сәхифәләре / Н.Думави. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1985.
Мусабекова Р. Сагит Сунчелей: судьба и творчество / Р.Мусабекова. – Казань: ООО изд-во “Уңыш”, 2001.
Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.4. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.
Ханзафаров Н.Татарская комедия / Н.Ханзафаров. – Казань: Фән, 1996.
Яхин А. 10 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучылар өчен кулланма / А.Яхин. – Казан, Мәгариф, 1995.
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 554 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Гибель Тартарии | | | Еллар әдәбияты |