Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Лексикология. 1. Түбәндә бирелгән вариантлардан дөрес билгеләмәне табыгыз:

ЛЕКСИКОЛОГИЯ | Аваз ул-... | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ | Семасиология ул - ... | МОРФОЛОГИЯ | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | ОРФОГРАФИЯ | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | СИНТАКСИС |


Читайте также:
  1. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  2. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  3. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  4. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  5. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  6. ЛЕКСИКОЛОГИЯ

1. Түбәндә бирелгән вариантлардан дөрес билгеләмәне табыгыз:

1) Төрле грамматик, фонетик шартларда аваз төзелеше ягын­нан да, тамыр хәлендә дә бер-берсенә охшаш, мәгънәләре төрле
булган сүзләр саф лексик омонимнар дип атала.

2) Төрлечә языла торган, әмма әйтелешләре ягыннан бераз
аерма булган сүзләр саф лексик омонимнар дип атала.

3) Тамыр хәлендә бер-берсенә охшаш, әмма мәгънәләре төрле
булган сүзләр саф лексик омонимнар дип атала.

2. Антропонимия фәне нәрсәне өйрәнә?

1) барлык төр ялгызлык исемнәрен;

2) кеше исемнәрен, кушамат, фамилияләрне;

3) исем сүз төркемен;

4) урын-җир атамаларын, географик исемнәрне.

3. Дөрес билгеләмәне табыгыз:

1) Телдә пассив кулланыла торган, бер генә мәгънәгә ия булган сүзләр терминнар дип атала.

2) Аерым һөнәр ияләре телендә кулланыла торган,
иҗтимагый яктан чикле булган сүзләр терминнар дип атала.

3) Бер төшенчәгә беркетелгән, үз өлкәсендә бердәнбер мәгънәгә
иябулган сүзләр терминнар дип атала.

4. Түбәндәге сүзлекләрнең төрләрен билгеләгез:

Ханбикова Ш.С., Сафиуллина Ф.С. Синонимнар сүзлеге. Казан, - 1999; Исәнбәт Н. Татар теленең фразеологик сүзлеге. - Казан, 1990; Гарипова Ф.Г. Татарстан микротопонимнары сүзлеге. Казан. - 1993;

1) телара сүзлекләр;

2) бер тел сүзлекләре;

3) энциклопедик сүзлекләр;

5. Аерып бирелгән сүз кайсы төркемгә керә? Аннары ул алгы өйгә үтте. Диварлардан көнсанардан бүгенге би­тен ертып алды. (Б. К.)

1) искергән сүз;

2) неологизм;

3) диалекталь сүз.

 

6. Аерып бирелгән сүзләрнең кайсы телгә каравын билгеләгез.

1) төрки-татар сүзе;

2) рус теленнән кергән сүз;

3) гарәп-фарсы сүзе;

4) европа алынмасы.

Гариф бабай Ызба идәне Вакыт берәмлеге Кәбестә тамыры Гранит такта Күз нуры Жанр төре

7. Сәгать теле, кеше теле дип әйтәбез. Тел сүзе нинди мәгънәдә
кулланыла?

1) омонимик мәгънәдә;

2) күчерелмә мәгънәдә;

3) бернинди мәгънә үзгәреше юк.

8. Топонимика фәне:

1) барлык төр ялгызлык исемнәрен өйрәнә;

2) географик атамаларны тарихи-лингвистик яктан өйрәнә;

3) кеше исемнәрен, фамилия, кушаматларны өйрәнә.

9. Өстәл аягы, кеше аягы диләр. Аяк сүзе:

1) омоним сүз;

2) сүзнең бер үк мәгънәсе;

3) күчерелмә мәгънәдә

10. Эш пешү фразеологизмының мәгънәсен табыгыз:

1) утта кызу, тирләү;

2) уйлаганны эшләү;

3) эшне төгәлләү.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 109 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ| СТИЛИСТИКА

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)