Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Фонетика. Лексика. Морфология. Синтаксис.

Читайте также:
  1. Глава V. Характерология и морфология.
  2. Историческая морфология.
  3. Лексика.
  4. Лексика. Синонимы. Антонимы, омонимы.
  5. Морфология.
  6. Морфология. Синтаксис.
  7. Морфология. Союз

1. Күп нокталар урынына тиешле хәрефләрне куегыз.

К...т...пх...н...ч...

а) и, а, ә, ә, ә; б) и, а, а, ә, е; в) и, ә, ә, ә, е.

2. Кайсы сүздә аваз саны белән хәреф саны туры килми?

а) ашъяулык; б) ашамлык; в) юл.

3.Синонимнар рәтен дәвам итегез.

Матур, гүзәл,...

а) уңган; б) чибәр; в) акыллы.

4.Кайсы антоним пар дөрес түгел?

а) сирәк – еш; б) югары – түбән; в) җылы – эссе.

5.Фразеологизмның русча вариантын дөрес күрсәтегез.

Эш баштан ашкан

а) потерять дар речи; б) дел по горло; в) жить своим умом.

6. Сүз ясагыч кушымчаларны күрсәтегез.

а) -ды/-де, -ты/-те; б) -ган/-гән, -кан/-кән; в) -лы/-ле, -сыз/-сез

7. Сүзнең ясалыш төрен билгеләгез.

Җир җиләге

а) ясалма сүз; б) кушма сүз; в) тезмә сүз.

8.Кайсы сүз артык?

а) хәбәрче; б) эшче; в) укучы.

9. Күп нокталар урынына тиешле кушымчаларны куегыз.

Татарстан Республикасы Европа... көнчыгышын... Идел белән Кама... кушылган җире... урнашкан.

а) -ны, -ның, -да, -нда; б) -ның, -нда, -ның, -ндә; в) -ның, -да, -ның, -нә.

10.Кайсы сүзнең тәрҗемәсе дөрес түгел?

а) мәгълүмат – информация;

б) рәис – председатель;

в) мәдәният – экономика.

11.Дөрес җавапны табыгыз.

Дәреслекләрегездә

а) I – затта, күплек санда, юнәлеш килешендә;

б) II– затта, күплек санда; урын-вакыт килешендә;

в) III– затта, күплек санда, төшем килешендә.

12.Сыйфатның дәрәҗәсен билгеләгез.

Авылдан ерак түгел бер түгәрәк күл бар.

а) гади дәрәҗә; б) артыклык дәрәҗәсе; в) чагыштыру дәрәҗәсе.

13.Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Научный руководитель

а) эшлекле җитәкче; б) фәнни җитәкче; в) белемле җитәкче.

14.Сүз төркемнәрен дөрес билгеләгез.

Мин, китаплар җыеп, шәхси библиотека оештырдым.

а) исем, исем, фигыль, рәвеш, исем,, фигыль;

б) алмашлык, исем, фигыль, сыйфат, исем, фигыль;

в) алмашлык, исем, фигыль, рәвеш, исем, фигыль.

15. Җөмләнең төрен билгеләгез.

Майның соңгы атнасы якынлаша, ә көннәр салкын әле.

а) гади җөмлә; б) тезмә кушма җөмлә; в) иярченле кушма җөмлә.

16.Тезмә кушма җөмләдә нинди теркәгеч кулланылган?

Мин иртәгә стадионга барам, яки без дуслар белән дискотекага китәбез.

а) бүлүче теркәгеч; б) җыючы теркәгеч; в) каршы куючы теркәгеч.

17.Тыныш билгесен дөрес куегыз һәм схемага туры килгән җөмләне билгеләгез.

[ ], һәм [ ].

а)Мәктәпне матур итеп буяганнар һәм бизәгәннәр.

б)Без сыйныфташларыбыз белән тату яшибез һәм бер-беребезгә ярдәм итәбез.

в)Көз җитте һәм салкын яңгырлар ява башлады.

18.Җөмләнең ахырын табыгыз.

Ишек ачылуга...

а) барысы да бастылар; б) улым чәй әзерләде; в) мин урамда идем.

19.Дөрес тәрҗемәне табыгыз.

Әгәр сез походка барсагыз, без дә сезнең белән барыр идек.

а) Если вы пойдете в поход, мы тоже пошли бы с вами.

б) Когда вы пойдете в поход, мы тоже пойдем с вами.

в) Вы пойдете в поход, мы тоже пойдем с вами.

20.Бу өзектә ничә кушма җөмлә бар?

Җир – гүзәл планета, ләкин аның матурлыгына бүген куркыныч яный. Кешеләр океан, урман, елга-күлләр байлыгын юк итәләр. Алар табигатьне пычраталар. Заводлар да һавага агулы газлар чыгаралар, ә бу җирне нык җылыта. Артык җылылык җир өчен бик куркыныч.

а) бер; б) ике; в) өч.

21.Кайсы җөмлә схемага туры килә?

“Т, – а, – т”.

а) “Синең чишмә тавышын тыңлаганың бармы?” – диде ул. (Г.Бәширов)

б) “Мул уңыш ул, – диде бригадир, – тырыш хезмәт нәтиҗәсе”. (М.Әмир)

в) “Җиңгәчәй, минем дә печәнгә барасым килә,”– диде Клара. (Ә. Еники)

22. Җөмләнең схемасын дөрес билгеләгез.

Командир: “Бронепоезддан чыгарга һәм юлны төзәтергә!” – дигән приказны бирде. (М.Юныс)

а) А: “Т!”

б) А: “Т!” – а.

в) “Т! – а, – т”.

23. Текстны дөрес төзегез.

1) Борынгы заманнарда ук аны тән температурасын төшерү өчен кулланганнар. 2) Кура җиләге – шифалы гаҗәеп үсемлек ул. 3) Тиздән кура җиләге өлгерер. 4) Июль. 5) Кура җиләгендә кеше организмы өчен файдалы С витамины күп. 6) Кура җиләгеннән варенье, төрле эчемлекләр ясарга мөмкин.

а) 3, 2, 1, 4, 6, 5;

б) 4, 3, 2, 1, 6, 5;

в) 2, 4, 1, 5, 3, 6.

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 115 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Морфология. Синтаксис.| Татар терминологиясенең тарихы

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.009 сек.)