Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Морфология. 1. Татар телендә мөстәкыйль сүз төркемнәре:

МОРФОЛОГИЯ | ФОНЕТИКА | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | СИНТАКСИС | ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ | МОРФОЛОГИЯ | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | Аваз ул-... | ЛЕКСИКОЛОГИЯ | ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ |


Читайте также:
  1. ГЕОМОРФОЛОГИЯ РАЙОНА ПРАКТИКИ
  2. Глава V. Характерология и морфология.
  3. Грамматика (морфология и синтаксис) как учение о грамматическом строе языка.
  4. Дистрофическое обызвествление. Условия возникновения, морфология, патогенез. Примеры из детской патологии.
  5. Историческая морфология.
  6. Морфология
  7. Морфология

1. Татар телендә мөстәкыйль сүз төркемнәре:

1) исем, сыйфат, рәвеш, хәбәрлек сүз, фигыль, сан, алмашлык;

2) исем, сыйфат, аваз ияртемнәре, фигыль, рәвеш, сан, алмаш­лык;

3) исем, сыйфат, рәвеш, сан, алмашлык, фигыль.

2. Кайсы төркемдәге мәгънәле сүзләрнең бүленеше дөрес?

1) мыгыр - да, мыр - ылда;

2) куна - к, борылма - лы;

3) чыел - да, бөгәр - лә;

4) татарчалат - ьш, ат - лап.

3. Сөен сүзен морфемаларга таркатуда нинди ялгышлар бар:

Сөй - боерык фигыль, II зат, берлек санда;

-н - боерык фигыль кушымчасы;

сөен - боерык фигыль, II зат, берлек санда

1) өч хата бар;

2) ике хата бар;

3) дүрт хата бар;

4) хата юк.

4. Теркәгеч

1) җөмләдәге сүзләр арасында мөнәсәбәтне белдерә;

2) сүз һәм җөмләләргә төрле төсмер өсти;

3) сүз һәм җөмләләрне үзара бәйли, алар арасындагы төрле мөнәсәбәтләрне белдерә

5. Киләчәк заман сыйфат фигыльнең

1) өч төре бар;

2) бер төре бар;

3) ике төре бар.

 

6. Аерып бирелгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз. Иң башта нинди сүз таушала икән. Мөгаен, модага кергән сүз таушаладыр. (М.Ю.)

1) Иң

2) Башта

3) Мөгаен

7. Тырышкан табар, ташка кадак кагар (М.) җөмләсендә тырышкан сүзе:

1) аергыч ролендә килгән киләчәк заман сыйфат фигыль;
2) билгесез үткән заман хикәя фигыль;

3) исемләшкән сыйфат фигыль.

8. Тәрәзәләр яктырып китә. Кулда эш уйнап тора (М.Галиев) җөмләсендә - ып / - еп кушымчалы хәл фигыль:

1) тезмә фигыль составында төп эшне белдерә;

2) икенче бер фигыльдән аңлашылган төп эшкә өстәмә эшне белдерә;

3) иярчен җөмләнең хәбәре булып килә

9. Бер кәҗәсенә, бер барыр юлына карап алды (Г.Б.)
җөмләсендә бер сүзе:

1) сан;

2) теркәгеч;

3) рәвеш.

10. Уйлата сүзенең - лата өлеше:

1) бер бөтен кушымча — сүз ясагыч;

2) ике кушымча — сүз ясагыч + заман;

3) өч кушымча — сүз ясагыч + юнәлеш + заман.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 191 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Семасиология ул - ...| ЛЕКСИКОЛОГИЯ

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.005 сек.)