Читайте также: |
|
1. Фразеологик сүзтезмәне табыгыз.
А) Ватанны саклау;
Ә) яхшы кеше;
Б) башны ташка бәрү;
В) агачтан ясау,
2. Фигыльле исем сүзтезмәне табыгыз.
А) алмагач утыртасы урын;
Ә) кирәк кадәр икмәк;
Б) хат язарга ашыгу;
В) авыл аркылы үтү.
3. Кушма фигыль хәбәрле җөмләне табыгыз.
А) Кояшның соңгы нуры күздән югалды (Г.Б.);
Ә) Ә язмыш аңа каршы барырга әйтә (И.Г.);
Б) Ә хәле аның җилкә кашырлык (Ә.Е.);
4. Максат хәле булган җөмләне табыгыз.
А) Аның әрнүдән йокылары кача иде (Г.И.);
Ә) Минем күзләрем ул хәтле җете түгел, алай да күрәм (Г.Б.);
Б) Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп (Г.Т.).
5. Дөрес раслауны билгелзгез.
А) Җөмләнең барлык кисәкләре дә тиңдәш була;
Ә) Җөмләнең баш кисәкләре тиңдәш була ала;
Б) Җөмләнең иярчен кисәкләре тиңдәш була.
6. Хәбәрлекнең санын билгеләгез.
Качаклар, ял өчен яшерен урын табылганга шатланып, Григорий артыннан киттеләр (А.Р.)
А) бер;
Ә) ике;
Б) өч.
ФОНЕТИКА, ГРАФИКА, ОРФОГРАФИЯ, ОРФОЭПИЯ
1. Җөмләне дәвам итегез:
фонема дип, телдәге...
1) сүзләрне һәм морфемаларны төзүче, аларны бер-берсеннән аеру өчен хезмәт итүче иң кечкенә аваз берәмлеге санала;
2) сүзләрне һәм җөмләләрне төзүче, аларны язуда чагылдыручы иң кечкенә язу берәмлеге санала;
3) сузык һәм тартык авазлардан торган иң кечкенә фонетик
берәмлек санала.
2. Бер фраза эчендә бер басым астында әйтелгән ике сүз чигендә
у, ү, и сузыклары очрашканда (мәсәлән, бару урыны, сөйли иде, белми икән тезмәләрендә) элизия күренеше:
1) күзәтелә;
2) күзәтелми.
3. Түбәндәге сүзләрне юлдан-юлга күчерүнең дөрес очрагын билгеләгез:
1) ала-чак-мын, елау, нефть, ре-зо-нанс;
2) а-ла-чак-мын, елау, нефть, ре-зо-нанс;
3) ала-чак-мын, е-лау, нефть, ре-зо-на-нс.
4. Түбәндәге җөмләләрдә рәт гармониясенә буйсынмаган
сүзләрнең астына сызыгыз:
Әй, сиңа әйтәм! Сәгать өчтә Ташлытаудан кодагый килергә тиеш, китапны алып калырга онытма! Рәхмәтулла, син дә барасыңмыни?!
5. [Ч] тартыгы әдәби телдә
1) өрелмәле аваз;
2) аффрикат аваз;
6. Фонетика дип тел белеменең
1) сөйләм авазларын өйрәнә торган тармагына әйтәләр;
2) хәреф һәм аваз мөнәсәбәтен өйрәнүче тармагына әйтәләр.
7. Хәзерге татар телендә ничә сузык аваз бар?
1) 9 сузык аваз бар;
2) 12 сузык аваз бар;
3) 10 сузык аваз бар.
8. Талларда сүзендә [А] авазы
1) иренләшми;
2) иренләшә.
9. Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләгез:
1) йылга, йолдыз, йылан, йугары, сагаю, елмайып, егэт;
2) елга, йолдыз, елан, югары, сагаю, елмаеп, егет;
3) елга, йолдыз, елан, югары, сагайу, елмаеп, егет.
10. Түбәндәге җөмләләрдә рәт гармониясенә буйсынган сүзләрнең астына сызыгыз:
Соңгы арада миңа Хәсәнбай күленең зәңгәрсу дулкыннарын еш күзәтергә туры килде. Күлне билбау сыман ямь-яшел камышлар уратып алган.
11. Хәзерге татар әдәби телендә
1) 6 иренләшмәгән сузык аваз бар;
2) 7 иренләшмәгән сузык аваз бар;
3) 4 иренләшмәгән сузык аваз бар.
12. Татар телендәге [И] фонемасына билгеләмә бирегез.
1) алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшмәгән, озын сузык аваз;
2) алгы рәт, югары күтәрелешле, иренләшмәгән;
3) алгы рәт, түбән күтәрелешле, иренләшкән, кыска сузык аваз.
13. Каеннар, урманнар, синнән, таңнан сүзләрендә тартыклар ассимиляциясенең нинди төре күзәтелә?
1) яңгыраулыкта-саңгыраулыкта охшашлану;
2) борын ассимиляциясе.
14. Түбәндәге мисалларда ирен ассимиляциясенә караган аваз үзгәрешләренең астына сызыгыз:
Туксан бер; иртәнге; ун галим бар; торган бул; сүнгән; син матур.
15. [Й] авазы
1) тел уртасы авазы;
2) тел арты авазы;
3) тел алды авазы.
16. [ф] авазына характеристика бирегез:
1) ирен-теш, өрелмәле, шаулы, саңгырау аваз;
2) ирен-теш, йомык, шаулы, саңгырау аваз;
3) ирен-ирен, йомык, шаулы, яңгырау аваз.
17. Латин язуына нигезләнгән беренче татар алфавиты (яңалиф)
1) 1929 елда кабул ителә;
2) 1927 елда кабул ителә;
3) 1939 елда кабул ителә.
18. Сүзләрнең дөрес язылышын билгеләгез:
1) иһтирам, канәфер, нәзакәт, мәгълумат, сурат.
2) ихтирам, канәфер, нәзәкәт, мәгълүмат, сүрәт.
3) ихтирам, канәфер, нәзакәт, мәгълүмат, сурәт.
19. [Л] һәм [М] авазлары –
1) сонор авазлар;
2) саф авазлар;
3) шаулы авазлар
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 228 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
ЛЕКСИКОЛОГИЯ | | | СИНТАКСИС |