Читайте также: |
|
1. Иярүче сүз ияртүчедән аңлашылган физик хәрәкәтнең максатын белдерә торган сүзтезмәне табыгыз.
А) суга чыгу;
Ә) әбиләргә бару;
Б) сиңа бирү,
В) чүмәләгә җыю.
2. Иярүче сүз белән ияртүче сүз арасындагы бәйләүче чараны билгеләгез.
Белер эчен килү
А) янәшә тору,
Ә) бәйлек;
Б) исем фигыль формасы;
В) сүзнең лексик мәгънәсе.
3. Буяучыга да кереп чыгасым бар (К.Н.) җөмләсе —...
А) ике составлы җөмлә;
Ә) бер составлы атау җөмлә;
Б) бер составлы фигыль җөмлә;
В) бер составлы сүз җөмлә.
4. Рәхимовлар гаиләсе белән катышу Хәяткә беркадәр үзгәреш бирми кала алмады. (Ф.Ә.) җөмләсендә астына сызылган сүзнең җөмлә кисәге буларак функциясен билгеләгез.
А) ия;
Ә) аергыч;
Б) тәмамлык;
В) хәл.
5. Түзә алмагач, барысы да җыелып баш күтәргәннәр, хуҗага каршы (Х.В.) җөмләсендә астына сызган сүзләрнең җөмлә кисәге буларак функциясен билгеләгез.
А) ярашкан аергыч;
Ә) ярашкан тәмамлык;
Б) аерымланган тәмамлык;
В) керешмә.
6. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Тау башы, пыяла вагы сибелгәндәй, ялтырап ята (Ф.Ж.)
А) гади җөмлә;
Ә) тезмә кушма җөмлә;
Б) иярченле кушма җөмлә.
7. Иярченле кушма җөмләдәге иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.
Син аңла: мондый әсәр язарга ярамый (А.Р.)
А) синтетик иярчен ия җөмлә;
Ә) аналитик иярчен ия җөмлә;
Б) аналитик иярчен тәмамлык җөмлә;
В) синтетик иярчен тәмамлык җөмлә.
8. Кушма җөмләнең төрен билгеләгез.
Күктән яумаганда үзебез су сиптерик, ансыз азык булмас, азыксыз ни сөте-мае, ни ите өстәлгә менмәс (Э.К.)
А) тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
Ә) берничә төр иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
Б) тиңдәш түгел иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
В) катнаш кушма җөмлә
9. Җөмләдәге хәбәрлекләрнең чикләре дөрес билгеләнгән вариантны күрсәтегез.
А) (1) — Әти, (2)сиңа хәзер ризык бирерләр, (3) аннан соң бераз ял итәрсең дә без нинди хәлләр баштан узганны сөйләшербез (Ф.Ә.)
Ә) (1) - Әти, сиңа хәзер ризык бирерләр, (2) аннан соң бераз ял итәрсең дә (3) без (4) нинди хәлләр баштан узганны (3) сөйләшербез (Ф.Ә.)
Б) (1) — Әти, сиңа хәзер ризык бирерләр, (2) аннан соң бераз ял итәрсең дә (3) без нинди хәлләр баштан узганны сөйләшербез (Ф.Ә.)
В) (1) - Әти, сиңа хәзер ризык бирерләр, (2) аннан соң бераз ял итәрсең дә (3) без нинди хәлләр баштан узганны (4) сөйләшербез (Ф.Ә.)
10. Җөмләгә кирәкле тыныш билгеләрен куегыз.
Чаршау булгач рәхәт ичмаса кирәкмәгәндә күтәрелеп тора кеше-фәлән килсә кирәге чыкса мич буеннан стенагача тартып куясың һәр як үзенә мич алды хатыннар ягы үзенә аерыла (Г.И.)
11. Мин аны күптән беләм дип тавыш куптарды сатучы (А.Ш.) җөмләсендә дип бәйлек сүзеннән соң нинди тыныш билгесе куелуын аңлатыгыз.
А) өтер куела, чөнки...
Ә) тыныш билгесе куелмый, чөнки...
Б) сызык куела чөнки,...
В)ике нокта куела, чөнки...
43. Схемага туры килерлек җөмләне табыгыз
А) Вазифалар шул кадәр төгәл итеп бүленгәннәр: бу гаилә көйләнгән машина кебек тигез гөрләп яши (М.М.)
Ә) Киенеп поход киемен,
Ярсыган атка менеп,
Яу килгән якларга китте
Йөрәге ярсу егет. (Х.Т.)
Б) Әйтәләр: котыплар җылына,
Ихтимал туфаннар кузгалу,
Юкса отыры гел арта
Кешеләр күңелендә бозлану. (Р.Ф.)
В) Ә мин нишлим ул кар башлы таулар белән? (Н.Д.)
II вариант
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 224 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
ЛЕКСИКОЛОГИЯ | | | ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ |