Студопедия
Случайная страница | ТОМ-1 | ТОМ-2 | ТОМ-3
АрхитектураБиологияГеографияДругоеИностранные языки
ИнформатикаИсторияКультураЛитератураМатематика
МедицинаМеханикаОбразованиеОхрана трудаПедагогика
ПолитикаПравоПрограммированиеПсихологияРелигия
СоциологияСпортСтроительствоФизикаФилософия
ФинансыХимияЭкологияЭкономикаЭлектроника

Текстка транскрипция ясагыз.

ЛЕКСИКА | АЛМАШЛЫК | СИНТАКСИС | СТИЛИСТИКА | Санга морфологик анализ | Фонетика. Орфография. | Орфографик хаталарны табыгыз. | Архаизмны табыгыз. | Морфология | Тестлар |


Читайте также:
  1. Текстка тулы синтаксик анализ ясагыз.
  2. ТРАНСКРИПЦИЯ.
  3. Транскрипция.
  4. Фонетическая транскрипция

90 нчы еллар башында Финляндиядә яшәүче татарлар белән казанлылар арасында җанланып киткән элемтәләрнең күбесе нәкъ Айнур исеме белән бәйле дисәм, хата булмас. Казан дәүләт университетына килеп, ике ел ана теле, милли әдәбият өлкәсендә гыйлем өсти Айнур. Театр, концертларга йөри. Аны безнең татар дөньясы төрле яктан кызыксындыра. Болар аның йөрәгендә генә түгел, фотограф-рәссам буларак, альбомнарында да урын ала. Үзенең нәселе чыккан Сергач якларын, Казан каласын һәм дә үзе туган Финляндия илендә яшәүче милләттәшләренең гореф-гадәтләрен, көнкүрешен кинога төшереп, бу фильмнарны Хельсинкиның үзәк телевидениесеннән күрсәтүгә ирешә ул.

(З. Шакирҗан)

 

5. Түбәндәге сүзләр арасыннан [W] авазы кергәннәрен табыгыз һәм аның нинди хәреф белән белдерелүен аңлатыгыз.

Алтын Урда, тәбрикләү, гүзәл, тавыш, вәзир, вәкаләтле вәкиллек, тәүге, әүвәл, сәүдә, Варшава, табышмак, вакытлыча, матбугат, авырлык, гәүдә, кавын.

 

6. Түбәндәге сүзләрнең нинди орфографик принципка нигезләнеп язылуларын ачыклагыз.

Үрнәк: Китап сүзе фонетик принцип нигезендә языла.

Яңа, кыйммәт, аккош, сәлам, контроль, тәкъдим, юлчы, борынгы, унбиш, шагыйрь, цирк, хосусый, металл, Ижевск, өчпочмак, ямьсез.

 

7. Татар теленең “Орфографик сүзлеге”ннән файдаланып, “ь” һәм “ъ” билгеләре куелуның һәр очрагына бишәр мисал языгыз.

“ь” билгесе авазны йомшак әйтү өчен языла:

“ъ” билгесе авазны каты әйтү өчен языла:

“ь” билгесе иҗекне нечкә уку өчен языла:

“ъ” билгесе иҗекне каты уку өчен языла:

“ь” билгесе аеру вазифасын үти:

“ъ” билгесе аеру вазифасын үти:

“ь” билгесе һәмзә урынына языла:

 

8. Дифтонглар – нәрсә алар? Күтәрелмә һәм төшерелмә дифтонглар кергән унар сүз языгыз.

9. Җөмләдәге сүзләргә фонетик анализ ясагыз.

Як-якта, яшел стенадай булып, арыш басып тора; ерак та түгел, арыш арасында ялгыз көнбагышның сары башы күренә (И.Гази)

 


Дата добавления: 2015-08-20; просмотров: 334 | Нарушение авторских прав


<== предыдущая страница | следующая страница ==>
Тестлар| Лексикология

mybiblioteka.su - 2015-2024 год. (0.006 сек.)