Читайте также: |
|
1) ярлык
2) санак
3) кучат
4) углым
6. Кар сүзенең номинатив мәгънәсен табыгыз.
1) явым-төшемнең пространствоны каплап алган тоташ массасы
2) болытлардан ява торган кристалл сыман яки төрле формадагы ак төстәге атмосфера явым-төшеме
3) суның салкын температурадагы халәте
4) су, боз
7. Фразеологик синонимнардан гына торган рәтне табыгыз.
1) очына чыга алмаслык, очсыз-кырыйсыз, чамадан тыш, чиксез
2) һушсыз, һуштан язып, аң югалтып, аңсыз калып, истән язып
3) акыл иясе, акыллы баш, башы йомры, акыл сатучы, якты акыллы
4) эз яшерү, эз җыю, җеп очын яшерү, эздән яздыру
8. Телара сүзлекне табыгыз.
1)”Татар теленең аңлатмалы сүзлеге”
2) “Татар теленең синонимнар сүзлеге”
3)”Татарча-русча антонимнар сүзлеге”
4)”Татар телендә медицина терминнары сүзлеге”
Лексикологияне кабатлау өчен биремнәр
1. Түбәндәге сүзләрне бер мәгънәле һәм күп мәгънәле берәмлекләргә аерыгыз.
Бер, дус, урам, тел, кер, кадак, кара, йөз, таш, төш, сүзлек, йөк, корал, йозак, балдак.
2. Күп мәгънәле сүзләргә һәм омонимнарга бишәр мисал языгыз. Алар бер-берсеннән ничек аерылалар? Аңлатыгыз.
3. Күчерелмә мәгънәле сүзләрне табыгыз, аларның төрен билгеләгез.
Гөлләрнең былбылы булу өчен җырчы булу гына аз, опера сәхнәсе генә аз. Халык җырлары, романслар, композиторлар иҗат иткән чын җырлар кирәк. Бу яктан караганда, Зиләнең җыр иҗаты чәчәкле болынга тиң. Аларны җанны рәхәтләндереп тыңлау, теләгән кадәр ләззәт алу өчен айлар, еллар кирәк булыр иде. Аның җырларын тыңлаган саен бер хакыйкатькә ныграк төшенә барасың: чын җырчы өчен ике гомер кирәк икән: берсе – җырларга өйрәнү өчен, икенчесе - җиренә җиткереп, рәхәтләнеп, тамашачы күңеленә “сандугач оялатырлык” итеп җырлау өчен. (“Сөембикә” журналыннан)
4. Омонимнар нинди сүзләр алар? Омонимнарның һәр төренә бишәр мисал языгыз һәм ни өчен шулай төркемләвегезне аңлатыгыз.
5. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз, доминанта сүзне билгеләгез һәм синонимик рәт төзегез. Сүзтезмәләр ярдәмендә синонимнарның мәгънә төсмерен ачыклагыз.
Үрнәк: яшәү- гомер итү, гомер кичерү, тереклек итү, көн күрү, дөнья куу. Татарстанда яшәү; туган җирдә гомер итү; озын гомер кичерү; хайваннарча тереклек итү; авыр шартларда көн күрү; байлар кебек дөнья куу.
Күп, батыр, уңган, тиз, көч.
6. Бирелгән сүзләрнең синонимнарын табыгыз, һәрберсен антонимы белән алыштырыгыз.
Үрнәк: бәйсез (бәйле) – хөр (тоткын), азат (бәйле), ирекле (ирексез), мөстәкыйль (бәйле).
Яшь, керү, иртән, юмарт, ихлас.
7. Тексттагы сүзләрнең килеп чыгышлары ягыннан кайсы телгә нисбәтле булуларын ачыклагыз.
1999 елда татар сынлы сәнгатенең аксакалы Бакый Урманче музее ачыла. Ул Щапов урамындагы 20 нче йортта урнашкан.
Өч катлы музей йортында Бакый Урманченың сынлы сәнгатьнең барлык өлкәләрендә иҗат иткән эшләре урын алган.
Бакый ага – татарның Кол Гали, Мәрҗани, Насыйри, Тукай, Дәрдмәнд, Җәлил кебек шәхесләренең образларын һәм үзенең замандашларының йөздән артык график портретларын, скульптуралар, меңнәрчә этюд, пейзаж, шамаилләр эшләгән автор (И.Минһаҗевадан).
8. Бирелгән сүзләрнең кайсы төркемгә нисбәтле булуын ачыклап языгыз.
Тарихи сүзләр:
Архаизмнар:
Неологизмнар:
Диалекталь сүзләр:
Күмхуҗ, становчы, сәхабә, метагалактика, санак, плеер, вәзир, дәресханә, сыйхәт, (шифа) эстәү, вә, фалиҗ, кәшәтаяк, дастук, тал пипие, бәпчү, болгавыр, сканер, интерфлот, импичмент.
9. Тел сүзе кергән 10 фразеологик берәмлек уйлап языгыз. Һәрберсенең нинди мәгънә белдерүен аңлатыгыз.
2.3. Сүзьясалышы
1. Ике баганадагы сүзләрне бәйләп, кушма сүзләр ясап языгыз. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.
су фото кул ак аю көн таш хәтфә баш бил бал бер биш өй | рәсем язма үсем тамга колак бүз бау чыгыш кала гөл ара итәк алды урынлы |
2. Парлы сүзләрнең басымнарын дөрес куеп укыгыз. Парлы сүзләрнең нинди мәгънәле сүзләрдән ясалуын аңлатыгыз. Бирелгән сүзләрне кулланып, җөмләләр төзеп языгыз.
кадер-хөрмәт
шау-шу
хәер-сәдака
ким-хур
ару-талу
әйләнү-(бәйләнү) тулгану
ярым-ярты
рәхим-шәфкать
шик-шөбһә
абына-сөртенә
чит-ят
бата-чума
3. Тиешле компонентларны өстәп, парлы сүзләр ясап языгыз. Сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз.
дус-
савыт-
җир-
аң-
җиләк-
агач-
туган-
иске-
яше-
күрше-
иге-
явым-
аты-
таныш-
апалы-
күргән-
вак-
керделе-
рәхим-
моң-
бәла-
юк-
кирәк-
кардәш-
агай-
әвеш-
карчык-
имеш-
күз-
тирә-
кайгы-
гореф-
алыш-
көн-
керем-
күрше-
4. Бирелгән сүзләргә тиешле урыннарда -лык/-лылык (-лек/-лелек) кушымчаларын ялгап, яңа сүзләр ясагыз.
Ак..., кеше..., туган......, әдәп.., кирәк..., изге...., сәламәт..., шат..., гадел..., гаеп..., даһи...., нәзакәт...., сәламәт...., ун..., дәһшәт..., бердәм..., билге..., туры..., вәкарь..., савап...., канәгать..., бай........, еш....., очрак...., гомер......, аң..., зарур....., матур.....
5. Җәяләрне ачып, кушма сүзләрне дөрес итеп языгыз. Сүзләрнең дөрес язылышын аңлатып, нәтиҗә ясагыз.
Авиа (билет), авиа (база), авиа (модель), авиа (десант), авто (машина), авто (граф), авто (биография), авто (төягеч), агро (химия), агро (техника), аэро (дром), аэро (вокзал), аэро (план), аэро (порт), аэро (чана), био (графия), био (станция), био (сфера), био (физика), гидро (терапия), гидро (энергия), гидро (техника), гидро (логия), гидро (инкубатор), гидро (метеорология), зоо (парк), зоо (ветеринар), зоо (техник), зоо (логия), кино (студия), кино (тасма), кино (прокат), кино (картина), кино (пленка), кино (журнал), кино (актриса), кино (кадр), микро (ашлама), микро (биология), микро (космос), микро (климат), мото (спорт), мото (каток), радио (постановка), радио (репортаж), радио (трансляция), радио (физика), радио (сөюче), радио (телефон), радио (телеграмма), теле (механика), теле (монтаж), теле (хроника), теле (күргәзмә), теле (граф), теле (аппаратура), фото (студия), фото (күргәзмә), фото (рәсем).
6. Җәяләрне ачып, кушма, парлы, тезмә сүзләрне дөрес итеп языгыз.
Ярым (утрау), ярым (боҗра), ярым (йорты), ярым (шар), ярым (үткәргеч), ярты (килограмм), ярты (еллык), ярты (гасыр), ярты (лаш), ярты (йорты), ярты (акыл), ярты (юлда), ярты (сәгать), әйләнә (тирә), ярым (әйләнә), әйлән (бәйлән).
7. Җәяләрне ачып, кушма, парлы сүзләрне дөрес итеп языгыз.
Төн (боек), төн (як), төн (буе), өч (почмак), өч (буын), өч (аяк), өч (томлык), өч (яклы), өч (көнлек), өч (айлык), өченче (көн), туры (сүзле), туры (почмаклык), көн (батыш), гала (концерт), халык (ара), ярым (утрау), премьер (министр), пед (институт), радио (тапшыру), көн (як), хатын (кыз), су (саклагыч), гореф (гадәт), көн (озын), бер (юлы), авто (узыш), авто (үз) (бушаткыч), радио (элемтә), аяк (үрә), аяк (өсте), милләт (ара), үз (йөрешле), һич (сүзсез), биш (урынлы), биш (еллык).
8. Һөнәр, юл, эш сүзләре кергән тамырдаш сүзләрне дәвам итегез.
1. Һөнәр, һөнәрче,......................................................................................
2. Юл, юлчы,..............................................................................................
3. Эш, эшче,................................................................................................
9. Өй эше. Тамырдаш сүзләр сүзлегеннән файдаланып, күп, үз сүзләре нигезендә ясалган яңа сүзләр язып килегез. Бу сүзләр ничек язылалар?
күп
үз
10. -намә, -ханә компонентына нигезләнеп язылган сүзләрнең мәгънәләрен аңлатыгыз. Сүзләрнең дөрес язылышын истә калдырыгыз.
Кануннамә, бәянамә, солыхнамә, васыятьнамә, шартнамә, шикаятьнамә, шәһадәтнамә, кайгынамә, эшнамә, шаһитнамә, котлаунамә, низамнамә, ышанычнамә, шәфкатьнамә, теләкнамә, сәяхәтнамә.
Остаханә, ашханә, даруханә, шифаханә, сырхауханә, чәйханә, сыраханә, кярханә, мирасханә, кәсепханә, гыйбадәтханә, мосафирханә, һөнәрханә, ятакханә.
11. Кыскартылма сүзләрнең аңлатмасын языгыз.
БТИҮ —
ТИҮ —
КДУ —
ҮДН —
ТР —
ҮТМ —
БТК —
ТДН —
Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 450 | Нарушение авторских прав
<== предыдущая страница | | | следующая страница ==> |
Орфографик хаталарны табыгыз. | | | Морфология |