Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Без узабыз

СТИЛИСТИКА | Санга морфологик анализ | Фонетика. Орфография. | Тестлар | Текстка транскрипция ясагыз. | Лексикология | Орфографик хаталарны табыгыз. | Архаизмны табыгыз. | Морфология | Тестлар |


Шул гомер буйлап (Р. Миңнуллин).

 

26. Кирәкле тыныш билгеләрен куеп языгыз. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрнең аерым җөмләләре үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнешкә кергәннәр?

1) Тәбрик кулларын юмакчы булып иелгән иде бабасы рөхсәт итмәде. (Ә. Баянов).

2) Заһидәнең оеклары лычма су бөтен җире пычранып беткән. (М. Әмирханов).

3) Ярты көннән артык урманда тулганды Җик Мәргән ник бер җан иясе очрасын. (М. Хәбибуллин).

4) Ел артыннан ел узган малай егет булып җиткән. (Әкият).

5) әни тамак кырды әллә нәрсәләр миңа ымлады мин көлә-көлә егеткә сөйли бирдем. (Г. Исхакый).

6) Яр буендагы эсселек кимеде яшькелт дулкыннарның дымлы җиле иркәләде. (М. Әмирханов).

7) Очар кошлар очсын

Зәңгәр күкне кочсын

ә без калыйк туган төбәктә (М. Гыймазетдинов).

 

27. Кирәкле тыныш билгеләрен куеп языгыз. Теркәгечле тезмә кушма җөмләләрнең аерым җөмләләре үзара нинди чаралар ярдәмендә бәйләнешкә кергәннәр?

1) Үзе күңеленнән шулай дип кабатлады ә үзенең кымшанырлык та әмәле юк иде. (Р. Мөхәммәдиев).

2) Аның күзләренә ишек алдындагы яшел чирәм, бәрәңге бакчасы, түтәлдәге суган-кишерләр, кыярлар чагылып кала да бөтенесен кар күмә. (Ф. Садриев).

3) Чәйнең дә тәме булмады әти, әни берлә дә сүз көйләнмәде. (Г. Исхакый).

4) Хәер, мәчет катындагы кечкенә мәдрәсә булган әмма ләкин электр да, клуб та булмаган. (Ә. Еники).

5) Ләкин ул барысын да шаккаттырып, фән юлыннан китте һәм үзе дә мондый һөнәр сайлауга бер дә үкенми иде. (З. Хөснияр).

6) Ярлылыктан кеше үлми кыйнала тик җан мескен. (Мәкаль).

7) Янә яшен яшьнәде янә күк күкрәде. (М. Әмир).

8) Ә бит хан кызы үзе дә бик яхшы укый иллә нигәдер һәрчак мөгаллименнән укытасы килә. (М. Хәбибуллин).

 

28. Аналитик кушма җөмләләрне укыгыз. Баш һәм иярчен җөмләләрне табып, үзара ничек бәйләнешкә керүләрен аңлатыгыз.

1) Оясында ни күрсә, очканында шул булыр. (Мәкаль).

2) Ул вакыт агышын югалтты, әйтерсең лә аның үз вакыты. (Ф. Садриев).

3) Әйттем ич инде: гаделлек дигән кош артыннан мин җир читенә дә барырга риза. (М.Әмирханов).

4) Шунысы гаҗәп: тавышы бер дә картаймаган икән бит аның. (М. Гали).

5) Кемдер шулай кисәтә аны, хәтта ул кемдер аны өркетә, куркыта шикелле. (З. Хөснияр).

 

29. Аналитик кушма җөмләләрнең кайсыларында ике нокта куела?

 

1) Тик бу хакта беркем дә белергә тиеш түгел хәтта иң якын күреп йөргән кешеләргә тулысынча түгел, өлешчә дә чишелергә ярамый. (Ф. Сафин).

2) Шунысына игътибар итегез халыклар гадәтләре белән бер-берсеннән ул вакытта нык кына аерылып торганнар. (З. Хөснияр).

3) Хатны кыз да укып карый дөрестән дә шулай язылган була. (Әкият).

4) Адресын кайдан алган булсаң телефон номеры да шунда булырга тиеш (Г. Әпсәләмов).

 

30. Синтетик кушма җөмләләрне укыгыз. Баш һәм иярчен җөмләләрне табып, үзара ничек бәйләнешкә керүләрен аңлатыгыз.

1) Караңгы төшүгә, Туктамыш тагын бер кат артына әйләнеп карады (Г. Гарифуллин).

2) Көн салкын булса да, ноябрь кояшы үзен сиздерә башлады (М. Галиев).

3) Яңгыр башланганга күрә, алар бар нәрсәләрен җыеп кайтып киттеләр (Г. Әпсәләмов).

4) Китү көннәре җитмәс өчен, ул кулыннан килгәннең барысын да эшләргә әзер иде (Ф. Латыйфи).

5) Көче бар тау күчерер (Мәкаль).

6) Өем минем яктырсын дип,

Ут элдердем шәмнәргә (Л. Лерон).

 

31. Синтетик кушма җөмләләрдә тиешле тыныш билгеләрен куеп языгыз.

 

1) Ходай кушылдырганны кеше аера алмас. (Мәкаль).

2) Башкалар ду килеп шаулашып шатланышып барганда мин моңаеп барам. (Г. Исхакый).

3) Әти-әнисе аның хәлен белеп торсын дип ул аларга атна саен хат язды (Ф. Хөсни).

4) Үзең тапмаган малның кадере булмас. (Мәкаль).

5) Казларны юып келәт киштәсенә менгереп элгәннән соң кызлар эре көмеш чәчәкләр төшерелгән яшел зәңгәр чиләкләр белән чишмәгә су алырга төшәләр. (Г. Бәширов).

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 122 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Зарифуллин калырга булды| Тестлар

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.008 сек.)