Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Морфология. Синтаксис.

Читайте также:
  1. Глава V. Характерология и морфология.
  2. Историческая морфология.
  3. Морфология.
  4. Морфология. Союз
  5. Синтаксис.
  6. Фонетика. Лексика. Морфология. Синтаксис.

1. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Мәдәният

а) экономика; б) культура; в) искусство.

2. Артык сүзне күрсәтегез.

а) эшче; б) тәрбияче; в) укучы.

3. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куегыз.

Кәгазь Кытай... Корея белән Япония..., аннан соң гарәп илләре... һәм, ниһаять, Европа… тарала.

а) -га, -гә, -н, -да;

б) -дан, -гә,-нә, -га;

в) -га, не, -нә, -дан.

4. Сыйфатның дәрәҗәсен дөрес билгеләгез.

Бу уку елында алгебрадан мәсьәләләр катлаулырак.

а) гади дәрәҗәдә;

б) чагыштыру дәрәҗәсендә;

в) кимлек дәрәҗәсендә.

5. Синонимнар рәтен дәвам итегез.

Дөрес, хак...

а) ялган; б) чын; в) яман.

6. Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

По-нашему

а) безнеке; б) безнеңчә; в) безнең.

7.Нокталар урынына тиешле рәвешне куегыз.

Сүз күп җирдә эш... була.

а) күп; б) аз; в) тиз.

8. Санга сорау куегыз.

1865 елның гыйнварында Казанда китапханә ачылган.

а) күпме? б) ничә? в) ничәнче?

9.Мәсьәләне чишегез, дөрес җавапны билгеләгез.

Гаражда унбиш машина бар иде. Башта гараждан тугыз машина рейска чыгып китте, шуннан соң өч машина кире кайтты. Гаражда хәзер ничә машина?

а) 9; б) 3; в) 24.

10.Бирелгән алмашлыкның төркемчәсен күрсәтегез

Синеке

а) зат алмашлыгы; б) тартым алмашлыгы; в) билгеләү алмашлыгы.

11. Күп нокталар урынына тиешле алмашлыкны сайлап языгыз.

Кайда, кайчан күргән иде соң Газинур... ак һәм җиңел болытларны? (Г.Әпсәләмов).

а) шундый; б) шулай; в) шуның.

12. Фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

Калган эшкә кар явар. (М.)

а) боерык фигыль; б) шарт фигыль; в) хикәя фигыль.

13.Дөрес җавапны билгеләгез.

Дәреслеген

а) III - затта, күплек санда, баш килештә;

б) II- затта, берлек санда, иялек килешендә;

в) III- затта,берлек санда, төшем килешендә.

14. Сүз төркемнәрен билгеләгез.

Март аенда кояш күңелле карый.

а) исем, исем, исем, сыйфат, фигыль;

б) исем, сыйфат; исем, рәвеш, фигыль;

в) исем, исем, исем, рәвеш, фигыль.

15.Бу – нинди җөмлә?

Кышын кошларга һәм хайваннарга азык табу авыр.

а) гади җөмлә;

б) тезмә кушма җөмлә;

в) иярченле кушма җөмлә.

16.Астына сызылган сүз – нинди җөмлә кисәге?

Җир йөзендә иң гүзәл, иң газиз сүз – әни.

а) ия; б) хәбәр; в) хәл.

17.Җөмлә төрен билгеләгез.

Дустым, әйдә, мәктәп китапханәсенә барыйк.

а) хикәя җөмлә; б) өндәү җөмлә; в) тойгылы җөмлә.

18.Бу өзектә ничә җөмлә?

Ике көн буе инде яңгыр ява көн пычрак мин өйдән чыкмыйм тышта бик күңелсез урамда бер кешедә юк.

а) дүрт; б) биш; в) алты.

19.Көз билгеләре булган җөмләне табыгыз.

а) Яңгыр ява, кошлар җылы якка китә.

б) Кояш кыздыра, җиләкләр пешә.

в) Кояш җылыта, кар эри.

20.Җөмләне дөрес төзегез.

1) күп; 2) йортлары; 3) уку; 4) бик; 5) югары; 6) һәм; 7) анда; 8) урта.

а) 2, 3, 5, 7, 8, 1, 4, 6;

б) 5, 8, 3, 2, 1, 7, 4, 6;

в) 7, 8, 6, 5, 3, 2, 4, 1.


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 116 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Цифрлар| Фонетика. Лексика. Морфология. Синтаксис.

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)