Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

ЛЕКСИКОЛОГИЯ. 17. Татар теле лексикасының стилистик катламнарын аерыгыз:

СИНТАКСИС | ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ | МОРФОЛОГИЯ | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | Аваз ул-... | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ | Семасиология ул - ... | МОРФОЛОГИЯ | ЛЕКСИКОЛОГИЯ |


Читайте также:
  1. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  2. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  3. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  4. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  5. ЛЕКСИКОЛОГИЯ
  6. ЛЕКСИКОЛОГИЯ

 

17. Татар теле лексикасының стилистик катламнарын аерыгыз:

А) терминнар, гади сөйләм сүзләре, җирле сөйләм;

Ә) сөйләм теле сүзләре, язма тел сүзләре;

Б) фәнни тел, матур әдәбият теле, искергән сүзләр.

18. Күпмәгънәлелек урнашу охшашлыгы нигезендә килгән берәмлекне табыгыз.

А) Кара урман;

Ә) Тегү энәсе;

Б) Күңел җылысы;

В) Көймә койрыгы.

19. Фразеологизмның мәгънәсен билгеләгез:
Ярга карап йөгерү.

А) киресен эшләү;

Ә) тиз йөрү;

Б) эшкә теләп алыну.

20. Искергән сүзнең төрен билгеләгез.
Берлән

А) тарихи сүз;

Ә) архаизм.

21. Йоклау сүзенең кулланылыш даирәсен билгеләгез.

А) гомумхалык лексикасы;

Ә) термин;

Б) һөнәрчелек.

22. Аерып бирелгән сүзләрнең күпмәгънәле яисә омоним булуларьн ачыклагыз.

Өйгә керү - эчкә җылы керү

А) күпмәгьнәле сүзләр;

Ә) омоним сүзләр.

 

23. Кисәк сүзенә синонимнар языгыз.

24. Урам ягыннан аяк тавышлары ишетелде (Г.М.) җөмләсен­дәге астына сызылган сүзнең нинди килештә кулланылуын билгеләгез.

А) баш килештә;

Ә) иялек килешендә;

Б) юнәлеш килешендә;

В) чыгыш килешендә.

25. Мәзин бабай манарасына никадәр озаграк менми торса, минем рәхәтем шулкадәр озаграк булачак (Г.Б.) җөмләсендәге шарт фигыль формасы...

А) икенче зат берлек санда килгән;

Ә) беренче зат күплек санда килгән;

Б) өченче зат берлек санда килгән.

26. Татар телендә хәл фигыльләргә нинди грамматик категори­яләр хас?

А) тартым, зат, сан, юнәлеш, дәрәҗә;

Ә) юнәлеш, дәрәҗә, барлык-юклык;

Б) берлек-күплек, тартым, зат, килеш.

27. Теркәгечләр нинди функция башкаралар?

А) җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләдә гади җөмләләрне үзара бәйлиләр;

Ә) иярүче кисәк белән ияртүче кисәк, иярчен җөмлә белән баш җөмлә арасында төрле бәйләнешләрне белдерәләр;

Б) аерым сүз яки җөмләгә төрле мәгънә төсмерләре өстиләр.

28. Зәңгәр чишмәнең бакчаларында чәчәкләр адәм күзе карап туя алмас дәрәҗәдә куе төстә чибәр булып җитешәләр... (Г.И.) җөмләсендәге астына сызылган сүзләр нинди сүз төркеменә нисбәт­ле?

А) исем;

Ә) сыйфат;

Б) рәвеш;

В) модаль сүз.

29. Образ ияртеме булган җөмләне табыгыз.

А) Чыгып баш калкыта сахрада уҗым, яшел хәтфә шикелле итә җем-җем (Г.Т.)

Ә) Ат мине көтә икән.

Оһ-һы-һы, — дип дәшеп ук куйды (М.М.)

Б) Ялт-йолт итәр, ялмап йотар (Т.)

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 200 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
ОРФОГРАФИЯ| СИНТАКСИС

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.007 сек.)